Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара дәваханәсенең баш табибы хастаханәдә ни өчен чиратлар барлыкка килүен аңлатты

Бу - барыбызны да борчый торган мәсьәләләрнең берсе, ди Вадим Рәхмәтуллин.

Поликлиникада еш кына чиратларда басып торырга туры килә, хәтта алдан язылып килеп тә билгеләнгән вакытка табибка эләкмәү очраклары була. Мондый хәлләрне ничек аңлатырсыз һәм аларны булдырмау өчен нәрсә эшләнә?

Сорауга район үзәк дәваханәсенең баш табибы Вадим Рәхмәтуллин җавап бирә:

-Бу - барыбызны да борчый торган мәсьәләләрнең берсе. Хәзерге вакытта  чиратлар хасил булуның төп сәбәбе эпидемиологик хәл белән бәйле. Табиблар арасында да авыручылар, төрле гаилә хәлләренә таручылар бар. Бүгенге көндә терапевтлар, гомуми практика табибларының күбесе инфекция кабинетына беркетелгән. Анда көн саен 150гә якын кеше мөрәҗәгать итә, ә дүшәмбе көнне аларның саны 200гә җитә. Халыкка бит барысы да тиз булуы кирәк, әмма табиб авыруны карарга, мәгълүматларны теркәргә, дәвалану курсын билгеләргә, даруларга рецепт язып бирергә тиеш. Хәзерге вакытта әлеге кабинетта дүрт табиб эшли. Ә алар җитәкләгән участоклар табибсыз кала, дигән сүз. Димәк, әлеге участокларга беркетелгән авыруларны башка терапевтларга күчереп торырга туры килә. Һәм, билгеле, әлеге участокларда икеләтә чиратлар хасил була. Терапевтлар  поликлиникада гына эшләми, өйләргә дә йөриләр. Иң мөһиме – без беркемне дә кире бормыйбыз, ярдәм күрсәтергә тырышабыз. Шуңа күрә әлеге проблеманы ковид бетеп, барлык белгечләр үз урыннарына кайткач кына хәл итеп буладыр, дип уйлыйм.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев