Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара автомәктәбендә инструктор: «Бездән үз-үзеңне контрольдә тота белү, яхшы психолог та булу сорала»

Илназ Исрафилов 13 ел эчендә бик күпләрне транспорт йөртү серләренә өйрәтеп, зур юлга чыгара.

Илназ Исрафиловның Кукмара автомәктәбендә инструктор булып эшләвенә быел 13 ел тула. Шушы вакыт эчендә бик күпләрне транспорт йөртү серләренә өйрәтеп, зур юлга чыгара, аларның, чын мәгънәсендә, остазына әверелә ул!

Илназ Фирзәил улы — белеме буенча укытучы. Кулына диплом алгач, өч ел Урта Комар мәктәбендә физик тәрбия фәнен укыта да районның «Шәфкать» тернәкләндерү үзәгенә күчә. Ә инде 2011 елда автомәктәпкә инструктор булып урнаша.

«Балачактан техниканы яраткангадырмы, бу эш үземә бик ошый. Көн саен 7 сәгать дәвамында машинада инде без. Шәһәр урамнарында йөрибез, автодромга чыгып та күнегүләр ясыйбыз. Чөнки имтихан тапшырганда боларның барысы да кирәк. Без — барлыгы 6 хезмәткәр, һәркемгә беркетелгән машиналар бар. Мин үзем чит ил автомобилен йөртергә өйрәтәм. Елга 37-40 кеше хәрби комиссариат буенча да укый. Шуның өчен егетләр белән КамАЗга утырып та юлга чыгарга туры килә. Машина йөртергә өйрәнүчеләр арасында яшьләр генә түгел, пенсия яшендәгеләр дә бар», — ди Илназ. 

«Кемнәр белән эшләү авыррак соң?» — дип кызыксынам әңгәмәдәшемнән.

«Теоретик белемнәр алу — бер, ә менә машинага утырып, ыгы-зыгы килеп торучы автомобиль юлына чыгу — бөтенләй икенче мәсьәлә. Беренче тапкыр руль артына утыргач, бар кеше куркып кала инде ул. Ике-өч тапкыр урам әйләнеп кергәннән соң, уяулыклары да, тәҗрибәләре дә арта. Ахырга таба бөтенләй остарып, шомарып бетәләр. Төрле кеше бар. Кемдер бер аңлатуда ук төшенә, ә кайсыларынадыр кат-кат кабатларга туры килә. Шуның өчен бездән холык ныклыгы, үз-үзеңне контрольдә тота белү, яхшы психолог та булу сорала», — ди ул.

Инструкторның сүзләренә караганда, шәһәр урамнарында йөргәндә башка шоферлар тарафыннан «кыек» карау очраклары да була икән. 

«Кемдер светофорда туктап торганнан соң, тиз генә кузгалып китә алмаска мөмкин. Машина бер-ике кабынып-сүнсә, "сигнал"га өзлексез басарга тотыналар инде. Андый очракта укучылар түгел, үзең дә каушап төшәргә мөмкинсең. Югыйсә, транспортның тиешле билгеләре, язулары бар, өйрәтә торган автомобиль икәне дә әллә каян күренә. Юк инде, сабырсызланалар, каядыр ашкыналар. Без — инструкторларның аяклары гел өстәмә педальләрдә. Шулай ук ян-яктагы интервалны да контрольдә тотабыз, алда баручы автомобиль белән ике арадагы дистанцияне дә һәрчак карап, күзәтеп барабыз. Быел кыш карлы килде бит, шәһәр эчендә юллар да тарайды, кар көртләре биек булып өелгәнлектән, борылышларда берни күренми иде. Юлда йөргәндә юл фаҗигаләре дә булмый калмый. Шунысын билгеләп үтим: безнең гаеп белән бер һәлакәт тә теркәлмәде», — ди Илназ Исрафилов. 

«Гаилә шоферы» дигән грант кысаларында автомәктәптә махсус хәрби операциядә булган хәрбиләрнең тормыш иптәшләрен, балаларын автомобильдә йөрергә өйрәтү буенча укулар оештырылган. Бүгенге көндә анда 16 кеше белем ала.

«Минем тормыш иптәшем хәзерге вакытта махсус хәрби операция зонасында. Ул өйдә чакта автомобиль йөртү турында уйламаган да идем. Бушлай укыту турында хәбәр иттеләр дә язылырга булдым. Машина йөртергә атнага берничә тапкыр юлга чыгабыз. Илназ Фирзәил улы салмак кына итеп өйрәтә, барысын аңлата. Беренче көнне психологик яктан бик авыр иде. Хәзер күнектем, рульдән дә, башка машиналардан да курыкмыйм. Имтихан вакыты да җитеп килә инде. Яхшы гына тапшырырбыз дип ышанам», — ди Ирина исемле ханым. 

фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев