"Карлы яңгыр": алдагы көннәргә һава торышы билгеле
Көндезге температура 13-18 градуска кадәр төшәчәк
Россиянең Гидрометеорология үзәге лабораториясе мөдире Людмила Паршина "Российская газета" га 14 сентябрьдән соң кинәт суыта башлаячак, дип сөйләгән. "Матбугат.ру" ачыклаганча, шимбә көннән Мәскәүдә һәм Үзәк округның төньягында көндезге температура 13-18 градуска кадәр төшәчәк, 15-16 сентябрьдә көндез-11-17, төнлә наибары 3-8 градус булачак. Бу нормадан түбәнрәк, ди белгеч.
Ленинград, Псков, Новгород, Вологда һәм Архангельск өлкәләрендә һәм Карелиядә дә шундый ук хәл күзәтелә. Бу төбәкләрдә көндез 13-19 градуска кадәр җылы, төнлә урыны белән 2 градуска кадәр салкын була.
Көнбатыш Себердә төнге кыраулар булачак. Иркутск өлкәсендә һәм Камчаткада төннәрен 5 градуска кадәр салкын, Приморье краенда 2 градуска кадәр салкын көтелә. Таймырда карлы яңгыр көтелә.
Россиянең Көньягында җәйге җылылык әлегә саклана — көндез һава температурасы +30 градуска кадәр җылыначак, популяр курортларда су температурасы — 25 тән 21 градуска кадәр булачак.
фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев