Капиталь төзекләндерелгән “Нараткай” лагере үзенең ишекләрен ачты
Лагерь бүген беренче смена балаларын кабул итте.
1 июнь – балаларны яклау көнендә районыбызда зур бәйрәм – Камышлы урманы буенда урнашкан, капиталь төзекләндерелгән “Нараткай” лагерен ачу тантанасы узды.
Чарада район башлыгы Сергей Димитриев катнашты, бәйрәмгә җыелучыларга үзенең котлау сүзләрен җиткерде.
-Хөрмәтле балалар, әти-әниләр, укытучылар, килгән кунаклар! Бүген искиткеч яхшы, матур көн. Без барыбыз да күптән көтелгән тантанага - “Нараткай” балалар ял һәм сәламәтләндерү лагерен ачарга җыелдык. Лагерьны төзекләндерү, яңарту турында күп еллар дәвамында хыялланган идем, ниһаять, ул көн килеп җитте. Биредә хәзер ял итү, сәламәтлекне ныгыту өчен бар мөмкинлекләр дә тудырылган, һәр йорт, корылма заман таләпләренә туры килә. Булганны саклагыз, - диде Сергей Димитриев.
Бәйрәмдә котлаулар, җыр-биюләр булды. Лагерь бүген беренче смена балаларын кабул итте. Матур яллар сезгә, балалар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев