Кар сулары төшә: Көймәне алырга язмасын
Моннан берничә ел элек Нурминкә суы, ярларыннан ташып, әлеге үзәнлеккә җәелгәч, анда яшәүчеләрнең Гагарин урамындагы төп юлга кадәр көймә белән йөзеп чыкканнары хәтердә.
Язгы ташу вакыты якынлашуга, Кукмараның Гагарин урамындагы 2 А, Б, В, Г, Д йортларында яшәүчеләрнең, мөгаен, күңелләре тынгысызлана башлыйдыр. Чөнки үзәнлектә урнашкан бу өйләр су керү куркынычы янаган урынга салынган. Моннан берничә ел элек Нурминкә суы, ярларыннан ташып, әлеге үзәнлеккә җәелгәч, анда яшәүчеләрнең Гагарин урамындагы төп юлга кадәр көймә белән йөзеп чыкканнары хәтердә.
Быелгы кышта кар күп булды. Шуңа күрә апрель ае дәвамында куркыныч булмас дип әйтеп булмый. Ә алар үзләре нинди фикердә икән соң? Язгы ташу башланганчы, әлеге урамда яшәүчеләр белән аралашып, хәл-әхвәлләрен сорашып кайттык.
Бу тирәдә салынган йортлар саны бишәү дип хәтердә саклана иде. Соңгы елларда янә ике йорт төзелеп, алфавиттагы тагын ике хәреф адрес буларак өстәлгән икән. Шунысы кызык: җиде йортта берничә төрле милләт халкы көн күрә. «Төрек, азәрбайҗан, төрекмән, рус, татар, удмуртлар үзара аралашып яшибез», — ди дүрт кыз әнисе Марина Артыкова.
— Дүрт ел элек бирегә күчеп килдек, — ди Марина. — Үзем төрекмән егетендә кияүдә. Ул металл савыт-сабалар заводында эшли. Бер ай элек дүртенче кызыбызны алып кайттык. Тормыш шартларына килгәндә, зарланмыйбыз. Чөнки биредә шундый тыныч, «тупиклы» урам булгач, машиналар да йөрми, саф һава, табигате матур. Йорт каршыбыздагы Нурминкә яр буен эшләп куйдылар, балалар белән анда рәхәтләнеп йөрибез. Әлеге йортыбызны алганыбызга үкенмибез, әмма ташу барыбер куркыта. Барысы да әйбәт булсын иде.
Урамдагы барлык йортларның ишекләрен шакып чыксак та, эш көне булганлыктан, икесендә генә хуҗаларын туры китерә алдык. «Урал» күмәк хуҗалыгында баш икътисадчы булып эшләүче Радик Мөхетдинов азрак кына авырып киткәнлектән, бу көнне өендә иде.
— Йортыбызны дәүләт программасы буенча 2016 елны алдык. Өебез җылы, рәхәт. Куркасызмы дип, куркыныч бар җирдә дә бар инде ул, — ди Радик. — Без яши башлаганнан бирле хуҗалыгыбызга су кергәне булмады. Алга таба да булмас дип өметләнеп торабыз, әмма барысы да Аллаһы Тәгалә кулында. Нурминкә яр буйларын берникадәр ныгытып, балчык салып чыкканнар иде. Әмма ул тиешенчә эшләнелеп бетмәде, бик сыйфатлы булмады дип уйлыйм. Аннан соң урамыбызга кар-яңгыр сулары агып китәрлек итеп канау (ливневка) ясатасы иде. Яр буен ничек матурладылар! Безгә биредә бик ошый, зарланмыйбыз. Соңгы елларны урамыбызны элеккеге кебек «үги» итмиләр. Шәһәр башкарма комитетының ярдәмен күреп яшибез. Кышларын кардан вакытында чистарталар, чүпләрне алып китәләр. Ә бирегә яшәргә килгәч тә авыр иде, бернинди ярдәм тоймаганлыктан, кире күченеп китәргә талпынган чаклар да булды.
Ринат Хәйруллин, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе:
— Кар әкрен генә эреп барганлыктан, бу урамдагы йортларга куркыныч янамас кебек. Әмма урман суының ничек «төшәсен» белеп булмый бит. Әйе, бу тирәләргә су җәелгәч, моннан берничә ел элек дамбалар эшләткән идек. Ул вакытта әле Нурминкә яр буйларын махсус программа буенча төзекләндерү башланмаган да, планда да юк иде.
Шушы көннәрдә «Чиста шәһәр» оешмасы хезмәткәрләре, Нурминкә яр буйлары аша үтеп, сулык өстен зур ботаклардан җыештырып алдылар. Күппрофильле лицей турысында бер агач ауган иде, аны кисеп урнаштырдылар. Әйткәнемчә, кисәк җылытып җибәрмәсә, язгы ташу суы үз тәртибе белән генә китәр кебек. Барысы да уңай булыр дип ышанып торабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев