Кукмара электр челтәренең өлкән контролеры Фәйрүзә Дамашеваның хезмәт стажы саллы — 37 елга якынлаша
Хезмәт юлы үткән Поч. Сутер авылында башлана аның.
Фәйрүзә Дамашеваның алдагы тормыш юлы энергетика юнәлеше буенча сызылуын моннан 33 ел элек иртәнге сәгать алтыда бирелгән бары тик бер сорау-җөмлә хәл итә.
Нәрәт вакытын туры китереп, колхоз җитәкчесе янына эш сорап килгән 21 яшьлек яшь киленгә Поч. Сутер авылындагы идарәдә идән юучы Зөлфирә Шакирова, кулындагы чүпрәген сыга-сыга, пышылдап кына: «Фәйрүзә, хәзер эшли торган урының уңайсызмыни?» — дип сорый. Фәйрүзә Кукмарага баручы иртәнге маршрут автобусына кире борылып чыгып киткәнен сизми дә кала. Ә бит инде ул, кичкырын Кукмарадагы подстанция җитәкчесе Виктор Калинин янына кереп, эштән китәргә теләвен дә сиздергән була.
...Төньяк Сахалинда туган Фәйрүзә әнисенең туган авылы Төркәшкә 8 айлык вакытында кайта. Әй, бу язмышның кырыслыгы: туган якларга вакытлыча ялга дип кузгалган гаилә әти кешене гомерлеккә югалтып, аны Төркәш авылына җирләп, әниләре ике кечкенә кызы белән авылындагы әбиләренә сыена. Менә шул еллардан бирле әти юклыгын сизеп, тормышның авырлыгын күреп, тырыш булып җитлегә Фәйрүзә.
«Әни эшкә “каты” булды, апам Гөлфия белән эшләтеп үстерде безне. 30 сутый бәрәңге бакчасы, җәй башлануга, урманнан маллар өчен печән ташу, дисеңме... Әле бит мәктәптә яхшы билгеләренә укырга да кирәк?!» — дип искә ала хәзер Фәйрүзә. Ул вакытта хезмәт башлангычына салынып куелган уңдырышлы орлык әле дә җимеш бирә: Фәйрүзәнең фоторәсеме бүгенге көндә район алдынгыларының Мактау тактасын бизи.
Хезмәт юлы алда әйтеп үткән Поч. Сутер авылында башлана аның. Училищеда хисапчы белеме алган 18 яшьлек кыз «Гигант» хуҗалыгына кассир һәм кадрлар эше буенча белгеч булып урнаша. Ул чордагы җитәкче Леонид Семеновның, хезмәттәшләренең күңел җылысы әле дә җуелмаган, сагынып искә алына. Әмма һаман да шул авылдагы әнигә кайтып булышырга кирәк, бу яклардан йөрергә уңайсыз, дигән уй аны Кукмарадан эш эзләргә мәҗбүр итә. Район газетасында чыккан белдерү Фәйрүзәне Виктор Калинин җитәкләгән подстанциягә китерә.
— Инде хезмәтемә күнегеп, аңлап эшли генә башлаган идем, Поч. Сутер егетенә кияүгә чыгарга туры килде. Көн саен Кукмарадан кайтып йөрү кыен, бергә эшләгән кеше буларак Леонид Семенов яңадан «Гигант» хуҗалыгына алыр әле дип, аның нәрәт вакытын туры китереп, идарәгә кергән идем, әмма шул чакта Зөлфирә апа бөтен планымны «бозды», — дип елмая Фәйрүзә. — Менә шуннан бирле энергетика өлкәсеннән аерылганым юк инде.
Әйе, Кукмара электр челтәрендә өлкән контролер булып эшләүче Фәйрүзә Дамашеваның хезмәт стажы саллы — 37 елга якынлаша. Шушы еллар эчендә никадәр киловатт саннар аның аша үткән дә, ут исәпләгечләрнең мәгълүматларын алу өчен күпме йортның ишек келәләре кагылган!
— Мин үзем авылларда йөргәндә исерекләрдән һәм этләрдән куркам, — дип елмая Фәйрүзә. — Бер авылга килгәч, теге очта чамалабрак йөр, авыртуырак кеше яши, диделәр. Бер капканы каккан идем, ишегалдында балта күтәргән ир-ат йөри. Ут исәпләгечегезнең күрсәткечен язып аласы бар, диюем булды, балтасын күтәреп, миңа таба килә башлады. Курыкканга куш тоела бит, бу теге авыру кешедер дип чыгып йөгердем. Абый, балтасын кире куеп, мине туктатты, нидер эшләп йөри торган сау-сәламәт башка кеше булып чыкты.
Бүген инде ул авылларга бик сирәк чыга. Чөнки төп эше контролерлардан һәм мастерлардан телефон аша алынган 200дән артык мәгълүматны яңадан тикшереп, чагыштырып карап, Казанга җибәрү белән бәйле.
— Заманында Алабуга электр челтәренә дә хисапчы итеп эшкә чакырганнар иде, бармадым, — ди югары белемле өлкән контролер.— Үкенмәдем дә. Ике улымны үстереп аякка бастырганда ярдәм итүчеләр күп булды. «Каенкай» балалар бакчасында эшләгән элеккеге шәфкать туташы Наилә Исмәгыйлеваның, кече тәрбияче Әлфия Миронованың, эшкә урнашкан чагымда үз итеп каршы алган элеккеге хезмәттәшләремнең, Купка авылында яшәүче Гөлфия апамның яхшылыклары онытылмый. Бүгенге коллективыбыз да бик тату. Тормышның матурлыгы, тынычлыгы хезмәт урыныңа эшлисе килеп баруда да чагыла бит.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев