Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

«Кайгырмагыз, мин кайтам!» — махсус хәрби операциядә гомере өзелгән Үрәсбаш авылы егете Динар Тимофеев якыннарына гел шулай дип әйтә торган була

Динар Тимофеев һәлак булганнан соң Батырлык ордены белән бүләкләнә.

Динарларның ротасын бер айлык өйрәнүләрдән соң Луганск өлкәсенең Сватово шәһәре тирәсенә җибәрәләр. Кече сержант хәрби дәрәҗәсе булган райондашыбыз бүлекчә командиры итеп билгеләнә.

«Алар бүлекчәдә җидәү була. Иптәшләре белән бергәләп окоп казыганнар да, иркенрәк булсын дип, Динар шуны берүзе киңәйткән, такталар белән эчләп, ашау әйберләренә тычканнар тимәсен, кирәк-яракларын бозмасын өчен киштәләр ясаган, йокларга сәндерәләр дә урнаштырган. Мич торбасыннан төтен чыгуын, ашарга пешергәннәрен дә телефонына төшергән булган. Безгә ул видеоларның берсен дә җибәрмәде, һәлак булганнан соң гәүдәсен алырга баргач, энеләре телефоннарын алып кайтты да, шуннан карадык. Атнага бер тапкыр булса да шалтыратырга тырышты ул. Соңгы аралашу 11 февральдә булды. Ул көнне апасы Сиринә белән дә элемтәгә чыккан. Аңа: “Әти-әнинең хәлен беләм әле”, – дигән. Әнисе кибеткә чыгып киткән иде шул, аның белән сөйләшә алмый калды. Һәрвакыттагыча: “Минем бар да әйбәт. Кайгырмагыз”, – диде. Өч көннән улымның гомере өзелгән. Ялга кайткан иптәшләренең сүзләренә караганда, алар урман эченнән үзләренә билгеләнгән бурычны үтәргә бара торган булалар. Динар кораллы җиде егетне алдан җибәрә, үзе, йомгаклап, ахырдан атлый. Тик менә каршы як квадрокоптеры билгеләгән ноктаны узарга гына өлгерми шул, ул урынга снаряд төшеп шартлый да, кыйпылчыгы улыбызны яралый. Ике сәгать дәвамында берөзлексез атып торалар. Иптәшләре көч-хәл белән Динар янына үтә. “Гәүдәсен кочаклый-кочаклый еладык. Батыр йөрәкле дустыбызның үлеменә әле хәзер дә ышанасы килми”, – ди алар. Бездә дә шул хәл: исәндер кебек. Атна ахыры җитсә, күчтәнәчләр алып кайтты, йомшак телле, киң күңелле булды, рәхәтләнеп, тәмен белеп озаклап мунча керде, киткәнче өлгерим дип, хуҗалык тирәсендә эшләде. Әле бу көннәрдә генә бакчада бәрәңге алдык. Узган ел Динар да монда иде. Бу юлы аны юксынудан йөрәкләрнең ничек телгәләнүен әйтеп бетереп булмый», – дип сөйләде әтисе Константин абый.

Герой якташыбыз һәлак булган көнне әнисе Мария апа, нидер сизенгәндәй, үз-үзенә урын таба алмый.

«Төш турысы җиткәндә, кулымнан бар эш төште, өйнең түр ягыннан да, веранда өлеше һәм өйалдыннан бертуктаусыз “шак-шок” иткән тавышлар ишетелде. “Кеше бармы әллә?” – дип, әллә ничә тапкыр ишегалдына чыгып кердем. Беркем юк. Бүлмәдән бүлмәгә кереп, ямансулап йөрим дә диванга барып ятам. Шулай итеп, кич җитте. Сәгать бишләр тирәсендә Кукмарадан кызым Сиринә белән киявем Сергей кайтты да Динар турындагы коточкыч хәбәрне җиткерде. Бер атнадан авылыбыз зиратына җирләдек. Кырык көне җиткәндә, аермачык булып төштә күрдем үзен. Диванда кулы белән башын тотып утырган да берөзлексез: “Әни, болай булыр дип белмәдем би-и-ит”, – дип сөйләнә. Шуннан соң бер дә төшемә кергәне юк», – ди ул күз яшьләре аша.

Бертуган апасы Сиринәне аеруча якын итә, аңа энекәш кенә түгел, хәтта сердәшче дә иде ул.

«Динар белән кечкенәдән бик дус булдык, бер-беребезгә үпкәләшсәк тә, шул арада дуслаштык. Кулы алтын иде, нинди генә эшкә тотынса да, менә дигән итеп башкарып чыкты. Кыюлыгы, теләсә нинди ситуацияне хәл итә белгәне, уттан-судан коры чыга алганы өчен дә мин, аңа яратып һәм үз итеп: “Үлемсез Кащей син, Динар”, – дип әйтә идем. Махсус хәрби операциядән дә исән-сау кайтасына өметләндем. Тик менә әҗәл үлемсез булып тоелганнары да эзләп таба икән шул. Динар аш-суга бик оста иде. Аның бәлеш, мантый, камыры кетердәп торган өчпочмакларын хәзер дә сагынабыз. Телефоннан шалтыратса, исемлек язарга дип, ручка белән дәфтәрем һәрчак янымда торды. Малайларны пылау белән сыйлыйм дип, берсендә таба, кәстрүлләр, дөге ярмасы сорады. Һәммәсен туплап җибәрдек. Иптәшләре кайткач, аның махсус хәрби зонада тәмле итеп шулпа әзерләгәнен, бергәләп кабан дуңгызы тотып, аннан шашлык кыздырганнарын, бер авыл күленнән балык эләктереп, уха пешергәннәрен сөйләде. Безнең балаларны бик яратты ул, аларга “улым”, “кызым” дип кенә эндәште. Яңа ел алдыннан: “Апа, акча кызганма, балаларга иң кыйммәтле, иң яхшы бүләкләр ал”, – диде. Бер атнадан хисап та тоттым әле үзенә. Ә менә соңгы сөйләшүләрнең берсендә: “Мин окоптан чыкмыйча бер тәүлек йокладым”, – дигән иде. Аптырадым, чирләп киттеңме әллә дип, кат-кат сорадым. Үлем йокылары булгандыр инде, мөгаен...» – ди Сиринә.

Кукмарадан Ильяс Вәлиев мобилизацияләнүнең беренче көненнән үк Динар белән бергә була. 

«Куркусыз, ярдәмчел, батыр йөрәкле, бик үткен иде ул. Башкалар андагы тормышка көч-хәл белән ияләшсә, Динар ничектер тиз яраклашты. Окопта төнлә бик салкын бит. Дустыбыз аннан да чыгу юлын тапты: кайдандыр тимер торбалар, кирәк-яраклар эзләп табып, тимер мич ясады. Атышлар башланса да, һәрчак беренчеләр рәтендә булды: тиз генә броньлы жилетын кия, кулына автоматын ала һәм алгы сызыкка баса. “Әйдәгез, нишләп ятасыз анда?” – дип, окопка йөгереп кереп, безне дә кызулата иде. Яраланган иптәшләрне сазлык эченнән алып чыкканда да аның җитезлегенә, бернидән курыкмавына игътибар итә идем. Узган елның 18 декабрендә мин, яраланып, госпитальгә эләктем дә, шуннан соң башка күрешә алмадык. Дустымның, хезмәттәшемнең үлеме турындагы хәбәрне бик авыр кабул иттем. Ул минем күңелгә мәңгегә көләч йөзле, батыр йөрәкле булып кереп калыр!» – ди Ильяс.

Динар Тимофеев һәлак булганнан соң Батырлык ордены белән бүләкләнә. Орденны әти-әнисенә 9 Май – Җиңү бәйрәме көнне район башлыгы Сергей Димитриев тапшырды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #БезненГеройлар