Кукмара 3нче урта мәктәбендә бөек шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган чара узды
«Гасырлар аша шагыйрь тавышы» дип исемләнгән әдәби-мәдәни чара бөек шагыйрь, каһарман-патриот Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга багышланган иде.
Чараның төп максаты — укучыларда ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү, Муса Җәлил иҗатына кызыксыну уяту, аның тормыш юлын һәм батырлыгын тирәнрәк өйрәнү. Кичәдә мәктәп укучылары, укытучылар, китапханәчеләр һәм кунаклар катнашты.
Район мәгариф идарәсенең милли мәсьәләләр буенча баш белгече Алия Шәймәрданова сүзләре буенча, чара кысаларында иң элек биш юнәлеш буенча иҗади бәйгеләр үткәрелгән.

«Белем бирү учреждениеләренең тарих, татар теле һәм әдәбияты фәне, хезмәт укытучылары, башлангыч сыйныф укучылары һәм укытучылары китапханәчеләр «Җиңелмәс герой: Муса Җәлил иҗатында гражданлык көче һәм күңел бөеклеге сурәтләнеше», «Хәтер һәм илһам», «Герой тавышы: рәсемнәрдә патриотик рух», «Шигъри кәеф кичәсе», «Гасырлар аша бөек шагыйрь белән очрашу» дигән иҗади остаханәләрдә үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Катнашучылар Муса Җәлил иҗатына багышлап ясалган рәсемнәр, кулдан әзерләнгән эшләнмәләрен, шигырьләр тәкъдим иттеләр, тарих фәненнән эссе яздылар. Укучылар шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр, сәхнәләштерелгән күренешләр күрсәттеләр», — дип сөйләде Алия Миннегали кызы.
Йомгаклау өлешендә иң актив катнашучыларга, бәйгеләрдә җиңү яулаган укучыларга һәм укытучыларга мәктәпнең актлар залында тантаналы рәвештә дипломнар тапшырылды.

«Мондый чаралар яшь буында милли үзаңны ныгыта, тарихыбызга һәм каһарманнарыбызга хөрмәт тәрбияли. Муса Җәлил иҗаты — бүгенге көндә дә үрнәк булып тора», — дип ассызыклады оештыручылар.
«Гасырлар аша шагыйрь тавышы» чарасы укучылар күңелендә онытылмаслык тәэсир калдырды һәм бөек шагыйрь мирасын киләчәк буыннарга җиткерүдә әһәмиятле адым булды.

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев