Кайгы аша алдау: Кукмара районы халкына мошенниклар 40 миллион сум зыян китергән
Бүгенге көндә ялган юл белән акча үзләштерүнең бик күп төрләре файдаланыла: интернет (фишинг, клон-сайтлар), телефон (ялган СМС-хәбәр, шалтыратулар), финанс (инвестиция схемалары), социаль (шәхси мәгълүматларны урлау) мошенниклык һәм дропперлык.
Узган ел район эчке эшләр бүлегендә мәгълүмати технологияләр өлкәсенә бәйле 92 җинаять теркәлгән. Район халкына килгән зыян күләме 40 миллион сумнан артыкны тәшкил итә.
«Ел дәвамында безгә мошенниклар корбаны булган бик күп райондашыбыз мөрәҗәгать итте. Кемдер — сату-алу, ә кемдер — инвестицияләр платформасында, таныш булмаган сылтамалар аша, «ялган» сайтларга кереп, банк счетлары белән бәйле ялган мәгълүматларга ышанып, ә кемдер юл-транспорт һәлакәтенә очраган туганын коткару ниятеннән һәм башка юллар белән кырыгалдар тозагына төшкән. Зыян күрүчеләрдән гаризалар алып, тикшерү, җинаятьчеләрнең эзенә төшү буенча эшләр башкарыла, — ди район эчке эшләр бүлегенең полиция җитәкчесе урынбасары Илнар Җиһаншин. — Чит-ят кешеләр кулына эләккән акчаларның күбесе миллионнар белән исәпләнә. 10 миллион 900 мең, 1 миллион 713 мең, 1 миллион 352 мең, 622 мең 669, 172 мең 798 сум... Коточкыч зур саннар!»
Декабрь аенда билгесез затлар бер ир-атның 10 миллион 900 мең сум акчасын үзләштерә. Полиция җитәкчесе урынбасары әлеге очракка аерым тукталды.
«Аның улы махсус хәрби операция зонасында һәлак була. Дәүләт бүләге һәм җир кишәрлеге алуга бәйле мәсьәләне тиз арада хәл итү сылтавы белән, мошенниклар аның ышанычын яулый. Әлеге ир-ат таныш түгел кешеләргә (курьерларга) 11 миллион сумга якын акча тапшыра, — ди Илнар Илсур улы. — Махсус хәрби операциядә гомере өзелгән хәрбиләрнең туганнарына карата кылынган мошенниклык — иң кешелексез, рәхимсез очракларның берсе. Җинаятьчеләр, кешеләрнең кайгылы вакытлары һәм якыннарын югалтудан килгән авыр халәтләреннән файдаланып, алар хисабына файда күрергә тырыша. Үзләрен хәйрия оешмасы яисә дәүләт структуралары хезмәткәрләре дип таныштырырга, түләүләрне яисә компенсацияләрне алу мәсьәләсендә ярдәм вәгъдә итәргә мөмкиннәр. Моның өчен алар, төрле хәйләләр кулланып, шәхси мәгълүматларны һәм банк реквизитларын сорап алырга омтылалар. Ялган юл белән акча үзләштерүчеләр үзләренең «хезмәт»ләре өчен түләүне алдан таләп итә, әмма нәтиҗәдә бернинди дә ярдәм күрсәтелми. Шулай ук җинаятьчеләр һәлак булган хәрбинең якыннарына ярдәм итү сылтавы белән акча җыюлар оештырырга мөмкин. Күпчелек очракта мондый җыемнар гаиләнең ризалыгыннан башка үткәрелә һәм бернинди дә реаль файда китерми. Шуның өчен район халкын бик тә игътибарлы булырга чакырам».
Илнар Җиһаншин сүзләренчә, бүгенге көндә ялган юл белән акча үзләштерүнең бик күп төрләре файдаланыла: интернет (фишинг, клон-сайтлар), телефон (ялган СМС-хәбәр, шалтыратулар), финанс (инвестиция схемалары), социаль (шәхси мәгълүматларны урлау) мошенниклык һәм дропперлык.
«Мошенниклыкның бер ысулы булган дропперлык турында тулырак аңлатып үтәм. Ул акча юдыру, кредит карталары белән алдау һәм башка финанс җинаятьләре башкару өчен өченче затларны (дропперлар) куллануга нигезләнә. Дропперлар — мошенникларга үзләренең шәхси мәгълүматларын, банк счетларын, электрон почта адресларын һәм башка ресурсларын бирүче кешеләр. Алар моны, «җиңел акча»га кызыгып, үз теләкләре белән дә, схема оештыручыларның басымы нәтиҗәсендә дә эшләргә мөмкин. Әлеге очракларның ахыры күп вакыт аяныч төгәлләнә. Үзләре оештырмасалар да, закон буенча, дропперлар җинаятьтә катнашучы булып санала. Моның өчен хөкем ителү, зур штрафлар, хәтта иректән мәхрүм итү җәзасы каралырга мөмкин. Сак булыгыз, иминлекне беренче урынга куегыз, — ди полиция җитәкчесе урынбасары. — Ялган корбаны булган очракта район эчке эшләр бүлегенә килергә, «02», «112» номерларына хәбәр итәргә кирәк».
Фото: ясалма интеллект ярдәмендә ясалды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев