23 декабрьдә республикада уртача салкын һава торышы була.
Киләсе атна башында Татарстан территориясендә синоптиклар кар явуын, буран булуын фаразлый. Бу турыда Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Шулай итеп, дүшәмбе, 24 декабрьдә төнлә температура -15 градуска кадәр төшәргә мөмкин, ә көндез температура -1...-6 градус, ә көнчыгыш районнарда -10 градуска кадәр салкын булачак.
Атнаның беренче көннәрендә җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Синоптиклар юлларда кар көртләре барлыкка килергә мөмкин, дип кисәтә.
Бу ялларда республикада уртача салкын һава торышы, вакыты белән кар явуы, якшәмбе буран булуы көтелә.
фото: Эльвира Мөбарәкшина/ "Хезмәт даны"
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев