Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара мәктәпләренең яңа уку елына әзерлеге тикшерелде

Мәктәпләрнең яңа уку елына әзерлеген тикшереп йөргәндә ирексездән гел шушы фикер күңелдә яңара. Шыплап 20-25 укучы утыртып куярлык сыйныф бүлмәләрендә хәзер биш-алты укучы белем ала, ә кайбер мәктәпләрдә исә, гомумән, укучылары булмаган буш сыйныфлар да бар. Бу хәзергә шулай. Ә алга таба андый сыйныфларның тагын да артачагы бәхәссез.

Район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова җитәкчелегендәге төркем әзерлекне тикшерүне Кәркәүч төп мәктәбеннән башлады. Кукмарадан 35 чакрым ераклыктагы ике катлы мәктәптә 40 укучы белем алачак.

«Кадрлар белән проблема», — дип каршы алды мәктәп директоры Раил Гаязов.

Укытучылар гына түгел, укучылар да җитми әлеге белем йортына. Шул исәптән башка мәктәпләргә дә. Кәркәүчтән нибары бер бала мәктәпкә укырга йөри икән. Калганнары көн саен мәктәп автобусы белән күрше-тирә авыллардан килә. Әти-әниләре балалар бакчасына — 6, Ташлы Елгадагысына 5 бала китереп куя.

«Заманында бездә 180 укучы иде, ә хәзер әнә күпмегә генә калды шул», — ди биредә 25 ел пешекче булып эшләүче Гөлфия Закирова.

Шунысы да бар: Кәркәүчнең үзеннән 7 укучыны Чарлы мәктәбе автобусы үз белем йортына алып китә икән. Бу инде фәннәрне биредә рус телендә генә укытуга бәйле. Кәркәүч мәктәбенә бәйле бер кызыклы факт күңелгә сеңеп калды: музеенда Мөнирбай исемле кеше тапшырган, патша Петр I армиясендә хезмәт иткән солдатның мундиры куелган.

38 ел элек төзелеп, 2018 елда капиталь ремонт ясалган Чарлы урта мәктәбе дә уку елына әзер. Диварларның буялган урыннарын бер кат агартып чыкканнар. Ашханә диварындагы рәсемнәр 1986 елда ук ясалган булса да, әле дә бик яхшы сакланган. Биредә дә укучылар саны аз — 43 кенә. Беренче сыйныфка бер бала керә, анысы да Кәркәүчтән киләчәк. Мәктәпнең «Витязь» патриотик берләшмәсе турында күпләр хәбәрдардыр. Кызлары да батыр: әлеге берләшмәгә йөргән, быел 9 сыйныфны тәмамлаган Виктория Львова — Ижевск шәһәрендәге кинологлар, Зарина Егорова Киров шәһәрендәге янгын сүндерүчеләр әзерләү көллиятләрендә белемнәрен дәвам итәчәк икән. Шунысы да мактауга лаек: мәктәпне моннан тугыз ел элек тәмамлап чыккан Альмир Шиһабетдинов быел китапханәгә рус әдәбияты фәне өчен мәктәп программасында булган язучыларның 24 данә китабын бүләк итсә, узган ел 1987 елгы чыгарылыш сыйныф укучылары теннис өстәле алып биргәннәр.

Александр Матросов батырлыгын кабатлаган Бөек Ватан сугышы герое Нух Идрисовны бүләк иткән Түбән Өскебаш якларында да балалар саны аз. Урта мәктәптә быел барлыгы 30 бала гына укыячак, балалар бакчасына 5 сабый йөри. 

Поч. Сутер мәктәбе дә безне үзенең зәвык белән ясалган, чәчәкләргә күмелгән керү юлы белән каршы алды. Мәктәп директоры Альбина Гыйльманова 29 укучы белем алачак, диде. Бакчага исә 12 бала йөри. 
Комиссия укыту, тәрбия бирү учреждениеләренә килгәч, аш-су блогындагы тәртипне дә күздән ычкындырмый. Кайбер урыннардагы пешекчеләргә санитария кагыйдәләрен тиешле дәрәҗәдә үтәмәгән өчен кисәтү ясалса, бу мәктәптәге пешекче Миләүшә Мөхәмәтдиновада барлык таләпләр буенча да тәртип булганлыгы билгеләп үтелде. 

Түбән Үрәс урта мәктәбендә быел 1600 төп кәбестә утыртканнар. Бакчадагы башка уңышларның бер өлеше инде җыеп алынган. 67 бала белем алачак мәктәптә узган елларда тәрәзәләр алыштырылса, быел шактый зур суммага тимер ишекләр куелган. Шулай ук «Үсеш ноктасы» проекты буенча ремонт эшләре дә бара иде. Ә менә 6 бала йөрүче Үрәсбаш балалар бакчасына килгәч, мөдир Любовь Павлова бинаны газүткәргечкә тоташтыруны тизләтәсе иде, дигән үтенечен белдерде. 

Туембаш төп мәктәбе дә яңа уку елына тулысынча әзер. Коридорлары ялт итеп торган, җыйнак, чиста мәктәптә 56 балага укуы да күңелле булыр. «Быел 8 укучы беренче сыйныфка керә», — ди мәктәп директоры Ягъфәр Зыятдинов. 2002 елда биредә 84 бала белем алса, ике дистә ел эчендә укучылар саны башка авыл мәктәпләре белән чагыштырганда әллә ни күпкә кимемәгән дә икән. Авылдагы 2015 елда салынган балалар бакчасы да бик матур. Әмма балалар саны шулай ук тулмый.

Белем учреждениеләрен йөреп чыкканнан соң, уйланырга җирлек бар икәнлеге аермачык күренде. Барысы да уку елына әзер, чисталык, тәртип. Әмма болай булса, алга таба берничә урта мәктәпне берләштереп, укучыларны автобус белән генә йөртү кертелмәсме?!

фото: Лилия Нургалиева/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев