Китапларда – кукмаралылар тарихы
Узган гасырның ахырына таба халкыбыз үз тарихын барлауга нык игътибар итә башлады. Бу игелекле эзләнүләргә туган төбәгебездәге Кукмара зыялылары да кушылып китүе күңелне аеруча сөендерә. Бер тамчы суда кояш чагыла алгандай, бер авылның үткәне дә халкыбызның олы тарихының бер гыйбрәтле кишәрлеге була ала. Ул авыллар үзләренең гомерендә вакыт барышының нинди генә хәл-әхвәлләрен сеңдермәгән.
Кулыма соңгы елларда нәшер ителгән өч китап килеп керде (бәлки алар тагын да бардыр, үземдә булганнарын гына әйтәм). Алар Уразай, Янсыбы һәм Ятмас-Дусай авылларына багышланган. Зәвык белән бизәлгән әлеге басмалар туган авылларын өзелеп яраткан, аның ерак тамырлары белән кызыксынып яшәгән, элгәрләрен һәм хәзерге кешеләрен хөрмәт иткән шәхесләр тарафыннан әзерләнгән һәм нәшер ителгән. Әйтик, “Үзебезнең Уразай” дип исемләнгәнен нәшер итүнең бөтен чыгымнарын үз өстенә алган Әхмәтмөнзил Фәхриев болай яза: “Кайда гына, нинди генә вазыйфада эшләсәм дә, күңелемдә һәрвакытта әти-әни, туганнар, күршеләр, авылдашлар булды. Тарихыбызны барлап, аны китап итеп туплап, киләсе буыннарга тапшыруны изге бурычым итеп саныйм. Энҗе бөртекләредәй бөртекләп җыелган тарих, үткәнебез һәм бүгенге көнебез, шул ук вакытта киләчәгебез дә ул”. Бик тә дөрес әйтелгән бит. Бу фикерләр тарих белән мавыгучыларның уртак омтылышларын чагылдыра дияргә мөмкин.
2018 елның җәендә уразайлылар бу китапны тәкъдир итү бәйрәмен бик зурлап уздырды. Чакырулы булсам да, җитди генә сәбәпләр белән анда катнаша алмадым. Аның каравы узган җәйдә бу авылда икенче бәйрәм – Язилә белән Өмет Нәҗмиевларның уллары туу уңае белән уздырылган туйның кунагы булу бәхете елмайды. Авыл халкыннан тыш, ераклардан кайтучылар да күп иде. Мәчет җомга намазына килүчеләрне чак-чак сыйдырды. Менә шунда әлеге китапны да кулга алырга насыйп булды.
Динебез эзәрлекләнгән чорлардан Кукмара районында биш мәчетнең манаралары сакланып калган иде. Шуларның берсе – Уразайныкы. Шушы мәчеттә булу күңелгә аерым бер рәхәтлек өстәде. Мәчетне саклап калган авылның кешеләре дә бик күркәмнәр икән. Алар инде утызынчы елларда шушы батырлыкны кылган кыю йөрәкле буыннарның балалары, оныклары гына. Шунысы хак: үзләренең әби-бабалары, әти-әниләре рухына тугрылыклы булулары белән горурланып яшиләр. Менә шул авылдашларның элеккеләрен һәм хәзергеләрен бер китапка туплап бирүчеләргә рәхмәт әйтми, ни дисең?
Китапны төзүче Фәрит Вәлиевның мәгълүматлылыгын билгеләп үтәргә кирәк. Ул хәтта 1721-1855 еллар арасында авылдан солдат хезмәтенә алынган кешеләрнең исемлеген дә биргән. Биредә 1812 елгы Ватан сугышында катнашучылар да барланган. 1884 елда Малмыж өязенең туфрак картасында Уразай авылының бирелеше генә түгел, күрше-тирә авылларының урнашу урыннары һәм аларның исемнәре дә зур кызыксыну уята. Мәсәлән, без Аш-Буҗи дип йөрткән авыл “Ашалча Бүзи” дип бирелгән икән. Бу картада Янсыбы авылы да Малмыж өязенә кергән булып күренә.
Шушы авылда туып-үскән укытучы һәм шагыйрә Тәслимә Кәримова “Хәтер сукмагын сүткәндә” дигән китап әзерләп бастырган. Авыл тарихына багышланган китаплар төрлечә булырга мөмкиндер. Әлеге очракта төзүче үзе күреп белгән, яки өлкәннәрдән ишеткән хәл-әхвәлләрне бәян иткәндә, нигездә, якындагы чынбарлыкка таяна. Дөрес, мөмкин булганда кайбер ераграк үткәннәрне дә читләтеп үтми. Мине бигрәк тә Янсыбы авылы мәчетенең салынуына кагылышлы бер мәгълүмат җәлеп итте. Баксаң, аны тузган мәчет урынына Мәчкәрәнең атаклы бае Үтәмишев салдырган икән. Осталарны Бөрбаш авылыннан китерткән. Хәзер билгеле булганча, Бөрбаш Үтәмишевлар өчен ят авыл түгел. Аларның борынгы бабалары Бөр елгасы башындагы шушы авыл белән бәйле. Тагын шунысын да әйтү зарур: атаклы әдип Чыңгыз Айтматовның әнисе Нәгыймә апа – әлеге Үтәмишевлар нәселе кызы. Күрәбез, аерым авылларга бәйле мәгълүматлар халкыбызның тулаем үткәнен аңлавыбызга да хезмәт итә.
Җырларда җырлана торган Мишә елгасы башланган урында барлыкка килгән Ятмас-Дусай авылына багышланган китапның әһәмияте дә бу җәһәттән кечкенә түгел. География һәм тарих укытучылары Расил Нәбиев һәм Фәрук Монасыйповлар язган сәхифәләр “Кояш Ятмас-Дусай ягыннан чыга” исемле җыентыкның фәнни ягын тәэмин итә. Биредә дә авылдашлар турында мәгълүматлар мул гына бирелгән. Шулай да бу китапта сүз сөреше бер шәхес – Мияссәр Мансуров тирәсенә тупланган. Ул – Кукмара төбәгендә генә түгел, республика күләмендә билгеле зат, атаклы төзүче, талантлы хуҗалык җитәкчесе, җәмәгать эшлеклесе, гомеренең соңгы көннәренә кадәр районның ветераннар советын җитәкләгән абруйлы шәхес. Мондый кешенең үткән юлын, хезмәт нәтиҗәләрен бәян итүнең иң дөрес юлы – аның нәсел-нәсәбенең зурлыгын, яшәү көчен ерак тамырларына төшеп күрсәтү. Мөхәррир Зиннур Хөснияр һәм аның кулдашлары нәкъ шундый юлны сайлаган да. Бу исә Мансуровлар шәҗәрәсенең тармаклы булуын исбатлау мөмкинлеген биргән. Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевның кереш сүзе урнаштырылу әлеге басманың абруен тагын да арттырган. Аның “Халык мәхәббәте лауреаты Мияссәр Мансур улы Мансуров үзе турында безнең күңелдә гаҗәеп якты хатирәләр калдырды” дигән сүзләре олы бәя булып кабул ителә. Китапның зәвыклы һәм бай иллюстрациясе дә аның эчтәлеген баетуга хезмәт итә.
Минем өчен шәхсән бу китапларның әһәмияте тагын шунда: аларда үзем күреп белгән, зур тормыш юлымда бергә-бергә атлаган байтак шәхесләрнең дә бәян ителүе, аларның ихтирам белән искә алынуы.
Уразайда ул – әлбәттә, Мәрьям апа Галиева. Мин каләм тибрәтә башлаган елларда район газетасы редакторы иде. Мөлаем гына елмаеп, җылы сүзләре белән мине үсендереп торуын ничек онытасың? Колхоз рәисе Галимулла Гарифуллинның да якты чыраен, сый-хөрмәтен күрү насыйп булды.
Янсыбыдан Тәлгать Галимов белән өч ел бергә армия хезмәте үттек. Андагы төрле милләт егетләре арасында үзенең уңганлыгы-булганлыгы һәм тырышлыгы белән татарның затлылыгын раслап торуы дистә еллардан соң да күз алдымда. Данил Насыйбуллин белән заманында фирка район комитетында эшләдек. Ул гомеренең соңгы елларында изге динебезне хәзерге буыннарга җиткерү өлкәсендә төрле авылларда фидакарьләрчә дәресләр алып барды, чын мәгънәсендә, гаделлек өчен көрәште.
Ятмас-Дусайның горурлыгы Мияссәр Мансур улына килгәндә, мин аны иң якын кешеләремнең берсе иде дип саныйм. Зирәклеге, акыл көче белән аксакал булуын раслап, игелекле үрнәк күрсәтеп яшәде. Бу кешеләр барысы да мәрхүмнәр инде. Әмма алар күңелемә яктылык иңдерүләрен дәвам итәләр кебек.
Әйе, Кукмара – үзенең талантлы, хезмәт сөючән, каһарман кешеләре белән республикабыз һәм илебезнең нык танылган төбәкләреннән берсе. Бу шәхесләр турында язасы да язасы. Алга таба шундый китапларны тагын да кулга алып сөенербез әле.
Фоат ГАЛИМУЛЛИН,
Казан федераль университеты профессоры
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев