Кечкенә пациентлар өчен зур үзгәрешләр: Район үзәк дәваханәсенең балаларны дәвалау бүлегендә төзекләндерү эшләре башланды
Район халкы сәламәтлеген саклауга юнәлдерелгән әлеге эшләр медицина хезмәтенең сыйфатын күтәрүдә, аеруча балалар сәламәтлеген ныгытуда мөһим адым булып тора.
Район үзәк дәваханәсенең балаларны дәвалау бүлегендә республика программасы буенча төзекләндерү эшләре башланып китте.
«Узган ел дәваханәнең кардиология һәм терапия бүлекләрен яңарткан идек. Анда идән-түшәм, стеналар заман таләпләренә туры китерелде, электр челтәре, су, җылылык, канализация системалары, вентиляция юллары яңартылды, җиһазлар кайтарылды. Балалар бүлегендә дә нәкъ шундый ук күләмле эшләр көтелә», — ди төзелеш оешмасы прорабы Фидәил Әхмәтгалиев.
Төзүчеләр бүлеккә быелның 7 гыйнварында кергән. Хәзерге вакытта демонтаж эшләре актив рәвештә алып барыла.
«Стеналардагы иске плитәләрне, идәннәрдәге тигезләү катламын тулысынча кырып чистартабыз, шулай ук кайбер палата, кабинетлардагы бүлеп торучы диварларны сүтәбез, линолеумны, иске электр чыбыкларын җыеп алабыз, — дип, сүзен дәвам итә прораб. — Бригадада 24 кеше. Егетләрнең һәммәсе дә төзелеш өлкәсендә шактый еллар хезмәт куеп, тәҗрибә туплаган, чыныгу алган. Шуның өчен аларга ышаныч зур. Эшләр сыйфатлы итеп һәм билгеләнгән срокларда башкарылачак».

Район үзәк дәваханәсе баш табибының хуҗалык мәсьәләләре буенча урынбасары Илназ Кәримовның сүзләре буенча, төзекләндерү эшләреннән соң, балаларны дәвалау бүлеге тулысынча яңа төс алачак.
«Ике, өч һәм бишәр кешелек палаталар ясалачак. Шулай ук киенү-чишенү, авыруларны кабул итү, табиб, бүлек мөдире, өлкән шәфкать туташы, процедура, туклану, ял итү, склад һәм башка ярдәмче бүлмәләр булдыру каралган. Палаталарга заманча караватлар һәм җиһазлар кайтарылачак. Балалар өчен уен зонасы ясау да планлаштырыла, — ди ул. — Моннан тыш, санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәү максатыннан, коридорларга һәм палаталарга бактерицид лампалар, җылы су белән өзлексез тәэмин итү өчен зур күләмле бойлерлар урнаштырылачак. Аз мобильле гражданнар өчен дә уңай шартлар тудыру күздә тотыла».
Район халкы сәламәтлеген саклауга юнәлдерелгән әлеге эшләр медицина хезмәтенең сыйфатын күтәрүдә, аеруча балалар сәламәтлеген ныгытуда мөһим адым булып тора.

Илназ Кәримов, баш табибның хуҗалык мәсьәләләре буенча урынбасары:
«Дәваханәнең балаларны дәвалау бүлегеннән тыш, быел бала тудыру бүлегендә урнашкан гадәттән тыш хәлләр очрагында саклану урынында (укрытие), шулай ук Купка, Өлге фельдшер-акушерлык пунктларында да капиталь ремонт эшләре башкару планлаштырыла».
Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев