Кәчимирдә мәдәният йорты ачылды
Биредә 50 кешегә исәпләнгән концерт залы, китапханә бар. Шулай ук клубка кинопроектор да кайтарылган.
Бүген Кәчимир авылында республика программасы буенча төзелгән яңа мәдәният йорты үзенең ишекләрен ачты. Авыл халкының шатлыгын район башлыгы Сергей Димитриев, район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин уртаклашты. “Домострой” җәмгыяте җитәкчесе Азат Нәбиев клуб мөдире Миләүшә Әхәтовага символик ачкыч тапшырды.
- Федераль һәм республика программаларының барысында диярлек уңышлы гына катнашып киләбез. Әлеге мәдәният йорты да программа кысаларында сафка басты. Алдагы елларда авылга яңа ФАП та төзергә планлаштырабыз. Шулай ук юллар проблемасы да хәл ителер, - диде район башлыгы. – Республикага бирелгән 400 грантның 82се Кукмарага булды. 7 грант исә сезнең җирлеккә биреләчәк. Программалар буенча алга таба да күп эшләнәчәк.
Тантаналы төстә ал тасманы кискәннән соң, һәркем бина эченә үтте. Клубны төзү эшенә быелның март аенда керешкән булганнар. Берничә ай эчендә мәһабәт зур бина булып калкып чыккан ул. Биредә 50 кешегә исәпләнгән концерт залы, китапханә бар. Шулай ук клубка кинопроектор да кайтарылган. Объект “Мәдәният” милли проекты кысаларында төзелгән.
Клуб ачылу бәйрәменә килүчеләр районыбыз үзешчәннәре әзерләгән концертны карап таралышты.
“Мәдәният” милли проекты Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның “2024 елга кадәрге чорга Россия Федерациясе үсешенең милли максатлары һәм стратегик бурычлары турында”гы Указын гамәлгә ашыру кысаларында эшләнгән, аны гамәлгә ашыру 2019 елның 1 гыйнварында башланган.
фото: Эльвира Мөбарәкшина/ "Хезмәт даны"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев