Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кичә Татарстанда көчле җил аркасында булган зыян турында сөйләделәр

Урыны белән җил секундына 20-24 метр тизлектә исте.

Кичә Татарстанда көчле җил булды. Һава стихиясенең нәтиҗәләре турында Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.Урыны белән җил секундына 20-24 метр тизлектә исте. Республиканың төрле почмакларыннан ашыгыч хезмәтнең 112 номерына гадәттән тыш хәл турында хәбәрләр килеп торды.


Биектау районының Суксу авылында мөгезле эре терлек фермасы түбәсен алып аткан һәм гараж диварын җимергән.

Әлки районының Базарлы Матак авылында Төзүчеләр урамындагы бер йортның кирпеч фронтонының бер өлеше ишелгән.

Татарстанның Кукмара районы Югары Арбаш авылында шәхси йортның түбәсенә агач ауган.

Лениногрск районы Урмышлы авылында көчле җил Мәдәният йорты түбәсенең бер өлешен алып аткан.

Казанда «Лада», ә Түбән Камада «Mitsubishi» автомобильләре өстенә агач ауган.

Казанның Гвардия урамында көчле җил тукталыш павильонын аударган. Тагын ике агач Әгерҗе районы Сокман авылында һәм Аксубай районы Яңа Дума авылында шәхси йортлар өстенә төшкән. Ауган агачларны алганнар.

Республикада яшәүчеләр арасында зыян күрүчеләр юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев