Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Контракт буенча хезмәт итүче райондашыбызның әнисе һәм хатыны: «Ул — безнең Герой»

Байлангар авылыннан Марат Абдулхаков махсус хәрби операция башланганнан бирле ил тынычлыгы өчен көрәшә. Егет яшь вакытыннан ук хәрби булырга хыяллана, бөтен тормыш юлын әлеге юнәлештә алып бара. Армия хезмәтен үтеп кайтканнан соң, контракт төзеп, эшкә китә.

Абдулхаковлар хуҗалыгына аяк басу белән монда хәрби яшәгәнлеге күренеп тора: капка төбендә үк урам исеме язылган элмә такта һава-десант гаскәрләренең эмблемасы формасында ясалган, бакчадагы беседкага да хәрби гаскәрләрнең әләмнәре эленгән. 

Марат Байлангарда сигезенче сыйныфка кадәр белем ала. Аннан соң Уфадагы очу әзерлеге белән мәктәп-интернатны тәмамлый. Шунда ул беренче чыныгу үтә, күп тапкыр парашют белән сикерә.

«Маратны күбрәк дәү әнисе тәрбияләде. Чөнки улыма 6 яшь чагында әтисе вафат булды. Тормышны алып бару өчен миңа эшләргә туры килде. Ирем дә Әфганстанда хезмәт иткән иде. Шуңа күрә баламда да аның каны „уйнагандыр“ дип уйлыйм. Нык холыклы, үз сүзен үти торган егет булып үсеп җитте. Кечкенә вакытыннан ул хәрби булырга хыялланды. Миннән яшерә-яшерә, хәрби комиссариатка йөрде. Һава-десант гаскәрләрендә хезмәт итәргә телим, диде. Аллага шөкер, Улан-Удэда хезмәт итеп кайтты. Аннан соң, әни мин хәрби булам дип, контракт төзеп, башта Кизнерга, аннан Алакурттига китте. Кызганыч, үз вакытында улыма югары белем бирергә мөмкинлегем юк иде. Әмма ул теләгенә иреште, хәрби булды. Мин аның белән чиксез горурланам. Бүгенге көндә Марат Херсон өлкәсендә. Билгеле, мин аның өчен кайгырам, әни кеше ничек борчылмасын инде. Улым исә сөйләшкән вакытта: „Әни, барысы да әйбәт, бар да яхшы, кайгырма“, — дип кенә тора», — диде әнисе Гөлназ апа улы турында.

Гөлназ апа хәзерге вакытта килене Ольга белән Байлангар авылында яши. Ире махсус хәрби операциягә киткәннән бирле ул Маратның туган авылына, кайнанасы янына кайткан икән. «Киленем бик булыша, бөтен эштә ярдәм итә. Алга таба да бергә-бергә, килешеп яшәргә язсын, хәрби операция тизрәк төгәлләнсен. Моны мин генә түгел, бөтен әниләр, әбиләр, бөтен ил халкы телидер», — диде хәрбинең әнисе. 

Ольга исә Мурманск өлкәсенең Алакуртти хәрби шәһәрчегеннән. Марат шундагы хәрби частьта контракт буенча хезмәт иткән вакытта таныша алар.

«Марат 2016 елдан бирле шунда хезмәт итә. Мин аның турында дусларымнан ишетеп белдем. Алар Маратны „татарин“ дип йөртә. Тәмле итеп ашарга пешерә, искиткеч яхшы кеше дип мактадылар. 8 Март бәйрәме көнне уртак танышлар белән бер компаниягә туры килдек, шуннан соң аралаша башладык. 2021 елда гаилә кордык. Татарстанга, Казанга гашыйк булдым. Байлангарда да бик ошый. Билгеле, хәрби кешенең тормыш иптәше булу бер дә җиңел түгел. Әмма мин кияүгә чыкканда аның командировкаларда буласын, күп вакытны ялгыз гына үткәрергә туры киләчәген, йорт мәшәкатьләре үземнең җилкәгә төшәсен белдем. Ләкин элекке командировкалар белән махсус хәрби операцияне чагыштырырлык түгел. Көн саен аның өчен борчылып, кайгырып торам. Бу хәл инде ике ел дәвам итә бит. Өчәр атна хәбәргә чыкмаган вакытлары да булды. Аның тавышын ишеткән чактагы халәтемне аңлатып бирерлек түгел. Әгәр аннан: „Кояш, минем бар да яхшы“, — дигән хәбәр килә икән, күңел тыныч. Кайнанама шундый ул тәрбияләп үстергәне өчен рәхмәт укыйм. Минем ирем — искиткеч кеше. Ул бик юмарт, йомшак күңелле, ә менә хәрби хәрәкәттә алган медальләре аның нык холыклы, батыр, курку белмәс, артка чигенми торган булуын исбатлый. Бергә хезмәт иткән иптәшләре исә аны яңа яктан ача, бик хөрмәт итәләр, беркайчан да авыр хәлдә ташлап калдырмый, диләр. Ирем — Герой. Мин аның белән бернидән дә курыкмыйм. Соңгы патронга кадәр сугыша дип әйтәләр бит, бу сүзләр безнең Марат турында», — дип сөйләде Ольга. 

Ольга белән Гөлназ апаның Мараттан бер зарлану сүзе дә ишеткәннәре юк. Андагы хәлләрне дә сөйләп куркытмый, борчымый ул аларны. «Мин сез белергә тиеш булган кадәр мәгълүматны әйтәм, калганы кирәк түгел», — ди. Нинди шартларда яшәвенә карамастан, телефоннан һәрвакыт елмаеп сөйләшә, якыннарының хәлләрен сораша. 

Марат хезмәт итә башлаганда ефрейтор була, аннан лейтенант дәрәҗәсенә күтәрелә. Хәзерге вакытта ул — рота командиры. Хезмәттәшләре аның артыннан утка да, суга да керергә әзер. Ул берничә тапкыр яралана, контузия ала, әмма госпитальдә озаклап ятмый, тизрәк иптәшләре янына ашыга. Марат яу кырында күрсәткән батырлыклары өчен ике Батырлык, Жуков, дүртенче дәрәҗә изге Георгий орденнары, «Сугышчан батырлыклары өчен», «Махсус хәрби операциядә катнашучы» медальләре белән бүләкләнгән. 

фото: шәхси архивтан, Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев