Корбан чалу — вәҗеб гамәл
Корбанлыкка дигән мал башка вакытта чалынса, ул корбан буларак инде кабул ителми.
Ислам динендә корбан чалу вәҗеб, ягъни мәҗбүри гамәл булып санала, әмма барлык мөселманнар өчен түгел, ә «нисаб» дип атала торган күләмдә акчага ия булучылар өчен генә. Шәригать буенча корбан нисабы 595 грамм көмешнең бәясенә тиң. Әйтик, быелгы корбан нисабын Диния нәзарәте 51 мең сум итеп билгеләде, ягъни әгәр мөселман шуның кадәр акчага ия булса, аңа корбан чалу вәҗеб була. Аның кадәр акча юк икән — вәҗеб түгел, шулай да тыелмый.
Корбан Зөлхиҗҗә аеның 10, 11, 12сендә билгеләп үтелә торган гает көннәрендә чалынырга тиеш. Әйтик, быел гает 16, 17, 18 июнь көннәренә туры килә, ягъни быел корбан чалуның вакыты — 16 июньнең иртәсеннән башлап 18 июнь көнне кояш баеганчы. Корбанлыкка дигән мал башка вакытта чалынса, ул корбан буларак инде кабул ителми.
Әгәр ир, хатын һәм балалар уртак бер корбан чала икән, шул корбан ел саен гаилә башлыгы, ягъни ир кеше исеменнән чалынырга тиеш. Әмма пенсия яшендәге әти-әни, яшьләр белән бер йортта бергә торып, акчаларын үзләре тоталар икән, шул өлкәннәр корбанны үз исеменнән аерым чалырга (яки акчасын бирергә) тиеш була. Пенсияләре яшьләрнең хезмәт хакы белән уртак гаилә бюджетында тотылса, бөтен гаиләгә бер корбан чалу җитә. Әби-бабай аерым яшәсә, яшьләр дә, өлкәннәр дә корбан мәсьәләсен үзләре хәл итә.
Башка төр корбанны, әйтик, бала туу уңаеннан чалына торган гакыйка яки нигез, нәзер корбаннарын Корбан гаете көннәрендә чалырга ярыймы дигән сорауга галимнәр «ярый» дип җавап бирә, ләкин Корбан гаетенең төп вәҗеб корбаны чалынганнан соң икенчесе итеп кенә. Бәйрәм көнендә төп гает корбанын чалмыйча гакыйка яки нәзер корбанын чалу дөрес түгел, чөнки бу очракта вәҗеб гамәл эшләнмичә кала. Вафат булган әти, әни яки башка мәрхүм исеменнән чалына торган корбан белән дә шул ук хәл: аны да исән гаилә башлыгы исеменнән төп вәҗеб корбанны чалганнан соң гына икенчесе итеп чалырга ярый. Берьюлы ике сарык чалырга мөмкинлек юк икән, нәфел (өстәмә) корбаннарны башка вакытка планлаштырырга кирәк.
Корбан итеп чалынган малның сөягенә килгәндә, ислам динендә корбан сөяге изгеләштерелми һәм башка вакытта чалынган малның сөяге нишләтелсә, корбан малының сөяк мәсьәләсе дә нәкъ шулай хәл ителә. Халык арасында таралган «корбан сөяген эткә яки песигә бирергә ярамый» яки «аны өй түбәсенә ташларга кирәк» кебек фикерләр дөреслеккә туры килми (шәригатьтә мондый күрсәтмәләр юк). Әлбәттә, каядыр аяк астына чыгарып атуга караганда эткә бирү яисә аулак бер җирдә күмеп кую хәерлерәк.
Корбанлыкның тиресен, гадәттә, мал тиреләрен җыючыларга тапшырып, акчасын бер мохтаҗ кешегә сәдака итеп тапшыралар. Корбан итенә килгәндә, аны сату тыела.
Ришат Курамшин, Кукмара мәдрәсәсе директоры
Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев