Кукмаралылар кош-корт асрауның серләре белән уртаклаштылар
Көннәр язга таба авышуга, кош-корт асраучы хуҗалыклар каз-үрдәк, тавык-чебеш турында уйлана, бәяләрен белешә башлый, сатып алу өчен чиратка алдан язылып та куя. Бигрәк тә авыл җирлекләрендә яшәүчеләр алдан хәстәрен күрергә ярата.
Чеби – яшь бала сыман
1995 елдан кошчылык өлкәсендә хезмәт куючы крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Халидә ханым Кадыйрованың сүзләренә караганда, кайберәүләр кош-корт турында гыйнварда ук шалтыратып белешә башлый икән. “Әле ул чагында инкубаторларны кабызмаган да булабыз”, - ди ул.
- Безнең бер инкубатор 36 мең данә йомырка сыйдырышлы. Аларның һәрберсеннән чебеш чыксын өчен, сыналган фабрикалар белән эш итү сорала, - ди крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе.
Ә менә кош-кортларның аяклары аксамасын, сау-сәламәт булып үссеннәр өчен, нинди чаралар күрергә кирәк икән соң?
- Кем ничектер, әмма без моннан берничә ел элек кош-кортларның азыкларына витаминнар да салган булсак, хәзер алай эшләмибез. Чөнки яхшы сыйфатлы, кулланылыш вакыты чыкмаган катнаш азыкка чеби һәм бәбкәләр өчен кирәк булган барлык кушылмалар да өстәлгән була. Әйтик, бер айлык чеби сатып аласың, ди. Аларны иң кимендә янәдән бер ай яхшылап тәрбияләү мөһим. Аерым савытка - кош-корт фабрикада ашап үскән катнаш азыкны, ә икенчесенә үзеңнекен салырга була. Шулай эшләсәң, бернинди чирләргә дә бирешмиләр, ике айлык вакытта ук бройлер чебиләрнең авырлыгы 4-5 килограммга җитә, - ди Халидә Кадыйрова. - Тәүлеклек чебеш алучылар арасында каяндыр тапкан, пычранып беткән тартма белән килүчеләр дә бар. Йөрәгем әрни инде андыйларны күреп. Чеби бит ул яшь бала сыман. Тартма чиста булырга тиеш, астына йомшак чүпрәк җәяргә дә онытасы түгел. Бераз үскәннәрен дә үтәли җилдән сакларга, коры булсын өчен асларын гел чистартып, пычкы чүбе салып торырга, ояларына даими рәвештә дезинфекцияләү уздырырга кирәк.
Көнгә 100 килограмм (!) ашау
Үстерелгән кош-корт алып кайтып сатучы крестьян-фермер хуҗалыклары да, эшмәкәрләр дә бар районда. Илдус абый Фазлыев – әнә шуларның берсе. Ул чеби сезонын март айларында ук ача.
- Район ветеринария берләшмәсе белән бергә эшлибез. Аларның барлык күрсәтмәләрен дә үтибез. Контроль бик көчле. Үзләре дә һәрчак ярдәм итеп, барлык яңалыкларны үзвакытында җиткереп торалар, - ди ул. – Без Татарстандагы кошчылык фабрикалары белән хезмәттәшлек итәбез. Чөнки чирләде, үлде, дигән сүзләрне ишетү үзебезгә дә күңелле түгел. Бүгенге көндә тавыклар ике теплицада тора. Һәрберсенә 350шәр сыя. Шунысын билгеләп узыйм: якты, җылы ул теплица. Җыештырырга, дезинфекция ясап алырга да рәхәт. Тавык сезоны тәмамлангач, чеби һәм башка кош-кортларга күчәм. Аларны да шулай ук тәрбиялибез.
Илдус абыйның сүзләренә караганда, 700 тавык-чебешкә көнгә 100 килограмм ашау кирәк, иң яхшы табигый антибиотик ул вакланган кычыткан һәм аның төнәтмәсе икән. “Тавыклар арпа ашамый быел, - ди ул. - Иң бай протеиннар шунда бит, югыйсә. Сәбәбен ачыклыйм дип, фермерлар белән киңәшләшкән идем. “Арпа уңды, тыгызлыгы да 13 процентка җитте узган ел. Каты булгач, яратмыйлардыр,” – дигән нәтиҗәгә килделәр. Моңарчы тавыкларның сайланганын күргән юк иде, замана белән бергә алар да үзгәрә икән шул...”
Пычраклык чир чыгара
Халидә Кадыйрованың чисталык һәм тәртип турындагы фикерен Илдус абый да дәвам итте.
- Шулай бер хуҗалыкка тавык алып бардым да лапастагы пычраклыкны күреп таң калдым. Тавыклар тору урынының стеналарын акшарларга иренсәң, җирен булса да яхшылап себер инде. Кайберәүләр кош-кортны чистартылмаган абзарларга тотып аталар да гаепне бездән, фабрикадан эзлиләр, - дип ачына ул. – Болай эшләргә һич ярамый. 10-15 көн йорт тавыклары янына бөтенләй дә кушасы түгел аларны. Яхшы сыйфатлы катнаш азык ашату да ныгып китәргә ярдәм итәчәк. Чисталык бик мөһим. Төрле чирләр күп вакыт пычраклыктан да килеп чыга. Кош-корт асраучылар бу хакта онытмасын иде.
Таләпләр һәркемгә бер
- Безнең төп максатларның берсе – райондагы иминлекне тәэмин итү, чит төбәкләрдән кертелүче кош-корт, мөгезле эре терлекләрнең чир таратуларына юл куймау. Кошчылык, терлекчелек белән шөгыльләнүче эре крестьян-фермер хуҗалыклары да, алу-сату юнәлешендә хезмәт куючы шәхси эшмәкәрләр дә, ветеринария берләшмәсендә теркәлеп, барлык таләпләрне дә үтәргә тиеш, - ди район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рифат Кәримуллин. – Районга кош-корт, терлек алып кайтыр алдыннан, берләшмәгә килеп, гариза язарга кирәк. Шуннан соң белгечләр, аның хуҗалыгына барып, тиешле шартлар, куелган таләпләр үтәләме икәнлеген тикшерә. Ә инде кайдан алып кайтырга җыенуың турында ветеринария хезмәтенә заявка биргәннән соң, әлеге җирлекләрнең, кошчылык фабрикаларының иминлеген республиканың Баш ветеринария идарәсе тикшерә. Бары шуннан соң гына рөхсәт кәгазе бирелә. “Меркурий” системасында теркәлеп, электрон сертификатка ия булу да мөһим.
Кошчылык сезоны вакытында чеби, каз-үрдәк бәбкәсе кирәк түгелме дип, өйдән-өйгә йөрүче очраклы алыпсатарлар да очрый. Төрле кыен хәлләргә тарымас өчен, ышанычлы, кулында ветеринария документы булган сатучылардан гына алырга киңәш итәм.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе урынбасары Илһам Ганиев:
Быелның 1 апреленнән 1 июленә кадәр авыл җирлекләрендә яшәүчеләргә 50 баштан 100 башка кадәр кош-корт сатып алу өчен субсидия биреләчәк. Бройлер чебиләргә бирелә торган субсидия күләме бер башка – 100, үрдәк бәбкәсенә – 120, каз һәм күркә бәбкәсенә – 200 сум.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтына кереп, субсидиянең шартлары һәм критерийлары белән танышырга мөмкин. Шулай ук анда мөһим булган документлар исемлеге дә күрсәтелгән.
Рабига Йосыпова, Мәчкәрә:
Яшь барган саен, кош-кортны күп итеп асрап булмый. Шуның өчен чебиләр генә үстерәбез. Элегрәк урамда сатып йөрүчеләрдән ала идек. Берсендә 40 чебидән 2-3е калдымы икән, бөтенесе диярлек үлеп бетте. Кәеф кырылды инде. Соңгы ике-өч елда гел бер кешегә мөрәҗәгать итәбез. Тавык-чебеш ул кычытканны яратып ашый, тегермәндә арпа, бодай, борчак кушып тарттырсаң да бик яхшы. Эремчек, аның суы да кош-кортны әйбәт үстерә.
Рәзилә Хәмидуллина, Бакчасарай:
Элек тәүлеклек чебешләр ала идек, хәзер бераз үскәнгә күчтек. Чөнки кечкенәләрне өйдә тәрбияләү бик авыр. Канат чыкканда, күбесе үлә, аннары тузаны чыга, пычрагы да күп, дигәндәй... Бер айлык чебиләр белән бик рәхәт. Берьюлы 30лапны алабыз да шуларны яхшылап тәрбиялибез. Май аена чыккач, каз я үрдәк бәбкәсе аласы булыр дип плапланлаштырабы
Мәймүнә Мөхәмәтдинова, Татар Толлысы:
Без чебиләрне ел саен гел бер кешедән, үз инкубаторларында кош-кортлар чыгарып, аларны үстереп сатучылардан алабыз. Үзеңә нинди зурлыктагысы кирәк, шуңа алдан язылып куясың да, вакыты җиткәч китереп бирәләр. Минемчә, бер айлык чебиләрне үстерү җиңелрәк. Беренче партиядә - 30, икенчесендә 20ләпне алырга планлаштырам. Атна-ун көн катнаш азык бирәм, аннары ипи, бодай, пешкән бәрәңге, җәйгә таба кычыткан салам. Үзең үстергән чеби бөтенләй икенче бит ул. Гаиләбез зур, Аллага шөкер. Рәхәтләнеп сыйланабыз. Күчтәнәчкә дә бик әйбәт. Соңгы елларда каз-үрдәк алган юк.
Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев