Район газетасының «Кна Вел» кушымтасын алып баручы Ольга Санникова Сәмигулла Кәримуллин исемендәге премия белән бүләкләнде
Нәсел җепләре белән бәйләнгән Синәр авылын торгызуда үзеннән искиткеч зур өлеш кертүче Ольга Санникова киләчәккә матур идеяләр, зур планнар белән яши.
Газетабызда күп еллар элек матур традиция бар иде: ел саен һәнәри бәйрәмебез — Матбугат көнендә редакция хезмәткәре яки хәбәрчебез газетаның беренче редакторы Сәмигулла Кәримуллин исемендәге премия белән бүләкләнде. Быелгы премиянең иясе — газетабызда ай саен мари халкының тормышын чагылдыручы «Кна Вел» кушымтасын алып баручы Ольга Санникова.
Ул төшләрендә бик еш авыл күрә. Әмма зур калада — Мәскәүдә яшәүче Ольганың беркая китәргә уенда да юк бит! Ә төшләр керә дә керә... Әнә ул, кечкенә генә кызчык, тәрәзәдән карап, кояшлы урамны күзәтә: агач яфраклары шаулый, кояш кыздыра, Маша апаның өй ягында койма киртәсе күренеп тора һәм беркайчан да диярлек машиналар үтмәгән юлда йомшак тузан ята. Яисә әнә авыл урамы һәм зур борынгы йортлар, андагы күп сандагы халык, аларның якты, бай тормышы. Еллар узган саен гына Ольга Санникова аңлап ала: төшләрендә аның Синәре — Ший Энеры үзенең кайтавазын кат-кат исенә төшерә икән ләбаса. Ни өчен төшләренә авыл керәме? Чөнки Җир шарының иң төньяк шәһәрләренең берсе булган, мәңгелек туң өстенә урнашкан Дудинкада Ольганың балачагы, яшүсмер чоры үтсә, җәйләрен аны Синәрдәге Анна әбисенең җылы, нурлы, якты өе көтеп тора.
Княгор авылы егете, төзүче Василий Иштуганов Синәр кызы, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Анна Санникованы үзе белән ерак-еракка, Кукмарадан меңнәрчә чакрым ераклыктагы, елның күп өлешендә поляр кыш булган Таймыр ярымутравына алып китә. Бер-бер артлы кызлары Ольга, уллары Олег туа. Әнә шулай, 17 яшенә кадәр ерак Таймырда җәйләрне көтеп алып, Синәренә ашкына кыз күңеле. Һәр шимбә саен җиде яшьләрдән үк мунча ягу, кер юу өчен чылбырлы коедан төгәл 100 чиләк су күтәртеп алып, энесе Олегның, туганы Катяның чиләкләренә тутыруы да, чисталыкка үтә кырыс булган математика укытучысы Настя апасының өчесенә дә иртә-кич өй идәнен юдыруы да, бергәләп инештә үрдәкләр коендырып менүләре дә, Петр бабасының, чыбыркы шартлата-шартлата, хуҗалык бозауларын, өй каршылары аша үтеп, җәйләүгә алып баруы да онытылмый. Ә иң тәмле хатирә — Анна әбисенең вәкарь белән генә өйгә кереп (аның итәгенә оныклары да иярә, чөнки Настя апалары җәй көне ишегалдындагы өстәлдә генә ашауны хуплый), ипи кырыен кисеп алып, аңа шикәр сибеп, яки бал ягып, оныкларына биреп, урамга озатуы.
2010 елда табигатьнең искиткеч матур бер почмагында — Синәрдә әтисе төзеп биргән Ольга ханымның затлы, җыйнак ике катлы өендә сөйләшеп утырганда әнә шушы истәлекләр барланды. Дөресен генә әйткәндә, аның һәрбер сүзен йотлыгып тыңлап, күз алдына китереп, өч сәгать вакытның узганы сизелмәде дә. Мари халкының күркәм традицияләрен торгызу өчен киңкырлы эш алып барган, алда әйтеп киткән туганы Екатерина Абдуллина белән бергә Синәрдә «ХХ гасыр башы Мари усадьбасы» музей-этнографик комплексын төзү эшен төгәлләп килүче һәм авылдагы часовняны торгызу белән шөгыльләнгән Ольга Санникованың үткән юлы, әлбәттә, сокланырлык. Алай гына да түгел: матур бер халыкчан фильм төшерерлек. Ә 17 яшьтән соң аның тормыш юлына нинди сукмаклар килеп тоташа икән соң?
— Мәктәпне тәмамлауга, минем, Ленинградка барып, журналист һөнәренә белем аласым килде, — диде ул. — Әмма анда керә алмамын дип курыктым һәм гомерем буе үземне сынап карамавыма үкендем. Ә Йошкар-Оладагы университетның тарих-филология факультетына, билгеләрем яхшы булу сәбәпле, укырга имтиханнарсыз алындым. Газета эше миңа мәктәптә укыганда ук таныш иде: шәһәребездәге «Советский Таймыр» газетасына әдәби кичәләр турында язмалар бирдем. Әнинең укытучы булуының тәэсиредер инде: китаплар, поэзия, әдәби әсәрләр мохитендә үстем мин. Текстлар язуга мәхәббәт тә шул чорда кабынгандыр дип уйлыйм. Факультетта студентлар газетасы белән дә тыгыз хезмәттәшлек иттем, профсоюз лидеры буларак анда язарга темалар күп иде.
Укытучы дипломы алган кызны язмыш барыбер Йошкар-Оладагы «Яшь коммунист» редакциясенә китерә. Алай гына да түгел, шунда мәдәният бүлегендә ике ел эшләгәч, аңа квота буенча 1990 елда Мәскәүдәге комсомолның Югары мәктәбенә журналистика буенча укырга керергә дә насыйп була. Биредә ул булачак тормыш иптәше, Рязаньнан талантлы журналист Дмитрий Пивцаев белән таныша, өйләнешәләр, матур гаиләләрендә кызлары Полина һәм Анастасия үсә.
Ольга Санниковага Мәскәүдәге төрле редакцияләрдә берничә генә ел эшләргә туры килсә дә (тормыш иптәше белән алар шәхси реклама агентствосы төзеп, утыз елга якын уңышлы эшлиләр), журналистика әле һаман да аның белән бергә атлый.
«Хезмәтем, яшәү рәвешем буенча бик күп инстанцияләргә, оешмаларга төрле хатлар, белешмәләр язганда текстны тулы күләмдә ачып бирү өчен, бу өлкәдә тупланган тәҗрибәм нык ярдәм итә. Гомумән, журналистика өлкәсе бик кызыклы, мавыктыргыч. Ул һәрдаим үз өстеңдә эшләвеңне, яңалыкларны тиз арада эләктереп алуны, аралаша белүне, һәрнәрсәгә үз фикереңне төгәл һәм аңлаешлы итеп җиткерүне сорый. Һәм гомеремнең күпмедер өлеше аңа бәйле булуы белән мин бәхетле. Мәскәүдә музей, театрларга йөрим, ә авылга кайткач, биредәге искиткеч даими матурлык, тынычлык күңелемә әйтеп бетергесез рәхәтлек бирә. Һәм алар барысы бергә тулы гармония тудыра», — ди ул.
Нәсел җепләре белән бәйләнгән Синәр авылын торгызуда үзеннән искиткеч зур өлеш кертүче Ольга Санникова киләчәккә матур идеяләр, зур планнар белән яши. Димәк, Синәрнең — көмеш елга дигән исемнән алынган авылның — элеккеге исеме Ший Энерда тормыш тагын да ныграк адымнар белән алга китәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев