Кеше гомере - бер мизгел
Ә быелгы бәйрәмдә ул күзләрен мәңгелеккә йомды...
Гомергә бергә... Әлеге сүзләргә никадәр мәгънә салынган! Тормыш юлын парлап үттек без Хәлим белән: балалар үстердек, бер-беребезгә терәк булдык, шатлыгын да, борчуларын да уртаклашып яшәдек. Гомер итү урам аша кичү генә түгел, ул – иң кыйммәтле бер дәүләт, шуңа да бу дәүләтнең кадерен белү кирәк. Тормыш шулай корылган: берәүләр туа, икенчеләр дөнья куа.
1 сентябрь иртәсе. Белем бәйрәме. Күктә кояш елмая, чалт аяз көн. Кулларына чәчәк бәйләмнәре тоткан шат һәм көләч йөзле балалар, зур планнар белән янып яшәүче мөгаллим һәм мөгаллимәләр, әти-әниләр, ветеран укытучылар мәктәпкә агыла. Хәлим Белем көнен 44 ел каршылады. Ә быелгы бәйрәмдә ул күзләрен мәңгелеккә йомды. Олы йөрәкле, эчкерсез, тормышны, кешеләрне яратучы, 45 ел бергә гомер иткән тормыш иптәшем, улларымның яраткан әтиләре, оныкларыбызның бабалары бакыйлыкка күчте.
Хәлимнең әти-әнисе – Горький өлкәсе Сергач районының Анда авылыннан. Горький шәһәрендә педагогик училище тәмамлаганнан соң, әтисен Сосновка шәһәренә юллама белән мәктәпкә эшкә җибәрәләр. Анда бераз эшләгәч, Каенсарга укытучы итеп билгеләнә. Ул Сосновкадан поезд белән килеп эшли. Элек укытучыларны авылдан-авылга күчереп йөрткәннәр. Әтисен дә Купка башлангыч мәктәбенә директор итеп җибәрәләр. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр биредә белем бирә. Бик таләпчән, тирән белемле, үз эшенә бирелгән, төгәл педагог буларак авторитет казана. Аның укучылары үзләренең белемнәре белән аерылып торалар.
1946 елда Хәлим туа, аннан Венера, Роза, Флера дөньяга килә. Хәлимгә 9 яшь булганда, әниләре үлеп китә. Авыл халкы мәрхүмәне бик чибәр, эшчән, ачык күңелле, юмарт, кунакчыл хатын буларак бик мактап искә ала. Кайбер ир-атларның да кулыннан килми торган эшне хәтта үзе генә башкарган: атны туарган, җиккән. Әтиләре җилкәсенә дүрт баланы карау, гаиләне алып бару йөкләнә. Ул вакытларның авырлыгын үзе генә белгәндер. Сабыйларны тәрбияләргә, ашатырга, киендерергә, укытырга кирәк, шуңа да әтиләре Анда авылыннан икенче “әни” алып кайта.
7 сыйныфтан соң Хәлим Арча педагогик училищесына укырга керә, аннан өч ел армия сафларында хезмәт итә. Соңыннан Казан дәүләт университетының тарих, җәмгыять белеме бүлеген тәмамлый.
Бөтен фәнне белүче, сәнгатьне яратучы, үзе дә баянда уйнаучы, матур тавышы белән җырлаучы, талантлы, хәтеренә сокланырлык, якты йөзле кеше иде ул. Озын шигырьләрне олыгайгач та ялгышмыйча сөйләде. Ул кешенең уңышларыннан беркайчан көнләшмәде, үч алмады, аның зур гөнаһ икәнен белде. Барысыннан канәгать булып, “Торырга өебез, кияргә киемебез бар, үзебез һәм балаларыбыз исән-сау, тамагыбыз тук”, “Аллага шөкер” дигән сүзләрне еш кабатлады. Хәлим беркайчан зарланмады, мескенләнмәде, масаймады, мактаулар, дан, дәрәҗә артыннан кумады, үзен-үзе яклый алды. Дини йолаларны да үтәп яшәргә тырышты, җомга намазларының берсен дә калдырмады, бары тик авырый башлагач кына бара алмады. Ул ризыкка олы хөрмәт белән карады. Табынга утыргач, “Бик тәмле булган, ничек шулкадәр тәмле итеп пешерәсең син?” - дигән сүзләрне мин һәрвакыт ишетеп яшәдем.
Иң матур, иң яшь, иң энергияле чагыбыз Югары Чура урта мәктәбендә эшләгән еллар булды. 11 ел мәктәп директоры вазыйфаларын башкарды Хәлим. Әмма һәркемнең туган ягы күңелгә якын шул. 1986 елны Зур Сәрдеккә кайтып төпләндек, хезмәтебезне шунда дәвам иттек. Хәлим тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы булып эшләде.
Гомер шулай үтә торды: балалар үсеп җитеп белем алдылар, гаилә кордылар, оныклар туды. Әти-әнигә моннан да зур шатлык була аламени?! Бу куанычлы көннәрне Хәлим белән икебез күрдек, Аллага шөкер. 45 ел тормыш арбасын мәктәптә дә, өйдә дә бергә тарттык. Икебез дә – укытучы. Күпме дәресләр укыткан, никадәр укучылар белән аралашкан, аларга белем биргән! Һәр дәрес хәзерлек, җаваплылык, белем сорый бит. Хәлим план гына түгел, план-конспект язып керә иде. Дәреслек материалыннан тыш, өстәмә мәгълүмат бирде, укучыларның белемнәрен тирәнәйтү өстендә эшләде.
Ул гомере буе гаиләдә тугрылыклы ир булды. Балаларны яратты, оныкларыбызның матур киләчәген күрәсе килде. Ә мин, ир хакының олылыгын хаклап, аңлап, Хәлимнең дәрәҗәсен саклап, яшәү мәгънәсенең балалар, тормыш иптәше, туганнар икәнлеген белеп, бу ямьле тормышның бар шатлыгын тоеп яшәргә тырыштым. Безнең байлыгыбыз гаилә, сәламәтлек һәм тырыш хезмәт иде.
Адәм баласына гомер ничек бирелгән, шуны яшисе икән. Кайгыбызны уртаклашырга, соңгы юлга озатырга килгән халыкның санын әйтеп бетергесез иде: Зур Сәрдек гимназиясе коллективы, Югары Чура урта мәктәбе укытучылары, туганнар, авылдашлар, күршеләр, сыйныфташлар. Бу – Хәлимнең тормышны һәм кешеләрне яратучы, эчкерсез шәхес икәнлеген раслый.
Өебездә моңсулык. Агачтан ясалган карават, аның янында чыңлап торган тавышлы баян. Алар да хуҗаларына тыныч йокы телиләр, сагыналар. Бәхил бул, Хәлим!
Суфия АЙСИНА, Зур Сәрдек
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев