Казанда яшәүче, коляскада йөрүче Самат Кукмарага сәяхәткә килде
Башка кешегә ярдәм иткәндә алынган җәрәхәте аны инвалид коляскасына утырырга мәҗбүр иткән.
Самат беренче тапкыр җәй көне элемтәгә чыккан иде. Телефон номерымны, эш урынымны каян тапканын белергә теләсәм дә, җавап бер генә булды: «Яхшы кешеләрдән». Ә беркөнне исә шалтыратып, янә рәхмәтен белдерде. «Кукмараның җылы курткасын, аяк киемнәрен киям, мендәргә башымны куеп йоклыйм, юрганымны ябам», — диде ул.
33 яшьлек Казан егете Самат турында сентябрь аенда үземнең ватсап статусларында хәбәр итеп, исәп-хисап эшләрен аңлатып, кайларда йөргәнебезне күрсәтеп, язмалар урнаштырган идем. Аның рәхмәт сүзләре тагын бер кат килеп ирешкәч, газета аша да сөйләргә булдым.
«Минем исемем — Самат, Казанда яшим, инвалид, коляскада хәрәкәт итәм. Кукмараны, аның урамнарын күрәсем килә. Ярдәм итә алмассызмы?» — дип, үтенечен белдергән иде ул шул чакта.
Коляскада йөрим дигәч, әлбәттә, берникадәр югалып калдым. Чөнки электр поездына утыртырга, аны озатып йөрергә кешесе юк, ул — ялгыз яши. Арча районыннан булган әти-әнисе вафат, алар районның Үгез-Елга авылында күмелгән. Атнага берничә тапкыр әнисенең өлкән яшьтәге бер туганы килеп, ашарга әзерләп китә. Димәк, аны алып кайту, кире илтеп кую эшен такси яллап кына эшләп була. Нәтиҗәдә, ватсаптагы статусым аша халыкка мөрәҗәгать иттем... һәм райондашларыбызның шуның кадәр кешелекле, миһербанлы булуларына тагын бер кат инандым.
«Саматка ярдәм итик әле», — дип, статусымда чакыру «элгәннән» соң, иң беренче булып, Березнякта яшәүче Әлфия ханым Шәрәфиева биш мең сум акча җибәрде. Бик зур сумма бит бу, кире үзегезгә салыйм әле, дигән фикеремне дә кире какты. «Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешегә болай да авыр, аны үз башына төшкән кеше генә аңлый, таксиның бер өлеше өчен булыр», — диде ул. Такси дигәннән, Кукмарадагы такси хезмәтләренең берсендә диспетчер булып эшләүче Гөлнар Фатиховага ихластан рәхмәт. (Уңайлы көнне туры китереп, ярдәмчел шофер юллап бирде ул).
Әлфия ханымның кулы җиңел булды, кем 100, 500, кемдер 1000 сум акчаны картама салды. Шуның 12 меңе Саматны Казандагы 7нче катта урнашкан фатирыннан барып алган, аны кире ишек төбенә кадәр озатып куйган таксистка бирелде.
Самат Кукмара белән танышуны тамак ялгап алудан башлады. Рәхмәт үзләренә: «Бәрәкәт» кафесы җитәкчелеге аны биредә бушлай сыйлады. Ә аннан соң инде сәяхәтебез шәһәр урамнарында дәвам итте. Кукмара туган якны өйрәнү музее экскурсоводы Нияз Димитриевның, үз эшенең остасы буларак, хезмәтен яратып башкаруы күренеп тора. Аның шәһәрдәге аерым йортлар, аның архитектурасы, район тарихы, оешма-учреждениеләр, музейның үзендәге тарихи экспонатлар турындагы киңкырлы мәгълүматын шулхәтле бирелеп тыңладык. Самат та үзен кызыксындырган сорауларга җаваплар алды.
Эшмәкәр ханым Диләрә Кәримуллина, Казаннан кунак кайтачагын белгәч, үзе янында тукталып китәргә чакырган иде. Кукмара истәлеге итеп, Саматка кәстрүл бүләк итте ул.
«Киндеркүлдәге Сабантуй мәйданына күз салу, үз җаена гына үлән чемченеп йөргән бер көтү атлар, Нурминкә яр буйлары да күңелемдә матур хатирәләр калдырды», — диде Самат.
Кукмара киез итек-киез комбинаты кибетендә үзенә җылы аяк киеме, жилет, йон оекбашлар, юрган-мендәр сатып алганда берникадәр күләмдәге сумма аңа тупланган акчадан түләнелсә, тегү фабрикасы директоры Руслан Голов нәкъ менә Саматка коеп куйгандай тегелгән куртка һәм җылы чалбарны бушлай бүләк итте.
Саматка бары тик Кукмарада гына җитештерелгән саллы гына күләмдәге азык-төлекне дә сез, райондашлардан җыелган акчага алдык. Кыскасы, Кукмара белән танышып, истәлекләрне туплап, бүләкләр белән Казанга китте ул.
Самат бик тә аралашырга яратучан егет булып чыкты. Ике югары белеме бар, юмор хисенә бай. Әмма башка кешегә ярдәм иткәндә алынган җәрәхәте аны инвалид коляскасына утырырга мәҗбүр иткән.
«Миндә сирәк очрый һәм дәвалап булмый торган авыру. Муен сөягем сынган иде. Ике ел, селкенә дә алмый, урын өстендә яттым. Әти-әниләргә рәхмәт, аларның тырышлыгы һәм ярдәме белән аякка бастым, тик бик авырдан йөрим, өстәвенә әле инфаркт та кичердем, — диде ул. — Коляскадагы авыру булып саналам, тик электр коляскасы бик кыйммәт, минем көч җитә торган түгел, ә гадие белән идарә итәргә чамам юк. Шуңа акрынлап, тотынып кына аягымны өстерим. Әмма бернигә дә карамый, оптимист булып яшим. Телевизор карыйм, рус һәм татар телендә шигырьләр, хикәяләр, әкиятләр язам. Шәһәрдәге фатирыннан чыга алмый ятучылар өчен авыл һавасы — алтынга тиң. Хыялым — авылда яшәү. Кем белә, бәлки анысы да чынга ашар», — диде ул саубуллашканда.
Бу сүзләрне ишеткәч, күңелгә җылылык һәм бер үк вакытта авырлык кереп калды. Тормыш юлында күп сынаулар күреп, үзенең рухи көчен югалтмаган Саматның киләчәге үзе күзаллаганча булсын иде.
Фото: Лилия Нургалиева/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев