Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Кая карама - җиләк: Кукмара халкы җиләк җыя

Ә менә базарда хәлләр ничегрәк икән? Шул тирәләрне әйләнеп, райондашлар белән аралашып кайттык әле.

Быел җәй җиләк-җимешкә аеруча бай. Каен һәм җир җиләкләре, аланлык, елга буйлары, тау битләрендә “мине өз”, “мине өз”, дигәндәй, әллә каян кызыктырып, үзләренә дәшеп торалар. 

Яраткан шагыйребез Габдулла Тукайның шигырендәгечә, күз ачып йомганчы, һичшиксез, җыярсың бер чиләк. Иренмә генә! Шуның өчен дә социаль челтәрләрдәге алу-сату төркемнәрен ачсаң, җиләкнең нинди генә төрен (яңа гына җыелган, чүбе чистартылган, кайнатылган, шикәр комы белән болгатылган һәм башкалар) тапмыйсың. Әгәр барып җыярга мөмкинлегең юк икән, күңелеңә хуш килгәнен сайла да ал! 

Ә менә базарда хәлләр ничегрәк икән? Шул тирәләрне әйләнеп, райондашлар белән аралашып кайттык әле. 

...Җиләк вакыты башлангач, элегрәк аеруча җан керә иде базарга. Җимеш сатучы авыл кешеләренең иртән-иртүк килеп урын алуларын, капка төбеннән башлап ике якка тезелешеп утыруларын, үткән берәүгә, мактый-мактый, үз товарларын тәкъдим итүләрен бүген дә яхшы хәтерлим. Ул чагында кем генә ни генә сатмый иде! Кызганыч, хәзерге базарны ул чаклар белән чагыштырып булмый. Атна уртасы булгангадырмы, җиләкчеләр дә, сөт-май продуктлары тәкъдим итүчеләр дә берән-сәрән генә иде. 

– Көнаралаш базарда мин. Машина белән йөртүче булганда, бер авырлыгы юк, – ди Люция Анисимова. – Каймак, эремчек, корт, чистартылган һәм чистартылмаган җир җиләге алып килдем. Һәммәсе үз ияләрен табар дип ышанам. 

Каен җиләге белән сату итүче Зөлфия Минһаҗева болынлыкка кызы белән йөри икән. 

– Иртәнге сәгать алтыларда өйдән чыгып китәбез дә берничә сәгать эчендә савытларны тутырабыз. Каен җиләге кояшлы урыннарда тиз кибә. Ә менә печән эчләрендә бик сусыл, эре булып пешә, – ди ул. – Караҗиләкне дә (черника) ел саен җыябыз. Аның җимешләре генә түгел, яфрагы һәм сабаклары да витамин һәм файдалы матдәләргә бай. 

Мәмәширдән Рузилә ханым Әсхәдуллина белән дә аралашып алдык.  

– Җиләк сезонын ел саен зарыгып көтеп алам. Үзебез өчен җыям. Без, гадәттә, Нократ елгасы буена барабыз. Чиләгеңне аласың да саф һава сулап, үз уйларыңа бирелеп, тынычлап йөрисең. Кайбер кеше чеменнән чистартып җыя бит. Алар бер төпнең барлык җиләген үз куллары аша уздыра. Ә мин алай итмим, эре җимешләргә генә өстенлек бирәм. Өйгә кайткач, өстәлгә таратып куясың да рәхәтләнеп үз җаең белән ипләп кенә чемлисең, – ди ул. 

Күп еллар Казанда гомер итеп, бүгенге көндә туган авылы Кызыл Октябрьгә кайтып төпләнгән, бакчачылык белән шөгыльләнергә яратучы Миннур ханым Сәлахетдинованы да базарда очраттык. Кукмарага оныгы Альберт белән килгән ул.

 – Шәһәргә барып та, базарны әйләнеп чыкмасак ярамас, дидем. Шөкер, муллык заманы, – ди райондашыбыз. – Үз хуҗалыгы белән яшәгән кешенең мөмкинлеге аеруча зур бит ул. Безнең дә бакчада карлыган, алма, слива, чия, кура һәм бакча җиләге үсә. Викториядән мул уңыш алыйм, дисәң, иң элек аны иртә яздан яхшылап тәрбияләргә кирәк. Мин карлар эреп бетүгә үк, һәр җиләк төбен чүпләрдән, корыган яфракларыннан чистартам. Кул астындагы табигый кушылмалар белән тукландырсаң, җиләкләрнең яфраклары да ямь-яшел була, чәчәкне дә күп итеп аталар. Төпләрен йомшартып, вакытында су сибеп торсаң, эре, сусыл җиләкләрне сөенеп җыеп кына аласы кала. Каен җиләге дә утырткан идем әле. Быел уңышы ул кадәр мактанырлык булмады, әмма балаларга һәм үзебезгә сыйланырга җитә. Җиләкләрдән кайнатмалар ясыйм, катырып та куям. Кыш өчен менә дигән витамин!
 

Җиләк сатып алучылар ни дияр?

Асия ханым, Кукмара:

– Бакча һәм кура җиләге, кара бөрлегән (ежевика) үзебезнең бакчада үсә. Ә менә җир җиләгенә йөргән юк, ел саен базардагы уңган-булган кызлардан сатып алам. Бу юлы да 5 литрлы чиләк белән чистартылган җиләк алып килгәннәр. Рәхмәт үзләренә. 
 

Кәнҗибану Кадыйрова, Каенлык:

– Бакча җиләген билгеле бер кешедән генә алам. Чиста, эре аның җимешләре. Узган ел 18 килограмм виктория сатып алып кайнаткан идек, бик тәмле булды. Шуның өчен быел да әлеге райондашым янына килдем. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев