Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара автомәктәбе 300 мең сумлык грант отты

Быел Рушан Хәнәфин әзерләгән «2021-2022 елларда Кукмара шәһәрендә картинг секциясе» дигән проект җиңү яулады.

Кукмара автомәктәбе Татарстан икътисад министрлыгы оештырган бәйгенең «2021-2022 елларда Кукмара шәһәрендә картинг секциясе» номинациясендә 300 мең сумлык грант отты.

«Кукмарада карт-клуб бармыни ул, бер дә техникаларының йөргән тавышлары ишетелми бит», - дияр күпләр. 

«Әлбәттә, бар. Безнең ишекләр һәркемгә ачык. Кукмарада картинг белән шөгыльләнү 1989 елда 4нче урта мәктәп базасында башланды. Бүген дә хәтерлим әле: иң беренче булып кайтарылган картта унар кеше чиратлашып йөри идек. Әкренләп машиналар саны артты, шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр дә булдырылды. Укытучыбыз Наил абый Мәснәвиев безне юл йөрү кагыйдәләренә дә, техника осталыгына да бик яхшылап өйрәтте. 2000 елда ЮХИДИ базасына күчтек, анда картодром барлыкка килде. Без ярышларга йөри, Татарстан Чемпионатларында да катнаша башладык. Яр Чаллыдан беренче урын белән кайтуымны да һич онытасым юк. Алга таба тренер итеп мине билгеләделәр. Инде менә ике дистә елдан артык балаларны, яшьләрне картинг серләренә төшендерәм», - ди аның җитәкчесе Владимир Артемьев.  

Бүгенге көндә карт-клуб үзенең эшчәнлеген ДОСААФның Кукмара автомәктәбе базасында алып бара. Биредә «Стриж», «Минск», ике төрле «Хонда» төркеменә керүче 20ләп машина бар. Узган ел откан грант акчалары хисабына һәм үзләренекен дә өстәп, электр белән эшли торган ике карт сатып алганнар. Аның тавышы бөтенләй юк, шулай ук йөргән вакытта һавага начар матдәләр таралмый икән.

«Автомәктәптә картинг белән шөгыльләнүчеләр өчен җиһазландырылган махсус кабинет бүлеп бирделәр. Без анда теоретик белемнәрне үзләштерәбез. Әлеге сыйныф бүлмәсендә проектор да бар, стеналарда урын алган белешмә карталар да дәресләр вакытында бик кирәк. Машинага утырганчы иң элек юл йөрү кагыйдәләрен, машина төзелешен өйрәнәбез, шуннан соң гына картта йөрергә чыгабыз. Бүгенге көндә клубка 30га якын һәвәскәр спортчы йөри. Картчыларның иң яшенә – җиде, ә иң өлкәненә 30 яшьләр тирәсе. Укучылар, яшьләр, гадәттә, клубта атнага бер тапкыр 15.00-18.00 сәгатьләрдә шөгыльләнә. Ә инде ярышларга әзерләнгәндә көн саен диярлек килеп тә күнекмәләр узмыйча булмый», - ди Владимир.

Тренер белән аралашкан арада әкренләп балалар да җыела башлады. Техниканы яратканнары күренеп тора. Кайсыннан гына сорама, картинг – иң шәп спорт төре ул, диләр. Күппрофильле лицейның 4 сыйныф укучысы Самир Гатин клубта икенче елын шөгыльләнә икән.

«Миңа монда бик ошый. Без карт машинасында йөрибез, ватылса, төзәтергә өйрәнәбез. Тәгәрмәчкә һава тутыра, аны икенчегә алыштыра да беләм», - ди ул. 

Пычак мәктәбенең 5 сыйныфында белем алучы Әмирхан Мусин бирегә әле күптән түгел генә йөри башлаган. 

«Мәктәптән кайткач, урамга чыгасым килми, гел телефонда уен уйнап утыра идем. Әти: “Мин сине картингка алып барам”, - дигәч, башта ышанмадым. Монда шундый күңелле икән. Яңа дуслар да таптым. Безнең бер дә тик торган юк. Картны юабыз, ремонтлыйбыз. Миңа клубта бик ошый», - ди ул.

Манзарас мәктәбе укучылары Вилдан Әхмәтгалиев, Илнур Фазылгалиев, Роберт Гыйлаҗевларның да карт машиналары янында кайнашканда күзләре очкынланып яна. Алар үзләренең йөрү осталыкларын да күрсәттеләр. Күз ачып йомган арада кузгалып киттеләр дә, билгеле бер маршрут буенча йөреп килеп, тиешле урында туктады яшь спортчылар.

«Уку елы башланганда кызлар да, малайлар да шактый күп җыела. Ахырга таба тәвәккәлләр, ихтыяр көче нык булганнар гына кала. Машиналар ватылса, балалар белән бергәләп төзәтәбез. Аларның һәммәсе кулларына ачкыч тота һәм картның төзелешен белә. Запас частьларны Нократ Аланыннан кайтарабыз, проблемалар булганы юк. Ярышлар вакытында да, күнекмәләрдә дә тиешле таләпләр үтәлә. Каскалар еш ватыла, перчаткалар ертыла, гел яңартып тору сорала. Тик менә бәяләр дә һәрдаим арта шул. Тәгәрмәчләрнең бер комплекты хәзер 6,5 мең сум тора. Бензинга кушу өчен майларның да бәясе шактый кыйммәт», - дип сүзен дәвам итә тренер.
 
Рафаэль ФӘЙЗРАХМАНОВ, автомәктәп җитәкчесе:

Без даими рәвештә төрле бәйгеләрдә катнашырга тырышабыз һәм ел саен бер-ике грант отабыз. Быел да Рушан Хәнәфин әзерләгән «2021-2022 елларда Кукмара шәһәрендә картинг секциясе» дигән проект җиңү яулады. Әлеге 300 мең сум акчага картлар өчен шасси, ике комплект тәгәрмәч сатып алдык. Калган сумманы күнекмәләр вакытында, ярышларга баргач куллану өчен ягулык-майлау материалларына тотабыз. Картинг ул – бик кыйммәтле, әмма шул ук вакытта кирәкле спорт төре. Шуның өчен алга таба аның эшчәнлеген тагын да популярлаштырырга планлаштырабыз.

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев