Кукмара коткаручылары Сазтамак буасына рейд оештырдылар
Елга, күлләр боз катламы астында. Көзге кебек ялтырап яткан боз өсте һәркемне үзенә тарта. Әмма ул никадәр генә калын булса да, куркынычсыз дигәнне аңлатмый. Күп кенә кешеләр саклык чараларын санга сукмый һәм гомерләрен куркыныч астына куя. Янгынга каршы дәүләт хезмәтенең Кукмарадагы 117нче янгын сүндерү-коткару часте райондашларны игътибарлы һәм сак булырга чакыра.
Без, 117нче янгын сүндерү-коткару часте начальнигы урынбасары Газинур Хәев белән рейдка чыгып, Сазтамак күлендә булдык, андагы балыкчылар белән аралаштык. Көннәр җылы торгангамы, күл өсте сулы булып тора. Шуңа күрә балыкчылар янына кереп җиткәнче бераз шүрләтте. Боз ватылып, суга төшеп киткән очракта нишләргә кирәклеге турында кагыйдәләрне күңелдә яңартырга тырыштык. Шуңа күрә бозга басар алдыннан аның калынлыгын тикшереп карарга киңәш итә белгечләр. Ул 7 сантиметрдан ким булмаска тиеш, шул вакытта гына боз бер кешене күтәреп тора алачак икән. Һава температурасы 0 градустан югары торса, бозның ныклыгы 25 процентка кими. Бозның ныклыгын карап билгеләргә була: зәңгәр төстәге боз нык, ак төстәге бозның ныклыгы 2 тапкыр кимрәк, соры, тонык яки сары төсмерле боз ышанычлы түгел дип языла рәсми чыганакларда.
«Боз өстенә кергән вакытта бик сак булырга кирәк. Бигрәк тә балалар боз өстендә уйнарга, тимераякта шуарга ярата. Тимераякта шуу өчен бозның калынлыгы — 13, җәяүлеләр кичүе өчен 15 сантиметр һәм аннан югарырак булырга тиеш, ә транспорт елга өслегеннән йөри алсынга, боз катламы 30 сантиметрдан да ким булмаска тиеш. Шуны аерым билгеләп үтәсе килә: исерткеч эчемлекләр кулланып, боз өстенә керергә ярамый, чөнки күп очракта ул аяныч тәмамланырга мөмкин. Ә балыкчыларның исә саклык максатында үзләре белән 12–15 метрлы бау, пәке, кадак кебек очлы әйбер булырга тиеш. Бу боз астына киткән очракта чыгу өчен кирәк булачак. Әгәр сез үзегез шундый хәлдә калдыгыз яки мондый очракның шаһиты икән, мөмкинлек булса, 101 яки 112 телефон номерларына шалтыратырга кирәк», — диде Газинур Хәев.
Боз астына салкын суга төшеп киткәндә, паникага бирелмичә, кискен хәрәкәтләр ясамыйча, тыныч сулыш алырга тырышасы, ди белгеч. Кулларыгызны ян-якка җәеп, агым юнәлеше буенча горизонталь рәвештә ятасы һәм, боз кырыена ябышып, бозга аякларны куярга тырышасы.
Ә бу хәлләрнең шаһиты булган очракта нишләргә кирәк соң?!
«Озын таяк, такта, колга яки бау табып, сак кына батучыга таба шуышып барырга кирәк. Суда булган кешедән берничә метрда туктап, аңа бауны, бер-берсенә бәйләп әзерләгән киемнәрне ыргытасы, таякны яки колганы сузасы. Шулай итеп, аны куркынычсыз зонага чыгарырга тырышасы. Зыян күрүчене җылы урынга илтеп, юеш киемен салдырасы, кул белән тәнен ышкып җылытасы һәм кайнар чәй бирәсе», — дип аңлатты Газинур Хәев.
Янил авылыннан Азат абый Гатинны да Сазтамак күлендә очраттык: балыкка килгән. Балыкчы кышкы сезонны якынча өч-дүрт атна элек ачтык дип сөйләде.
«Быел бозны бер дә мактап булмый әле, ышанычлы түгел. Әле алай да күлләрдә боз катты, елгалар ялангач бит. Иң нык боз Сазтамак күлендә, аның калынлыгы 50 сантиметрны тәшкил итә. Синәр күлендә — 10 сантиметр, Кәркәүчтә — 14 сантиметр, шулай ук Кара Елгада булдык, анда бозның калынлыгы 4 сантиметрга гына җитә иде. Әмма балыкчыларда курку дигән хис юктыр инде ул. Суга төшеп киткән кешеләрне дә ишетеп торабыз. Билгеле, балык дип башыңны югалтырга да ярамый. Әзрәк шүрләргә дә кирәк. Минем һәр ел саен бер-ике тапкыр суга төшеп китми калганым юк. Үткән ел шулай баттым да, кайтып киемнәремне алыштырып, яңадан балыкка чыгып киттем», — диде ул.
Азат абый чыгышы белән Өлге авылыннан икән, балыкка кечкенә малай чагымнан ук йөрим дип сөйләде. Башта инеш-елгалардан ташбаш тотканнар, аннары үскән саен әкрен генә зуррак сулыкларга күчкәннәр. Балык эләкми, ди әле Азат абый. Башка балыкчылардан да зарлану сүзләре ишетелә икән.
«Элегрәк йөрмәгән җир калмады: Нократ, Чулман елгаларына да барып җиттек. Соңгы өч елда гына бик читкә чыккан юк, күңел тартмый. Сазтамак күле балыкка бай, монда чуртан да, сазан да бар. Һәр балыкның үз вакыты. Үткән ел биредә 3 килограмм 500 граммлы сазан тартып чыгарган идем. Быел язын исә 4 килограмм 750 граммлы чуртан алдым. Әле бер көнне генә балыкчылар аның 5 килограммнан зурракны эләктерделәр. Бүген бер дә кабам дип тормый әле, балык яр кырыенда гына йөри. Чуртан иртә белән сәгать 9.00гә, көндез 11.00дән 13.00 сәгатькә кадәр, кич белән караңгы төшәр алдыннан 15.00дән 16.00 сәгатькә кадәр эләгергә мөмкин», — диде балыкчы.
фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев