Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара балалар тынлы оркестры оешуга 30 ел

Оркестрга 1993 елда нигез салына. Бүген оркестр 23 яшь музыканттан тора

Кукмарада тынлы оркестр киез итек фабрикасы каршында сугышка кадәр оештырыла. Ул вакытта аның даны еракларга таралган була, һәм алар еш кына районнан читтә дә чыгышлар ясый. Әмма Бөек Ватан сугышы башлангач, тынлы оркестрның барлык егерме дүрт кешесе дә фронтка китә. Кызганычка каршы, өч ир-ат кына туган якларга кире әйләнеп кайта. Алар арасында сугышка кадәр фабриканың машина бүлегендә эшче вазыйфасын башкарган Николай Плешенков та була. Предприятие директоры Михаил Голубев күрсәтмәсе буенча 1950 елда Николай Михайлович тынлы оркестрның яңа составын Беренче май демонстрациясенә алып чыга. Шулай итеп, оркестр яңадан торгызыла. Әмма тынлы уен коралларында уйнаучылар саны гына елдан-ел кими. Оркестр фабрикада 1990 елларга кадәр эшли.​

1967 елда Кукмарада беренче тапкыр балалар музыка мәктәбе үз ишекләрен ача. 1988 елда бирегә Нократ Аланыннан укытучы Владимир Трефилов килә. Ул берничә ел тынлы уен кораллары классында укыта, бүлекчәнең барлыкка килүенә зур өлеш кертә. 1993 елда музыка мәктәбенә эшкә яшь белгеч Марат Хәсәнов кайта. Түбән Кама музыка училищесын тәмамлаган егет тынлы уен кораллары классында укытучы булып эшли башлый.

Оркестр – тормыш мәктәбе​

​ - Өченче курста укыганда ук мин Кукмара тынлы оркестры белән бергә Җиңү парадында чыгыш ясадым, валторнада уйнадым. 90нчы еллар башында музыка мәктәбемә укытучы булып кайттым. Ул вакытта, составның яше шактый зур булганлыктан, оркестр таралган иде инде, - дип искә ала хезмәт юлының башын республиканың танылган мәдәният хезмәткәре Марат Хәсәнов. – Яшь белгеч буларак, миннән оркестр оештыруымны сорадылар. Барысы да өч торбачы белән башланды. Чөнки ул елларда тынлы уен кораллары да хәзерге кебек популяр түгел иде. Элеккеге җитәкчеләр - музыка мәктәбенең директоры Хәлил Рәхмәтуллин, мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Сабитов, тынлы оркестр ветераны Николай Плешенковларның ярдәме, теләктәшлеге зур булды. Алга таба иҗат коллективында чыгыш ясаучылар саны 20гә җитте. Беренче чыныгуны Арча районында узган концертта алдык, алга таба район Мәдәният йорты белән берлектә оештырылган чараларда катнаштык. Бүгенге көндә балалар тынлы оркестрында - 23 укучы. Иң яшенә – 7, ә иң өлкәненә 19 яшь. Алар блок-флейта, саксофон, баритон, трубада уйныйлар. Оркестрдагы иң авыр уен коралы – туба. Аны, гадәттә, иң көчле малайларга ышанып тапшырабыз (елмая, – авт.). 1950 елгы бакыр тынлы уен кораллары да әле һаман сафта. Ә менә ун ел элек коллективка саксофончылар, аннан соң тромбонда уйнаучылар кушылды. 30 ел эчендә музыка мәктәбенең тынлы уен кораллары классын 63 укучы тәмамлады. Аларның 12се белем алуларын махсус урта һәм югары музыка уку йортларында дәвам итте. Хәзер кайбер чыгарылыш укучылары Россия симфоник оркестрында, Мәскәүдәге дәүләт академия театрында, Россия гвардиясе оркестрында һәм башка урыннарда эшлиләр. Оркестр балаларныкы булгач, без катлаулы әсәрләр уйный алмыйбыз. Шуның өчен мин аларның кайберләрен бераз үзгәртәм, ноталарны җиңеләйтәм, интернеттан да алам. Кызганычка каршы, тынлы оркестр өчен татарча әсәрләр юк. Түбән Камадагы укытучым Петр Спиридонов оркестр өчен татарча әсәрләр аранжировкалый.

Чаралар вакытында тынлы оркестрны тамашачы көчле алкышларга күмә. Оркестр ул - матур музыка, башкару осталыгы гына түгел, ә шулай ук тормыш мәктәбе дә. Марат Хәсәнов сүзләренчә, биредә шөгыльләнүче һәр укучы берничә уен коралында уйный белә, аларның һәркайсы үзенчә уникаль. “Уңыш иң элек сәләт, тырышлык һәм дисциплинадан тора. Чөнки оркестрда бер зур гаиләдәге шикелле һәркемнең үз роле бар. Моннан тыш, балалар дәресләрдән, бигрәк тә чыгышлардан рәхәтлек алырга тиеш”, - дип саный укытучы.

Хәзерге вакытта сәнгать мәктәбенең балалар тынлы оркестры актив иҗади эшчәнлек алып бара. Алар бик күп республика, төбәкара конкурслардан да җиңү белән кайта.​

Иҗат берләштерә

Музыка мәктәбендә үз эшенең осталары булган, кызыксынучан укытучылар коллективы тупланган. 2016 елдан мәктәп белән Эльвира Фәсхетдинова җитәкчелек итә.

​ - Бүгенге көндә мәктәптә 19 педагог эшли. Фортепиано, халык, кыллы, тынлы уен кораллары, хор бүлекләрендә 230 бала шөгыльләнә. Соңгы елларда домбра классы эшли башлады. Анда укырга теләүчеләр дә шактый. Балалар төрле конкурсларда катнашалар һәм уңышлары белән сөендерәләр, - ди мәктәп директоры Эльвира Хәлил кызы. - Әлбәттә, уен коралын үз итү өчен тырышлык һәм көйне ишетү кирәк. Без генә түгел, хәтта ата-аналар да биредә шөгыльләнүче балаларның мәктәптә яхшы укуларын билгеләп уза. Чөнки музыка коралларында уйнау бармакларның вак моторикасын үстерә, ә ул исә баш мие эшчәнлегенә тәэсир итә.

Җитәкченең сүзләренә караганда, бүгенге көндә мәктәпнең алты чыгарылыш укучысы музыка буенча уку йортларында һөнәри белем ала. Кем белә, бәлки диплом алгач, аларны да туган як үзенә тартып кайтарыр.​

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk