Кайда очсыз - шуннан ал
Телевидениедә эшләүче хезмәттәшләрем белән халык аеруча еш сатып ала торган азык продуктларының исемлеген төзеп, кибетләргә юл тоттык.
Кибеттә өлкән яшьтәге ике ханымның сөйләшүе колакка чалынды беркөнне:
- Нәрсә күреп арттыралар икән бу азык бәясен. Әле узган атнада гына токмачның бер кабын 25 сумга алган идем, бу юлы 33 сум булып кайткан.
- Мин дә бәяләрнең күтәрелүенә игътибар иттем шул. Акчаны бераз янга калдыру өчен вакытымны кызганмыйм, пенсия алгач, күпләп сату кибетенә барам хәзер, анда очсыз.
- И-и-и, үз машинаң булмагач, автобус белән йөрү барыбер шуңа төшә инде...
Чиратлары килеп җиттеме, игътибарларын икенче бер темага юнәлттеләрме, төгәл әйтә алмыйм, ике арадагы әңгәмә әнә шул рәвешле өзелде. Ә мин исә уйга калдым. Чыннан да, сәүдә нокталарында азык-төлеккә бәяләр ничегрәк икән соң? Телевидениедә эшләүче хезмәттәшләрем белән халык аеруча еш сатып ала торган азык продуктларының исемлеген төзеп, кибетләргә юл тоттык.
Супермаркетлар, район кулланучылар җәмгыяте, шәхси эшмәкәрләрнең кибетләрендә йөри торгач, ярты көн вакыт узды. Иң сөендергәне: киштәләр тулып тора, барысында да күңелең ни тели, шул бар. Кибетчеләр дә:
- Продукциягә кытлык булганы юк, гел кайтарып торалар. Бәяләрне дә алай уйный дип әйтмәс идек, бер тирәдә тирбәлә. Берара он, шикәр комына сорау зур иде. Хәзер аларны да күпләп түгел, ваклап-ваклап кына ала башладылар, - ди.
Һәр сәүдә ноктасында да кәрзингә бертөрле күләмдә һәм килограммда икмәк, сөт, тоз-шикәр, токмач, карабодай, үсемлек мае, суган, кишер, бәрәңге салдык, соңыннан хакларын чагыштырдык. Шуны билгеләп үтим: кибетләрнең берсендә 3,2 процентлы сөт – 57, ә икенчесендә – 77 сум, шикәр комының бер килограммы – 57-78, суганныкы 16-24 сум тора. Карабодай исә 56-112 сум арасында тирбәлә. Димәк, вакытың булып, бәяләрне күзәтеп, акция көннәрен чамалабрак йөрсәң, үзеңә кирәкле товарны шундый ук төрдә һәм шул ук җитештерүченекен очсызрак бәягә дә сатып алырга мөмкин. Бары тик иренмәскә генә кирәк!
Кибетләрдә очраган кайбер райондашларга сүз бирик:
- Безнең авылда кибет бар, әмма анда бәяләр очсыз түгел. Ит, сөт, май үзебезнеке булгач, кибеттән башлыча ипи сатып алабыз. Кайбер әйберләрнең хакы гел үзгәреп торуны аңлап бетермибез: бер кергәндә кыйммәтрәк булса, икенче юлы инде очсызланып кайта. Кукмарада продукция бәясе барыбер безнекеннән кимрәк инде. Тик менә авыл белән ике ара гына шактый ерак бит. Юл өчен киткән чыгымны кушсаң, шулкадәр акчаң чыга. Шуның өчен йомыш төшеп килгәндә күбрәк итеп кирәк-яракны алып кайтырга тырышабыз, - ди Гөлниса һәм Хафиз Бикмөхәммәтовлар.
- Бер мең сумга элек шактый әйбер сатып ала идек. Хәзер кәрзиндә өч-дүрт төрле товар була. Конфетка хак артты, җиләк-җимеш бәясе бик кыйммәт, токмачларныкы да очсыз түгел. “Менә бу миңа ошый, менә моны ашап карыйсым килә”, - дип сайланып йөри торган заманнар артта калды. Иң элек акча янчыгына карарга туры килә, - ди Кукмарадан Рәмзия исемле ханым. – Мин теге яисә бу әйберне сатып алганда товарның бәясенә карыйм, кайда җитештерелгән булуына да игътибар итәм. Очсыз дип, куллану вакыты чыгып килә торган товарга тукталып булмый бит инде. Ит, балыкны тиздән бәйрәмнәрдә генә ашарга туры килмәгәе - хаклары “тешли”. Аларны исә хезмәт хакы биргән көнне сатып алам да, бер айга җиткерәбез. Тормыш экономия ясарга өйрәтә.
- Кирәкле булган товарларның исемлеген төзим дә, азык-төлеккә дип алып куйган акчаны кесәмә салып, айга бер тапкыр кибетләрдә йөреп кайтам. Артык әллә ниләр ашап булмый хәзер: яшь тә бара, аннары фатир, ут-газ өчен түләгәч, пенсия дә иркенләп тотарлык калмый, - ди Кукмарадан Николай абый Владимиров. - Бәяләр төшми, гел күтәрелеп кенә тора хәзер. Чәй, токмач, шикәр комын мин күпләп сату кибетләреннән алырга тырышам. Аларда очсызрак. Ә инде икмәк-булка өчен ерак бармыйм, өй янындагы кибеткә генә керәм. Шулай ук аларда камыр әйберләре бик тәмле була, башка сәүдә ноктасы белән чагыштырганда кыйбат та түгел.
Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев