Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара аучылык җәмгыятенең рәисе Рөстәм Сабирҗанов: Исәпкә алу барлыгы 14 маршрут буенча алып барыла

15 гыйнвардан республикада хайваннарны кышкы исәпкә алу башланды.

Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итүенчә, 15 гыйнвардан республикада хайваннарны кышкы исәпкә алу башланды. Бу – 17 төр аучылык ресурслары һәм аларның яшәү тирәлегенә дәүләт мониторингы кысаларында ел саен үткәрелә торган чара.

Быел ул дүрт яңа методика буенча оештырылган: кышкы маршрут, авиаисәп, тавыш һәм ясалма туплану урыннары буенча исәпкә алу. Алар аерым аучылык территорияләрендә җир-суларындагы хайваннарның саны турында максималь дөрес мәгълүмат алырга мөмкинлек бирәчәк.

Республика территориясендә хайваннарны исәпкә алу эшендә аучылык хуҗалыклары белгечләре, егерьләр, Татарстан Биоресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләре, җәмәгать инспекторлары һәм битараф булмаган аучылар катнаша. Ул 10 мартка кадәр дәвам итә. Алынган мәгълүматлар аучылык байлыкларының торышын бәяләргә,  кирәк булган очракта республиканың фаунасын саклау һәм торгызу буенча чаралар күрергә мөмкинлек бирәчәк.

«Тикшерелә торган территориягә һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык участоклары карый. Кукмара районында барлык аучылык территорияләре дә  Саба өйрәнү-тәҗрибә, Лубян урман хуҗалыкларына һәм Кукмара аучылык җәмгыятенә карый. Шуңа күрә хайваннарны исәпкә алу эшләрен дә әлеге оешмалар алып бара. Без исә – эш барышын, тәртибен контрольдә тотучы орган. Әлбәттә, исәп алып баруның үз тәртибе бар. Мәсәлән, һава торышы начар булганда: буран, кар яуганда, көчле җил вакытында, эзләр югалганда яки аларның нинди хайванга караганын ачыклап булмаганда,  исәпкә алу эшләрен башкару мөмкин түгел. Билгеле, җыелган саннар йөз процент төгәллек вәгъдә итә алмый, тик шулай да кошларның, җәнлекләрнең торышы буенча чагыштырмача мәгълүмат бирә», - диде Кукмара районы буенча федераль дәүләт  күзәтчелегенең бүлек җитәкчесе Ленар Галимуллин.

Кышкы исәп поши, кыр кәҗәләре, кабан дуңгызлары, болан, селәүсен, бүре, төлке, кеш, сусар, хорек, тиен, куян, шулай ук тикшерелә торган территорияләрдә боҗыр, көртлек, суер, кыр тавыгы һәм башка җәнлек, кош-кортларның санын билгеләү өчен кулланыла. Җәнлек, кошларның яшәү тирәлегенә бәйле рәвештә тикшерелә торган территория «урман», «кыр», «сазлык» категорияләренә бүленә. Ә исәпкә алу вакыты төгәлләнгәннән соң, барлык мәгълүматлар гомумиләштерелә.

Кукмарадан Рөстәм Сабирҗанов Кукмара аучылык җәмгыятенең рәисе булып тора. Ул аучылык белән шөгыльләнә башлаганыма егерме еллап бар инде, дип сөйләде.

«Аучылык - минем хоббием. Басу-кырларда, урманнарда йөрергә яратам. Безнең якларда табигать тә бик матур, саф һава сәламәтлеккә дә файдалы бит.Хайваннарны исәпкә алу ел саен башкарыла», - диде ул.
Кукмара аучылык җәмгыятенә Кәркәүч, Түбән Өскебаш, Чарлы авыл җирлеге территориясендәге 11 мең гектар мәйдандагы урман-кырлар карый.

«Әлегә кадәр исәпкә алу вакытында чаңгылар белән генә хәрәкәт итәргә ярый иде, быел исә кар чанасында да йөрергә рөхсәт бирелде. Исәпкә алу барлыгы 14 маршрут буенча алып барыла, 100дән артык чакрым юл үтәргә туры киләчәк. Хәзерге вакытта 12 маршрутны уздык. Безнең җәмгыятьнең егерме әгъзасы – аучылар бар. Алар да бу эшкә җәлеп ителде.Соңгы елларны җәнлек, кош-кортларның үсеше буенча зур үзгәрешләр сизелми, әмма шулай да сакланыш яхшы. Моңа хайваннар дөньясын саклап калу өчен булдырылган законнарның йогынтысы зур», - диде Рөстәм Сабирҗанов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев