Кукмара күпфункцияле үзәгендә ветераннарның фотосурәтләрен ясатырга мөмкин
2025 елда Кукмара районы буенча 50гә якын портрет ясалган.
Җинү көне якынлашып килә. Илебездә матур традиция буенча «Үлемсез полк» акциясе үткәрелә. Җинүгә өлеш керткән ватандашларыбызны искә алабыз, аларны данлыйбыз. Әлеге эштә Кукмарадагы күпфункцияле үзәгенең дә өлеше бар.
Татарстанлылар, ветераннарның фотосурәтләрен ясатып алу өчен, күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итә алалар. Әлеге хезмәткә түләү каралмаган. Фотосурәтләрне үзләренең гаилә альбомыннан алсалар да була, шулай ук электрон формада да кабул ителә. Фото сканер аша уздырыла һәм А4 форматындагы тематик кысага урнаштырыла. Әлеге хезмәт буенча елның төрле вакытында мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Ләкин күпчелек кеше май ае бәйрәмнәре алдыннан килә.
Шулай ук күпфункцияле үзәк белгечләре татарстанлыларга «Лица Победы» проектының катнашучылары булырга да ярдәм итә. Аның очен ветераннарның шул ук фотосурәтләрен алып килергә була. Аларны 150 миллионнан артык язмышны саклауга исәпләнгән тарихи-онлайн депозитарийга урнаштырырга һәм ветеран турында мәгълүмат өстәргә кирәк. Әлеге эшне һәркем, проектның сайтына кереп, үзлегеннән дә башкара ала. Портретны «Музей Победы» һәм «Халык экспозициясе»ндә күрергә мөмкин. Саннарга күз салсак, 2025 елда Кукмара районы буенча 50гә якын портрет ясалды.
«Лица Победы» проекты — Бөек Ватан сугышы чоры истәлекләрен саклау һәм алдагы буыннарга тапшыруга багышланган иң зур һәм уникаль уйлап табу.
Без сугыш турында гаилә тарихлары булганнарны үзебезнең сайтта уртаклашырга чакырабыз. Проектта катнашу — безнең геройларга хөрмәт билгесе һәм аларның истәлеген киләчәк буыннарга тапшыру мөмкинлеге. Герой турында мәгълүмат берничә көн эчендә Мәскәү шәһәре, Җиңү мәйданы, 3нче йорт адресы буенча урнашкан «Җиңү музее»ның «Лица Победы» залында видеостенада чагылачак.
Рифат Мотыйгуллин
Фото: Рифат Мотыйгуллин
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев