Бөтендөнья татар конгрессы XII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены кысаларында Ядегәр җирлегенә бер төркем кунаклар килде
Алар Ядегәр авылның мәдәният йорты, мәктәп эшчәнлеге белән таныштылар, алга таба экскурсия Кукмара аграр көллиятендә дәвам итте. Анда уку-укыту процессы, белем йортының материаль яктан тәэмин ителешен карадылар.
Бөтендөнья татар конгрессы XII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены кысаларында бер төркем кунаклар Ядегәр җирлегенә килде. Аларны район мәгариф идарәсе җитәкчесе Илфат Әхмәдуллин каршы алып озата йөрде. Делегация Ядегәр авылының мәдәният йорты, мәктәп эшчәнлеге белән таныштылар, алга таба экскурсия Кукмара аграр көллиятендә дәвам итте. Анда уку-укыту процессы, белем йортының материаль яктан тәэмин ителешен карадылар.
Чиккән сөлгегә салынган кабарып пешкән ипи, тоз, баллы чәкчәк, җыр—бию, моңлы гармун тавышы... Ядегәрлеләр кунакларны шулай зурлап каршы алды. Илфат Ильяс улы: «Сез 301 хуҗалыгы, бер меңнән артык халкы булган Ядегәр авыл җирлегенә килдегез. Биредә һәр йортта татар мохите саклана, һәркем чиста ана телендә сөйләшә», — дип билгеләп үтте.
Шулай ук ул федераль, республика, район программаларына да тукталып, башкарылган эшләр турында да сөйләде.
Әйе, Ядегәр авыл җирлеге соңгы елларда федераль, республика грантлары, район ярдәме, «Восток» җәмгыятенең нык терәге нәтиҗәсендә бик зур үзгәрешләр кичерде. Балалар өчен уен, спорт мәйданчыклары, тротуарлар, чишмәләр ремонты, төзелешләр — барысы да халыкның тормыш дәрәҗәсен яхшырту, яшьләрне авылга тарту максатыннан эшләнде.
Авыл җирлегендә урнашкан чиста татар мәктәбе буларак, барлык укытучыларыбыз да ана телендә белем бирә. Алар барысы да югары белемле. Мәктәбебезнең төп байлыгы ул — балаларыбыз. Авыл мәктәпләренең күпчелеге ябылу ягында торганда, безнең укучылар саны арта бара. Соңгы 5 ел эчендә укучылар саны 29,5 процентка артуы безне бик сөендерә. Бүгенге көндә мәктәптә — 114, балалар бакчасында 40 бала белем һәм тәрбия ала. Бу күренеш, әлбәттә, авылыбызда яшәешнең яхшы булуын, җирлектә кече эшмәкәрлекнең үсешен, даими эш урыннарының җитәрлек икәнлеген күрсәтеп тора, — дип сөйләде Ядегәр мәктәбе директоры Рәмис Нуриев.
Кукмара аграр көллияте директоры Азат Гатин кунакларны белем йортының тарихы һәм аның бүгенгесе белән таныштырды.
«Әлеге урында Янил машина-трактор станциясе булган. Шул базада 1962 елда һөнәри училище төзелгән. Хәзерге вакытта биредә 530 студент укый. Белем йорты төп авыл хуҗалыгы юнәлеше буенча эшчәнлек алып бара. Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү һәм ремонтлау буенча укытабыз, автомеханиклар, агрономнар, газовик, технолог, аш-су осталары әзерлибез. Көллиятнең территориясе 20 гектар җирне били, уку хуҗалыгы 200 гектар, моннан тыш, 300 гектар җирне арендага алып эшлибез», — дип сөйләде Кукмара аграр көллияте директоры.
Авыллардагы төзек, матур йортлар, «елт» итеп торган мәдәният йорты, мәктәп, аграр көллият кунакларны битараф калдырмады. «Мондый шартлар булганда, авылларда да рәхәтләнеп яшәргә, эшләргә була», — диде алар. Удмуртиядән килгән кунак Римма Хәкимянова апа бер сүз белән: «Могҗизаның могҗизасы бу», — дип югары бәя бирде.
Рафилә Рәсүлева, Удмуртиянең «Яңарыш» газетасы:
Моннан берничә ел элек делегация составында Кукмарага килгәнем бар иде. Тик ул вакытта мәктәпләргә кермәдек. Районыгыз турында һәрвакыт мактау сүзләре генә ишетәм. Чыннан да, искитәрлек. Безнең Ижевскида мондый югары дәрәҗәдә эшләнгән мәктәпләр күргәнем юк. Күп җирдә эшне башлыйлар да ташлыйлар. Ә сездә бар эш ахырына җиткереп башкарылган. Бу җитәкчелекнең көчле икәнен күрсәтә. Авыл җирлегенә шундый зур суммада акчалар кертәләр икән, димәк, аның перспективасы бар, ул үсештә. Бүгенге чараны оештыручыларга бик зур рәхмәт. Кукмара һәрвакыт шулай яхшы каршы ала, озатып кала.
Фәнил Мурсалимов, Оренбург өлкәсе, Татар Каргалысы авылы:
Без, фермерлар, үсемлекчелек белән шөгыльләнәбез. 2500 гектар җиребез бар. Кукмара районындагы мәктәпләрне, көллиятләрне карап хәйран калып йөрибез. Белем бирү учреждениеләре бай итеп җиһазландырылган. Вахит авылы турында ишеткән бар иде. Аны да күрү насыйп булды. Безнең Татар Каргалысы да — зур авыл, әмма сездә йорт, каралты—куралар татар стилендә салынган: тәрәзә йөзлекләре, яшел түбәләр — һәр җирдән миллилек сизелә. Кукмара районының кайда урнашканлыгын әлегә кадәр белмәсәк тә, аның киез итек, табалар ише җитештергән продукцияләре турында гел ишетеп тордык. ТНВ каналын карыйбыз, анда да гел сезнең районны телгә алалар.
Сәгыйть Аптрахманов, Свердловск өлкәсе:
Казанга — дүртенче, ә менә Кукмарага беренче тапкыр килүем. Бүген күргән җирләрдә барысы да бик ошады, бай яшисез. Һөнәрле, тырыш халык икәнегез күренеп тора. Мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният йорты күз явын алырлык. Балалар да, өлкәннәр дә матур итеп татар телендә сөйләшә. Бездә исә татар теле дәресе атнага бер тапкыр, бер сәгать укытыла. Шулай булса да, гаиләдә туган телне саклап калырга тырышабыз. Шәхсән үземнең балалар, оныклар татарча сөйләшә. Безнең гаилә игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнә. 360 гектар җиребез бар, ике гаиләгә бергә 35 сыер, үгез малы тотабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев