Красный Октябрь авылы халкы инде ничә ел су җитмәүлектән интегә
Бүгенге көндә авылда 14 хуҗалыкта 23 кеше яши.
...Без Красный Октябрьгә килеп җиткәндә, көндезге сәгать икеләр тирәсе булгандыр. Урман якын, урамда үсеп утыручы зур агачлар күп булгач, бар җиргә келәм сыман сап-сары яфрак түшәлгән. Вак кына көзге яңгыр сибәли, тирә-юньдә тынлык, сулар һавасы шәп, шулкадәр рәхәт монда! “Әнә бит урамда коелары бар икән”, – дип, музей экспонаты күргәндәй, тизрәк чылбырлы кое янына ашыктык. Тик менә чыгырын әйләндерә башлагач, шалтыр-шолтыр килеп, чиләгебез төпкә кадәр төшеп китте дә бер тамчы сусыз кире менде... Болай да була икән!
- Менә шундый хәлләр инде бездә. Иртән-иртүк төн буена җыелган суны алып калырга өлгерсәң - өлгерәсең, юк икән, сусыз утырасың, - дип каршы алды безне авыл халкы. – Урамдагы бердәнбер коедан башлыча ике хуҗалык файдалана, чөнки калганнарының ишегалдында элек казытылган коелары бар. Әмма хикмәт анда түгел, ә коеларның барысында да суның кашыклап кына җыярлык күләмдә булуында. Болай тилмермәс өчен бораулаучыларга скважина казытыр идек тә, алары да килми бит. Ник дигәндә, күп җирдә су 50 метр тирәнлектән чыкса, бездә 150 метрга кадәр төшәргә кирәк. Кая гына шалтыратмадык, кемгә генә мөрәҗәгать итмәдек әлеге мәсьәлә буенча. Без нишләргә, сусыз ничек яшәргә тиеш соң? Рәхәтләнеп үзебезнең мунчада юынасы, өйдәге җылы бәдрәфләргә йөрисе, керне дә автомат юу машинасына гына саласыбыз килә...
Бүгенге көндә авылда 14 хуҗалыкта 23 кеше яши. Ике яшь гаиләдә дүрт мәктәп укучысы бар. Авылдагы иң өлкән кешеләрнең берсе – Тәскирә апа Хәбибуллина белән дә сөйләштек. Ул биредә туып-үскән, җиденче сыйныфтан соң күп еллар авылдагы сарык фермасында эшләгән. Хәзерге вакытта улы һәм килене гаиләсендә яши.
- Элек суны авыл фермасы янындагы скважинадан алдык, бик йомшак иде ул. Әмма ферма бетерелгәч, аның белән бергә башня да юкка чыкты. Коелардагы су да җитә иде әле безгә. Тик корылыктан соң аларның суы кимеп бетте. Хәзерге вакытта менә шушындый хәлдә без, - ди ул, буш кое чиләгенә ишарәләп. - Узган ел ничек сусыз тилмергәнне дә үзебез генә беләбез. Җәй айларында гына шулай булса – бер хәл, хәтта кыш көне дә коеда су һәркемгә җитәрлек түгел бит. Яңгыр яуганын дүрт күз белән көтеп алабыз. Түбәләрдән агып төшкән суның бер тамчысы да әрәм-шәрәм ителми: җыеп барып, кирәк-яракка тотыла.
Авылда терлек асраучылар да соңгы ике елда сизелерлек кимегән. Бүгенге көндә нибары ике хуҗалык кына сыер малы тота икән.
- Барысы да су булмау белән бәйле. Безнең хәтта каз-үрдәкләребез дә кояш нурында кызынып, яшел чирәм ашап үсә. Яңгырдан соң ишегалды-урамда күлдәвек барлыкка килсә, алар өчен бәйрәм инде – рәхәтләнәләр генә шунда, - ди Гадения Фәсхиева. – Бакчага яшелчәләр дә утыртасы килә. Күрше белән чиратлап коега шланг сузып, суны шуннан насос ярдәмендә төбенә төшкәнче суыртабыз. Тик төн чыгуга гына суы җыелырга өлгерми әле аның, көтәргә туры килә. Эчәргә дигәнне күрше-тирә авыллар: Үрәсбаш һәм Поч.Кучукка машина белән барып, зур савытларга тутырып алып кайтабыз. Бездә елга-күлләр, чишмәләр дә юк бит ичмасам...
Красный Октябрьдә күп еллар читтә яшәп, пенсиягә чыккач туган якларына күченеп кайтучылар шактый. Зиннур абый Сөнгатов мәктәпне тәмамлагач, колхозда трактор-комбайнда эшләгән. Армиядән соң комсомол юлламасы белән Яр Чаллы шәһәренә җибәрелгән дә шунда төпләнеп калган. Лаеклы ялга чыккач, әти-әнисенең төп нигезендә өй җиткергән.
- Авылыбыз табигатьнең бик матур урынында урнашкан. Бар яктан урман белән әйләндереп алынган, җиләге, гөмбәсе, чикләвеге – һәммәсе бар. Нарат-чыршы урманнарына кереп китсәң, яшәреп чыгасың инде, билләһи! Монда бит чит кешеләр дә күп килә, авылны карап йөриләр, буш нигезләр белән кызыксыналар. “Эх, монда яшә идең”, - диючеләр дә юк түгел. Әмма бездә су белән проблема икәнен белгәч, эзсез югалалар. Аларны да аңларга була инде: иртән торып кич йокларга ятканчы су кирәк бит. Аннан башка ерак китеп булмый, - ди ул. - Алмаз исемле егет фермер хуҗалыгы булып оешырга теләгән, сыерлар санын да арттырган иде. Әмма малларын бетерергә мәҗбүр булды. Чөнки савыт белән ташыган су кемгә генә җитә соң?! Әгәр авылдашым эшләп китә алса, никадәр кешене эшле һәм ашлы итәр иде ул. Бар хикмәт суда.
Зиннур абыйның бертуган энесен дә туган туфрак үзенә тарткан. Тик менә тулы канлы тормыш алып бару өчен мөмкинлекләр булмауга гына борчыла ул.
- Авылны бетерәсе түгел, аны үстерәсе иде дип, Красный Октябрьгә кайттым да хәзер икеләнеп калдым. Судан башка бернинди тереклек яши алмый. Әгәр проблема хәл ителмәсә, мөгаен, киредән шәһәргә китәсе булыр, - ди Азат Сөнгатов.
Фидания ханым Мөлекова да әти-әнисенең йортын курчак өе сыман матурлап бетергән. Өй каршындагы бакчасында нинди генә чәчәк юк! Тик аларга сибү өчен дә су кирәк.
- Ишегалдындагы коеның мул сулы чаклары тарихта гына калып бара бугай, елдан-ел кими, кибә бит, - ди ул. – Быел җәйнең ике аенда аеруча кыздырды. Ишегалдына оныкларга зур бассейн алып куйган идек, тутырырга су булмагач, төбендә генә булды инде. Шуңа да канәгатьләнеп, рәхәтләнеп пычтырдадылар тагын.
Авылда ут-газ, телефон элемтәсеннән тыш, кибет, медпункт, балалар бакчасы, мәктәп, мәчет, клуб – боларның берсе дә юк. “И-и-и, аларына бөтенләй дә аптырамыйбыз, җайлаштык инде. Һәр атнаның сишәмбесендә РайПОның кибете килә. Анда сәнәгать товарлары да, азык-төлек тә була. Асия исемле кибетчене көтеп алабыз, рәхәтләнеп аралашабыз үзе белән. Аннары кунаклар да иписез килми. Кукмара якын булгач, машиналы кешеләр дә кирәк-яракны алып кайта. Авырып китүчеләргә дә ярдәм күрсәтергә өйрәнеп беттек. Балаларны Поч.Кучук урта мәктәбенә автобус йөртә, телевизорда концерт-театрның ниндиен генә күрсәтмиләр, - ди алар. – Безнең өчен бүгенге көндә иң кирәге – су!”
Моннан 3-4 ел элек авыл халкы, үзара салым программасы кысаларында алтышар мең сум акча җыешып, юлга вак таш җәйдергән булган. Шулай ук күмәк көч белән зират коймаларын да төзекләндереп чыкканнар. Үзәкләштерелгән су системасына проект ясау өчен дә һәр йорт дүртәр мең сум акча биргән. Шушы авылдан чыккан, туган җиренең киләчәге өчен янып-көеп йөрүче Раиф Шакиров йөз мең сум өстәгән. “Нәтиҗәдә 700 мең сумлап акчабыз булды, - ди авыл халкы. – Әмма проект зур чыгымнар сорый шул...”
Бүгенге көндә проблемадан чыгу юлы – авылга үзәкләштерелгән су системасы кертү. Поч.Кучук авыл җирлеге башлыгы Риналь Гыйниятов белән телефон аша элемтәгә чыктык:
- Авылга су трассасы сузу өчен быел үзара салым акчалары хисабына проект әзерлибез. Алдагы елларда исә программалар ярдәмендә авылга су кертү буенча эшне дәвам итү планлаштырыла, - диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев