Кәркәүч авылыннан Таһура һәм Дамир Мөниповлар: Күз карашыннан да аңлашабыз
Кәркәүч авылыннан Таһура апа белән Дамир абый Мөниповлар шушы көннәрдә алтын туйларын билгеләп үтте.
Бер-берсен мактап кына торучы якташларымда кунакта булып, яшьлекләренә әйләнеп кайттык әле.
Язмыш аларны Кукмарада очраштыра. Җиде балалы гаиләдә бишенчесе булып дөньяга килеп, Кәркәүч сигезьеллык мәктәбен тәмамлаган Дамир абыйның Кукмара киез итек фабрикасындагы ГПТУ-39 училищесында слесарь-төзәтүче һөнәрен үзләштереп йөргән чагы. 5 балалы гаиләдә үскән Балыклы кызы Таһура апа да биредә укый. Икесе дә дүртенче тулай торакта яшиләр, әмма әлегә бер-берсен белмиләр.
«Кызлар подвалда кер юа иде. Яшүсмер егетләр белән урамда сөйләшеп торганда, яшел күлмәкле кыз чиләк белән су түгәргә чыкты. Шул вакытта күңелем аша нәрсәдер үтеп китте, нәкъ кинодагы кебек бер күрүдә гашыйк булдым. Аннан соң безне юллар еш күрештерә башлады. Тулай торакта чисталыкны тикшерү комиссиясе составындагы әлеге кыз бүлмәбезгә керде. Соңрак фабрикага эшкә практикага чыгардылар һәм мине бер цехка слесарь итеп куйдылар. Анда килсәм, Таһура итек агарту цехында станокта эшләп тора. Кара әле, икебез дә бергә эләккәнбез икән дип, бик сөендем», - дип хатирәләргә бирелде гаилә башлыгы.
Шулай итеп сөйләшә-аралаша, танышып китә алар. 1969 елның ноябрендә 18 яшьлек Дамир абыйга повестка килә.
«Армиягә хәзерге кебек озату юк иде. Алдагы көнне колхоз биргән машина белән Кукмарага илтеп куйдылар. Таһура да авылга кайтмыйча, дус кызлары белән мине көтеп торган. Иртән “катык” поездына утырып, иптәше белән Арчага кадәр барды. Тамбурда башны башка терәп, юл буе сөйләшеп килдек. Моңарчы бер кешене дә алай армиягә озатканнарын күргәнем юк иде», - ди әңгәмәдәшем, сүзен дәвам итеп.
Ике ел дәвамында алар арасында хатлар йөреп тора. Балтыйк диңгезе буендагы Вентспилс, аннары Советск (элеккеге Тильзит) шәһәрендә танкист булып хезмәт итеп әйләнеп кайткан егет Түбән Кама шәһәренә төзелешкә эшкә чыгып китә. Кирпеч, плитә кебек материаллар төяп килгән машина шоферларына кызыгып, Дамир абый укып машина йөртү таныклыгы ала. Энесе армиягә киткәч, аяксыз калган әтиләре, сугыш инвалиды Хаҗип абыйга кышка утын, малларга печән хәзерләве, тормыш алып баруы авырга туры килгәнлектән, өстәвенә әнисе Миңсылу апа авырганлыктан, туган авылына кайтып, колхозга шофер булып урнаша.
Ничә ел очрашып йөргән яшь пар кавыша. 1972 елның 4 ноябрендә 19 яшьлек Таһура апа килен булып төшә.
«Әни авырый, сөйләшми иде инде. Дамирның сеңлесе Айсылу: “Әни, Таһура апа килде”, - дигәч, ул башын гына кага алды һәм 6 ноябрьдә кичен бакыйлыкка күчте. Әти гомер буе: “Төп йортта калырга курыкмадың, рәхмәт”, - дип яшәде», - дип сүзгә кушылды хуҗабикә.
Гаилә корган яшьләр кичке мәктәптә укып, урта белем алалар. Киез итек фабрикасының агарту цехында эшләгән тәвәккәл Таһура апа Кәркәүч мәктәбенә техник хезмәткәр, аннары китапханәче булып урнаша, читтән торып Алабуга мәдәни-агарту училищесын тәмамлый, ә соңыннан авыл китапханәсендә лаеклы ялга чыкканчы хезмәт куя.
Колхозда төрле медальләр белән бүләкләнгән Дамир абый алга таба мәктәпнең йөк машинасында, автобусында шофер булып эшли. Аларның хезмәтләрен югары бәяләп, икесенә дә «Хезмәт ветераны» дигән мактаулы исем бирелә.
32 ел кайнатасын хөрмәтләп яшәгән Таһура апа төп йортка кайтучы барлык туганнарны да һәрчак якты йөз белән каршы ала, җәй буе аларны тәрбияләп, кунак итеп озата.
«Гомер буе укытучы булган кайнатамның балалар үстергәндә ярдәме күп тиде: аларны карады, укырга өйрәтте», - дип җылы хисләр белән искә ала Таһура апа.
Бүгенге көндә Мөниповлар 3 бала һәм 4 оныкларының игелеген күреп гомер кичерә. Балаларының һәрберсе бу тормышта үз юлын тапкан. Алабуга мәдәни-агарту училищесын тәмамлаган олы кызлары Энҗе әнисенең эшен дәвам итә: 2008 елдан Кәркәүчтә китапханәче булып эшли, читтән торып Казан дәүләт мәдәният институты дипломын ала. Казан елга техникумын бетергән уртанчы уллары Илдар Төмән су юлына эшкә җибәрелә, аннары шунда Төмән дәүләт архитектура-төзелеш университетында укый. Төпчекләре Айдар, өченче югары белемне Төмән индустриаль университетында алып, Нижневартовскида «Нефть-газ сервисы компаниясе» фәнни-җитештерү берләшмәсендә экспедиция начальнигы вазыйфасын башкара.
50 ел бергә дус-тату яшәүнең сере нәрсәдә, дип соравыма Дамир абый белән Таһура апа бертавыштан: «Яшьли яратышып өйләнешкәч, юк-бар сүзләрне ишетмисең, килеп җитмәгән эшләрне дә күрмисең икән ул. Бер-береңне яратырга, хөрмәт итәргә, күз карашыннан сүзсез генә аңларга, эндәшмичә калырга, юл куярга, сабыр булырга кирәк». Гаилә корганнан соң үз тырышлыклары белән яңа өй җиткереп чыккан, гектарлап кул чалгысы белән җәй буе печән чабып мал асраган, бер эштән дә курыкмаган, һәрьяктан үрнәк Мөниповлар тормышның авырлыкларына бирешмичә, әле озак еллар тигез гомер итсеннәр иде.
Фото: Йолдыз Низамиева/ «Хезмәт даны»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев