Киләсе атнада Татарстанда +33 градуска кадәр эссе була
Синоптиклар республикада якындагы көннәрдә һава торышына фараз бирде.
Татарстанда эссе һава торышы киләсе атнада да саклана. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» МА.
Синоптиклар мәгълүматлары буенча, 5-7 августта Татарстанда явым-төшеп ихтималы аз. Төнлә һава температурасы +12..+17 градус, ә көндез +28..+33 градус фаразлана.
Якынча фаразлаулар буенча, 8-9 августта көндез һава температурасы +27..+33 градус көтелә. Явым-төшем ихтималы аз, бары тик 9 августта гына кыска вакытлы яңгыр яварга мөмкин.
Фото: «Татар-информ» МА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев