Хезмәт даны

Кукмара районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Кар яуды — эш тә артты: Кукмара районында кар өемнәре белән ничек көрәшәләр

Узган елның декабрь, быелның гыйнвар аенда Кукмара шәһәреннән барлыгы 15 мең тонна кар чыгарылган.

Декабрь җитте инде, әле һаман кар юк, дип борчылган идек. Табигать-Ана үзенә бирелгән «план»ны барыбер үти ул: күрәсезме, ике ай эчендә никадәр кар яудырды. 

Җир аклыкка күмелде һәм бу салкын, саф һава безгә чын кышның килүен искәртте. Ни генә әйтсәк тә, табигатьнең үз ритмы бар, ул һәрвакыт үзвакытында үз эшен башкара. 

Җир ак юрганын япса да, юл-тротуарлардан карларны чистартып, халык һәм транспорт мөмкин кадәр иркенләп йөрерлек хәлгә китерү өчен «Чиста шәһәр» оешмасында эшләүчеләргә шактый тырышырга туры килә. 

Оешмадан алынган мәгълүматларга караганда, кышкы сезонда бу эшләргә барлыгы 21 техника җәлеп ителгән. Кар чистарту белән 18 механизатор, шулай ук төрле эшләр башкаручы һәм ишегалларын җыештыручы 13 хезмәткәр мәшгуль. Аларга 100 чакрымнан артык юлны, 25 чакрымга якын тротуарны кардан арындырырга туры килә. Җыелган кар массасы шәһәрнең төньяк-көнчыгыш өлешендәге — 3 гектар, көньяк-көнчыгыш өлешендәге 2 гектар мәйданга чыгарыла.

Узган елның декабрь, быелның гыйнвар аенда Кукмара шәһәреннән барлыгы 15 мең тонна кар чыгарылган.

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев