Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Качману: Кукмара районының өч авылында бәкеләр ясалачак

Христиан дине вәкилләре 19 гыйнварда Качману бәйрәмен билгеләп үтә.

Электән килгән гадәт буенча бәйрәмгә каршы көнне чиркәүләрдә гыйбадәт кылу һәм суны изгеләндерү йолалары башкарыла, коену өчен елга-күлләр өстенә бәке ясала. Ә инде Качману көнне чиркәүдән изгеләндереп алып кайткан су сихри көчкә ия икән. Шулай ук бәйрәмдә бәкегә төшеп су коенсаң, гөнаһлардан арынасың, күңелең чистарына, бик күп төрле чирләрдән дәва аласың, дигән ышану да яши.

Районның 117нче янгын сүндерү-коткару частеннән хәбәр итүләренчә, быел Качмануда суга чуму өчен Югары Чура, Лубян, Нырья авылларында махсус бәкеләр ясалачак. Монда коену өчен куркынычсызлык шартлары тәэмин ителәчәк, коткаручылар, полиция һәм ашыгыч ярдәм күрсәтүчеләр кизү торачак.

Моннан тыш, Кукмара чиркәве янында да салкын су белән коену оештырылачак.

Качману бәйрәме — борынгы йолаларны һәм рухи мирасны саклап калуга зур өлеш кертә.

Фото: «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев