«Кар десанты» юлга кузгалды
Кукмара аграр көллиятендә «Кар десанты» отряды 1991 елда оеша.
Районыбыздан 18 кеше Новгород өлкәсенең Мясной Бор авылы янындагы "Үлем үзәнлеге«нә ике атналык экспедициягә китте. Алар, Бөек Ватан сугышында һәлак булган солдатларны эзләү эшендә катнашып, сугышчыларның исемнәрен ачыклауга, җирләүгә үзләреннән өлеш кертәчәк.
Кукмара аграр көллиятендә «Кар десанты» отряды 1991 елда оеша. Бүгенге көнгә кадәр отряд вәкилләре, 333 солдатның җәсәден табып алып, туганнар каберлегенә җирләүдә катнашкан. Ә менә бишесенең медальоны укылып, билгесез солдатларның исемнәре барланганнан соң, кадерле ядкәр — медальоннар аларның якыннарына тапшырылган.
— Мәрхүм Олыяз урта мәктәбе директоры Гомәр Хаҗиев башлап җибәргән эшне 33 ел инде лаеклы дәвам итәбез. Бүгенге көнгә кадәр экспедициядә барлыгы 360тан артык кеше катнашты. Мин үзем беренче тапкыр "Үлем үзәнлеге«нә 2000 елда 14 егет белән бардым. Инде лаеклы ялда булсам да, һаман туктаган юк. Көз көне эзләнү эшләрендә катнашып кайткан идем, хәзер тагын юлга кузгалырга әзермен. Мондый экспедицияләрне оештыру яшь буын өчен аеруча кирәк. Алар биредә, чын мәгънәсендә, патриотик тәрбия мәктәбе үтә, — ди ветеран укытучы, отрядның элеккеге җитәкчесе Ринат Шакиров. — Илнең азатлыгы өчен көрәшкән бабаларыбызның сөякләре җир өстендә ятарга тиеш түгел. Безнең төп максат — аларны җыеп-туплап, Мясной Бор авылындагы туганнар каберлегенә җирләү. Шартламый калган, яраксыз хәлгә килгән снаряд, мина, чиләк-чиләк пулялар да табыла. Гранаталар да инде яраксыз хәлдә. Әмма шулай да саклык сорала. Елга бер мәртәбә тырма да ата, дигәнне онытасы түгел. Элегрәк саперларны чакырта идек, хәзер инде кагылмыйча, шул урында калдырып кына китәбез.
Экспедициягә баручылар җитди сайлау уза икән. «Минем барасы килә», — дию белән генә булмый. Физик яктан көчле булу, авырлыклар алдында югалып калмау, рухи ныклык һәм кызыксыну да кирәк. Шуның өчен дә көллияттә белем алучы 530 студент арасыннан нибары 10сы гына сайлап алынган. Эзләү эшләренә шулай ук Янил урта мәктәбе директоры Ришат Шакиров һәм укучылар да бара икән.
— Без ике атна дәвамында җиңне сызганып, кулга көрәк тотып, 1942-1943 елларда Икенче удар армиясе һәлак булган сазлыкта, ягъни "Үлем үзәнлеге«ндә эшләргә, җир казырга барабыз. Совет армиясе Ленинград блокадасын өзә, әмма 100 меңнән артык солдат чолганышта кала. Аларның һәлак булуына инде 82 ел. Казу эшләре вакытында якынча 5-30 сантиметр тирәнлектә яфрак, чирәм белән капланган сугышчыларның җәсәдләре табыла. Эзләү эшендә катнашучылар аларның кайда һәм дошманга каршы нинди шартларда көрәшкәннәрен үзләре үк күрә. Экспедиция барышында берсен булса да табып алып җирләү — зур мәртәбә, — ди көллиятнең тормыш иминлеге нигезләре фәне укытучысы, 2020 елдан «Кар десанты» отрядын җитәкләүче Раниф Сәмигуллин. — Без ел саен медальон табабыз. Узган елгысы тыштан идеаль хәлдә иде, әмма кәгазе дымлы булгач, экспертлар аны укый алмады.
Отряд җитәкчесенең сүзләренә караганда, казу эшләре кырыс шартларда алып барыла икән.
— Безнең бер дә кояшлы матур көнгә туры килгән юк, башлыча гел яңгыр ява, — ди ул. — Заман белән бергә атлыйбыз. Үзебезнең генераторыбыз, элемтәгә чыгу өчен телефоннар бар. Килеп урнашкач та, ике атналык лагерь оештырабыз. Корырак булсын, су үтмәсен өчен, палаткалар астына бүрәнәләр салабыз, целлофан пакет белән ашханә, душ бүлмәсе ясыйбыз, өсте ябулы итеп учак корабыз. Юешләнгән киемнәрне учак тирәсендә элеп куеп киптерәбез. Сәфәргә барганчы ук кирәкле бар әйберне әзерлибез. Озын кунычлы резина итекләр, йокы "капчык"лары, җылы киемнәр, ике атнага җитәрлек азык продуктлары — һәммәсен үзебез белән алабыз. Чөнки урманга бер кереп киткәч, ике атнадан соң гына кире чыгасың. Көне буе эшләү җиңел түгел, әлбәттә. Әмма экспедициядә катнашкан берәүнең дә моңарчы зарланганы булмады.
Аш-Буҗи авылыннан Ризван Сабирҗанов көллиятнең беренче курсында укый, техник-механик һөнәрен үзләштерә. "Мин эзләнү экспедициясенә беренче тапкыр барам. Бераз борчылсам да, күңелдә горурлык хисе, — ди ул. — Безгә укытучылар "Үлем үзәнлеге"ндә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен, казу эшләрен ничек алып барасы икәнен өйрәтте. Шулай ук палатка җыеп-сүтү, кыр шартларында яшәүне, учак кабызу кебек эшләрне дә беләбез".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев