Кукмара яңалыклары

"Хезмәт даны" газетасы - Кукмара районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Казанда IX «Нәүрүз» Халыкара театр фестивале старт алды

Фестиваль белем бирү форматында узса да, программада спектакльләр дә каралган.

Бүген Казанда IX «Нәүрүз» Халыкара театр фестивале ачылды. Быел чара белем бирү форумы форматында узачак һәм 15 июньнән 20 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

Татарстан мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов белдерүенчә, быелгы форум аерым үзенчәлеккә ия. Казанның ислам дөньясының мәдәни башкаласы булуы фестиваль программасында да чагылыш табачак.

Быел театр форумында катнашучылар саны 300дән артып китә. Ачылу тантанасының пленар утырышында театр сәнгате юнәлешләре буенча танылган белгечләр чыгыш ясады, алар арасында ГИТИСның режиссура кафедрасы өлкән укытучысы Татьяна Тарасова, театр белгече Екатерина Морозова, режиссер Сергей Потапов һәм хореограф Сергей Землянский бар.

Фестиваль белем бирү форматында узса да, программада спектакльләр дә каралган. Тинчурин театрының Кече сәхнәсендә Малайзиядән килгән «Макбет» спектакле күрсәтеләчәк — бу форум кысаларында бердәнбер чит ил постановкасы.

Шулай ук программада Фәрит Бикчәнтәевнең «Күңелем кукурузы» һәм Айдар Җаббаровның «Хыял артыннан» спектакльләре дә урын алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев