Кукмара муниципаль районы башлыгы Сергей Димитриев белән безнең әңгәмә
Районыбыз инде биш ел рәттән үзара салым җыю программасында актив катнашып килә. Ул һәр җирлектә күп кенә социаль мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкинлек бирде. Болар – яңа төзелгән юллар, тротуарлар, яктыртылган урамнар, төзекләндерелгән чишмәләр, коелар, зиратлар, авылларда һәм шәһәрнең күпкатлы йорт ишегалларында урнаштырылган уен һәм спорт мәйданчыклары, янгын гидрантлары һәм башка чаралар...
Районыбыз инде биш ел рәттән үзара салым җыю программасында актив катнашып килә. Ул һәр җирлектә күп кенә социаль мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкинлек бирде. Болар – яңа төзелгән юллар, тротуарлар, яктыртылган урамнар, төзекләндерелгән чишмәләр, коелар, зиратлар, авылларда һәм шәһәрнең күпкатлы йорт ишегалларында урнаштырылган уен һәм спорт мәйданчыклары, янгын гидрантлары һәм башка чаралар...
- Сергей Димитриевич, районга читтән акча җәлеп итүдә үзара салым программасының уңышлы юл булуына һәркем инанды инде. Санап карасак, чыннан да, биш елда шушы программа нигезендә саллы суммалар файдаланылды бит...
- Әйе, биш елда халыктан җыелган һәм хөкүмәттән шул акчаларга дүрт тапкыр өстәп бирелгән сумма 282 миллион 733 мең 340 сумны тәшкил итте. Быел гына да халыктан 16 миллион 107 мең 75 сум үзара салым җыелды, республика казнасыннан бүленгән 64 миллион 337 мең 960 сумны кушып, барлыгы 80 миллион 945 мең 35 сум булды. Шуның 41,2 миллион сумы – юл төзелешенә, 4,5 миллионы – шәһәр һәм авылларны төзекләндерүгә, 9,3 миллионы – су белән тәэмин итү эшләренә, 3,7 миллионы – янгын куркынычсызлыгы чараларына, 5,7 миллион сумы – зиратларны карауга, калганы башка эшләргә тотылды.
- Авыл халкын иң борчыган мәсьәлә – юлсызлык. Биш елда авылларда ничә чакрым урам юллары ремонтланды?
- Юл төзелеше һәр җирлектә дә алып барыла. 2014 елда район буенча 8349 метр юл ремонтланса, 2015 елда бу эш – 15254, 2016 елда – 32071, 2017 елда – 25890, 2018 елда 25307 метр арада башкарылды. Ә биш елда ремонтланган урам юлларының гомуми озынлыгы 106,9 чакрымга җыела. Мондый күләмле эшне берничек тә район казнасы хисабына һәм авыл җирлекләре көче белән башкарып чыга алмас идек. Шуңа халык та, әлеге программаның әһәмиятен аңлап, аңа лаеклы өлеш кертә. Узган ел Туембаш җирлегендә һәр кешедән 1100 сумга кадәр акча җыйдылар һәм күп кенә социаль проблемаларны хәл иттеләр. Быел да алар уртак фикер белән үзара салым күләмен 850шәр сумнан билгеләделәр. Башка җирлекләрдә ул – 400 сумнан 900 сумга кадәр, ике җирлектә 300 һәм 200 сум тәшкил итә.
- Авылда һәр башкарылган эш – халыкның күз алдында. Ә шәһәрдә, күптөрле төзелеш эшләре барганлыктан, халык аларның кайсы программалар буенча тормышка ашырылуын аңлап та бетермәскә мөмкин. Шуңа Кукмараның үзендә үзара салым программасы кысаларында башкарылган эшләрне тагын бер кат барлап китик әле.
- Кукмарада үзара салым программасы турында референдумның беренчесе 2015 елда үткәрелде. Дүрт елда халыктан 12 миллион 476 мең 870 сум салым җыелды, республика бюджетыннан 49 миллион 885 мең 682 сум бүленде. Үзара салым акчалары хисабына шәһәрнең Тинчурин һәм Әмирхан урамнарында өлешчә суүткәргечләр алыштырылды, 12 урында чүп контейнерлары кую өчен мәйданчыклар ясалды, көнкүреш калдыкларын җыю өчен 120 яңа контейнер куелды. Бу эшләр 1 миллион 800 мең сумга төште. Урамнарга, тыкрыкларга вак таш җәелде, машина кую урыннары булдырылды. Урам утларына реконструкция ясалды, нәтиҗәдә һава электрүткәргеч чыбыклар пәрәвезеннән котылдык. Шәһәр урамнарында һәм күпкатлы йорт ишегалларына яңа электрсаклагыч яктырткычлар куелды, шул исәпкә электр энергиясенең 42 процентына экономия ясый алдык. Үзәк урамнарда, күпфатирлы йортлар, мәчет, чиркәү, зират тирәләрендә тротуарлар янына эскәмияләр һәм чүп савытлары урнаштырылды. Халыкның куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан күпфатирлы йортларның тышкы ишекләре, подъезд тәрәзәләре алыштырылды, ишегалларына брусчаткадан юллар салынды, балалар өчен уен мәйданчыклары ясалды, бу эшләр өчен 4 миллион сумнан күбрәк акча тотылды. Халык күп җыела торган 12 урында видеокүзәтү камералары монтажланды, бу 2 миллион сумга төште, килешү буенча бер миллион сумын “Таттелеком” финанслый. Шәһәр урамнарына күпсанлы агачлар утыртылды, Ленин, Ворошилов, Чернышевский, Эшчеләр тыкрыгы, Муса Җәлил, Магистральная, Гагарин, Октябрь, Яр буе, Пугачев урамнарында ут баганалары алыштырылды, моңа 49 миллион сум акча тотылды. Нур Баян, Гафиятуллин урамнарында да урам утларын тәртипкә китерү өчен проект документлары әзерләнә.
- Халык бигрәк тә урамнарга тротуарлар ясалуны сөенеп кабул итте, чөнки бу мәсьәлә җәяүлеләрнең тәмам үзәгенә үткән иде.
- Әйе, шәһәрнең Ворошилов, Ленин, Чернышевский, Эшчеләр тыкрыгы, Октябрь, Гагарин, Садовая, Островский, Нур Баян, Гафиятуллин урамнарында гомуми озынлыгы 13 чакрымга җыелган тротуарлар эшләнде.
- Ә узган ел шәһәрдә үзара салым хисабына башкарылган эшләрнең бәясе күпмегә төште соң?
- Һәр эшне аерым карасак, бәяләр түбәндәгечә булды:
урамнарны яктырту:
- Октябрь, Муса Җәлил, Чернышевский, Эшчеләр тыкрыгында урам утларына реконструкция ясау – 3 миллион 27 мең 888,69 сум;
- юллар астыннан электр кабеле сузу өчен җирне горизонталь казуга полиэтилен торбалар сатып алу – 1 миллион 601 мең 288,20 сум;
- яктырткычлар сатып алу – 633 мең 488,96 сум;
урамнарны төзекләндерү:
- брусчаткадан тротуарлар салу, автобус тукталышлары ясау – 2 миллион 932 мең 702,54 сум;
- яңа чүп савытлары урнаштыру – 304 мең 40 сум;
күпфатирлы йорт ишегалларын төзекләндерү:
- иске каралты-кураларны сүтү, урынын тигезләү – 545 мең 705,76 сум;
- балалар уен мәйданчыклары урнаштыру – 464 мең 978,81 сум.
Моннан тыш, үзәк паркта 667 мең 397 сумлык эшләр башкарылды, 1 миллион 325 мең 424 сумга агач һәм куаклар сатып алынып, урамнарга утыртылды. 45 мең төп чәчәк тә урамнарыбызны җәй буе бизәп торды. Баганаларга урнаштыру өчен 535 мең 219 сумга 300 вазон сатып алынды һәм урнаштырылды.
- Киләсе елга җыелачак үзара салым акчалары нинди максатка файдаланылачак?
- Алар да һәр җирлекнең үз мәнфәгатьләреннән чыгып, авыл җыеннарында килешенгән эшләрне башкаруга тотылачак. Төгәлрәк әйткәндә, халыкның су белән тәэмин ителешен яхшырту, суүткәргечләр сузу, юллар салу, халыкның массакүләм ял итү урыннарын төзекләндерү, беренчел янгын куркынычсызлыгы чаралары күрү, җирле әһәмияттәге мәдәни объектларны саклау, куллану һәм популярлаштыру, урам утларын рәтләү, территорияне яшелләндерү, урам исемнәре һәм йорт номерлары күрсәткечләре урнаштыру, балалар һәм спорт мәйданчыклары ясау, ритуаль хезмәтләрне оештыру һәм зиратларны тәртипкә китерү кебек эшләр каралган.
- Кайчагында халыктан башкарылган эшләрнең сыйфатыннан канәгать булмаулары турында зарлану сүзләре ишетергә туры килә.
- Башкарылган эшләрнең сыйфатын һәм үзара салым акчаларының максатчан файдалануын финанс, казначылык, контроль, күзәтү органнары гына түгел, районның иҗтимагый советы кебек җәмәгатьчелек оешмалары да тикшереп тора. Әгәр тиешле таләпләр үтәлми икән, эш башкаручы кимчелекләрне кичекмәстән төзәтергә бурычлы, һәм без шуны таләп итәбез дә. Барлык эш башкаручылар да конкурс нигезендә сайлап алына, шуңа хезмәтләренең сыйфатсыз булуы аларның үзләре өчен дә отышлы түгел, чөнки киләсе елга бөтенләй эшсез калулары ихтимал бит. Һәр эшнең дә гарантия сроклары бар.
- Сергей Димитриевич, төзелешләр турында сүз алып баргач, аларның бүтән программалар нигезендә башкарылганнарын да искә алу урынлы булыр.
- Иң күләмлеләрен саный китсәк, күппрофильле лицейда остаханә бинасы сафка басты, уку корпусы ремонтланды, территориясе төзекләндерелде, яңа җиһазлар сатып алынды. Шулай ук Мәчкәрә мәктәп-интернатына, Лубян урман-техник көллиятенә, Кукмара һәм Зур Сәрдек гимназияләренә, шәһәрнең 4нче, Лельвиж, Чарлы мәктәпләренә, аграр көллияткә, балалар музыка мәктәбенә, “Йолдызлык”, “Гөрләвек” балалар бакчаларына капиталь ремонт үткәрелеп, яңа җиһазлар белән тәэмин ителде. Ядегәрдә 50 урынлык балалар бакчасы, Кукмарада яңа ЗАГС, Янсыбыда күпфункцияле үзәк биналары сафка басты. Лубянда, Әсән-Елгада мәдәният йортлары, шулай ук “Атлант” клубы капиталь төзекләндерелде. Район үзәк дәваханәсендә күләмле ремонт эшләре дәвам итә. Починок-Сутер, Сәрдекбаш, Урта Комар мәктәпләре балалар бакчалары урнаштыру өчен реконструкцияләнә. Мәмәшир, Оштырма-Юмья, Березняк авылларында, Кукмарада универсаль спорт мәйданчыклары төзелде. Вахит авылында мәдәният йорты каршындагы паркны төзекләндерү бара. Кыскасы, башкарылган эшләр күп, алар алга таба дәвам итәчәк. Төзелешләр барган төбәкнең генә киләчәге өметле бит.
Форсаттан файдаланып, райондашларны 18 ноябрьдә үткәреләчәк үзара салым мәсьәләләренә кагылышлы референдумда актив катнашырга чакырам. Үзара салым программасын тормышка ашырып, үз җирлегебездәге проблемаларны хәл итә, яшәү шартларын тагын да яхшырта алачакбыз.
- Әңгәмәгез өчен рәхмәт!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев