Казанда «ГАЗель» яшь кызны бәрдергән
Җәяүле кагыйдәләрне бозган һәм, янәшәдә генә тротуар булуына карамастан, юлның машиналар йөри торган өлешеннән барган.
Казанның Яраткан урамында «ГАЗель» йөртүчесе 22 яшьлек кызны бәрдергән мизгелнең видеосы чыкты. Бу хакта «Татар-информ» яза.
Йөртүче артка таба барганда кызны күрмәгән. Җәяүле исә кагыйдәләрне бозган һәм, янәшәдә генә тротуар булса да, юлның машиналар йөри торган өлешеннән барган.
Зыян күрүчене «ГАЗель» астыннан чыгару өчен кран кулланырга туры килгән. Имгәнгән кызны дәваханәгә алып киткәннәр.
Фото: «Татар-информ» МА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев