Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кипкән чәчәкләргә икенче гомер: «Галактика»да физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен мастер-класс үткәрелде

Мондый мастер-класслар физик мөмкинлеге чикле балаларга кул моторикасын үстерергә, иҗади фикер йөртергә ярдәм итә, шул ук вакытта башкалар белән аралашу урыны да булып тора.

«Галактика» балалар иҗат үзәгендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен мастер-класс үткәрелде. Алар киптерелгән чәчәк, яфраклардан китап арасына кыстыра торган «закладка» ясадылар. 

«Галактика» үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Камилә Исмәгыйлева сүзләренә караганда, мондый мастер-класслар физик мөмкинлеге чикле балаларга кул моторикасын үстерергә, иҗади фикер йөртергә ярдәм итә, шул ук вакытта башкалар белән аралашу урыны да булып тора.

 

— Без «Шәфкать» балаларны тернәкләндерү үзәге белән тыгыз элемтәдә эшлибез. Аларны бирегә чакырабыз. Ел саен сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен төрле темага мастер-класслар оештырабыз. Бүгенгесе «Җәй турында истәлекләр» дип атала. Балалар белән китап арасына куя торган "закладка«лар ясый, ягъни җәйне «консервлаштырачакбыз». Моның өчен җәй көне яфрак, чәчәкләрдән гербарий ясадым. Арасында кыр чәчәкләре, файдалы үләннәр дә бар. Мастер-класс вакытында бу үзенчәлекләренә дә игътибар итәрбез, — диде ул. — Эш барышында балалар хыялланалар, үз куллары белән матурлык тудыралар, вак әйберләр белән эшләргә, игътибарлы булырга өйрәнәләр. Мондый чаралар аларга бик ошый, уңышларын күреп, ата-аналар да сөенәләр. 

Әлеге төркем балаларга безнең өчен гади генә тоелган эш-шөгыльләр дә зур хезмәт булып тоелырга, күп тырышлык, сабырлык таләп итәргә мөмкин. Педагогның сүзләре буенча, аларга күбрәк вакыт кирәк.

Алсу Грудинина:

— Без улым Руслан белән мондый чараларга йөрергә тырышабыз. Чөнки балага аралашу кирәк, иптәшләрен күрә, кулы белән нидер эшләргәөйрәнә, өйдә яту түгел инде. Бүгенге мастер-класста үзем дә эшләп карадым, бик ошады, улым да минем белән килешәдер дип уйлыйм. Руслан хәзерге вакытта алтынчы сыйныфны өйдә укый, аңа иптәшләре белән аралашу җитми. Ул балаларны ярата, кызыксынучан малай, бөтен әйберне эшли белә. Кызганыч, коррекция мәктәбе Кукмарада түгел, ә минем анда көн саен йөртү мөмкинлегем юк, интернатта калдырып кайтасым килми, чөнки ул яхшылап сөйләшә алмый. Телен ачу өчен логопед-дефектолог белән системалы шөгыльләнергә кирәк, ә бездә мондый мөмкинлек юк.

Алексей Ибятов:

— Мастер-класс ошады. Мин мондый җирләргә барырга яратам. Музыка мәктәбенә йөрдем, рәсем, агач эшкәртү, керамика белән шөгыльләндем.

Азат Алиев:

— Мондый мастер-класста беренче тапкыр катнаштым, бик шәп булды. Китап арасына кыстыру өчен җайланманы ясау авыр түгел иде. Әзер пакетларны ачасы, анда үзеңә ошаган чәчәк һәм яфракларны куеп ябасы һәм лента бәйлисе. Мин аны китап укыганда файдаланачакмын яки кайда да булса элеп куячакмын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев