Кукмара 4нче урта мәктәбендә «Беренчеләр» район җирле бүлекчәсе Советының III чакырылыш слеты узды
Бу көнне «Беренчеләр» җирле бүлекчәсе Советының Рәисе дә сайланды.
Кукмара 4нче урта мәктәбендә «Беренчеләр» Кукмара районы җирле бүлекчәсе Советының III чакырылыш слеты узды. Анда район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшина, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Илфат Әхмәдуллин һәм башкалар катнашты.
— «Беренчеләр хәрәкәте» рәисләре өстенә бик зур җаваплылык йөкләнгән. Алар хәрәкәтнең киләчәге өчен җавап бирә. Безнең уртак карарлардан яшьләрнең язмышы хәл ителә, чөнки сез алар өчен үрнәк булып торасыз. Башкарган эшебез энергия һәм тирән мәгънә белән сугарылган. Бары тик бергә-бергә эшләгәндә генә без югары үрләр яулый алачакбыз, — дип билгеләп үтте «Беренчеләр хәрәкәте»нең Кукмара районы буенча муниципаль кураторы Гүзәл Шакирова.
Кураторның сүзләренә караганда, Кукмара җирле бүлекчәсе Советы белән күчмә «Беренчеләр Кубогы»н булдырганнар. Ул ел дәвамында актив эшләгән мәктәпкә тапшырылачак.
Шулай ук бу көнне «Беренчеләр» җирле бүлекчәсе Советының Рәисе дә сайланды. Быел әлеге вазыйфага ике кондидат тәкъдим ителде: Манзарас урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Ландыш Борһанова һәм беренче гимназиянең 11 сыйныф укучысы Руслан Мавлин. Алар, үзләренең кандидатураларын яклап, планнары белән уртаклаштылар, сорауларга җавап бирделәр. Нәтиҗәдә, Ландыш җиңү яулады. Алда аны зур эшләр һәм яңа үрләр көтә.
Аида Васильева, күппрофильле лицейның 10 сыйныф укучысы, «Беренчеләр хәрәкәте» рәисе:
— Без мәктәптә актив эшчәнлек алып барабыз, төрле чаралар үткәрәбез, конкурсларда катнашабыз, волонтер юнәлешен дә алып барабыз, кечкенә сыйныфларга ярдәм итәбез. Моннан тыш, мин Кукмара районында дипломатия һәм халыкара мөнәсәбәтләр юнәлеше буенча лидер булып торам. Монда без районга алга барырга булышабыз. Республика күләмендәге төрле чараларда катнашабыз, Россия дәрәҗәсендәге конкурсларга омтылабыз. «Беренчеләр хәрәкәте» — ул бик текә, бик шәп проект!
Адилә Ниязова, Манзарас мәктәбенең 10 сыйныф укучысы, «Беренчеләр хәрәкәте» рәисе:
— Мәктәптә без «Беренчеләр хәрәкәте»н тагын да үстерергә тырышабыз. Моның өчен барлык сыйныфларны дә әлеге хәрәкәткә тартабыз, алар да лидер булсыннар, төрле конкурсларда катнашсыннар, дибез. Еш кына башлангыч сыйныфта белем алучы «Бөркетләр» янында булабыз, аларга хәрәкәт турында аңлатабыз. Көн саен безгә яңа укучылар кушылып тора. Уку белән әлеге эшчәнлекне бергә алып баруның авырлыгы юк. Киресенчә, монда бик күп яңалык беләсең, алга барасың. Укытучылар да безгә һәрвакыт теләктәшлек күрсәтә. «Беренчеләр» — ул барлык башлангычларда да бер-берсенә ярдәм итә торган, нык бер гаилә.
Фото: Ризилә Корбанова «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев