Кукмара яңалыклары

"Хезмәт даны" газетасы - Кукмара районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Изге эшләр: Зур Сәрдек гимназиясендә махсус хәрби операциядәгеләргә ярдәм оештырыла

Зур Сәрдек гимназиясендә алып барылган бу эш — укучыларның кул хезмәте генә түгел, ә патриотик тәрбиянең дә ачык үрнәге.

Кечкенә куллардан зур ярдәм

Быел Зур Сәрдек гимназиясе махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән «Үзебезнекеләргә — өчләтә ярдәм» проекты белән район башлыгы гранты бәйгесендә җиңү яулады. Бүгенге көндә проект уңышлы рәвештә тормышка ашырыла.

Зур Сәрдек гимназиясендә махсус хәрби операция башланганнан бирле хәрбиләргә ярдәм күрсәтелә. Район башлыгы гранты исә бу эшчәнлекне киңәйтергә, яңа җиһазлар сатып алырга мөмкинлек биргән.

— Без республика һәм район күләмендә үткәрелә торган грантларда, конкурсларда һәрчак актив катнашырга тырышабыз. Район башлыгы грантында ике номинация буенча көч сынадык һәм махсус хәрби операциядәге егетләргә ярдәм итүгә багышланган проект белән җиңүгә ирештек. Мондый грантлар мәктәпнең матди-техник базасын ныгытырга, укучыларга тагын да нәтиҗәлерәк тәрбия һәм белем бирергә ярдәм итә. Шуңа күрә алар бик кирәкле, — ди гимназия директоры Руслан Баһавиев.

Үләннәрне районыбызның экологик яктан чиста урыннарыннан җыялар. Ризилә Корбанова фотосы.
Үләннәрне районыбызның экологик яктан чиста урыннарыннан җыялар. Ризилә Корбанова фотосы. 

Солдатлар өчен үлән чәйләре

Мәктәп ашханәсендә башлангыч сыйныф укучылары солдатлар өчен үлән чәйләре тутыра. Кипкән алма, апельсин, гөлҗимеш, бөтнек, мәтрүшкә һәм башка дару үләннәренең хуш исе бөтен бүлмәгә таралган. 

Зур Сәрдек авылында яшәүче Рәсимә Хөсәенова гимназиянең ата-аналар комитетын җитәкли. Аның кызы да әлеге мәктәптә белем ала. «Солдатларга чәй әзерләргә бик теләп киләм. Бу чәй үземә дә ошый, илне саклаучы абыйлар да аны яратып эчәрләр дип уйлыйм», — ди икенче сыйныфка баручы Мәдинә Хөсәенова.

— Өч еллап инде Зур Кукмарадагы «Гараж» волонтерлык төркеменә йөрим. Анда йөргәндә балалар да безнең хезмәтне күреп үсә, кызыксына. Шуннан соң мәктәптә дә бу юнәлештә эш башлап җибәрү тәкъдимен җитәкчелеккә җиткердем. Мәктәп коллективы, ата-аналар да аны хуплады, — ди Рәсимә ханым.

Мәктәп ашханәсендә башлангыч сыйныф укучылары солдатлар өчен үлән чәйләре тутыра. Ризилә Корбанова фотосы.
Мәктәп ашханәсендә укучылар солдатлар өчен үлән чәйләре тутыра. Ризилә Корбанова фотосы.

3Д-принтер

Проект ике юнәлешне үз эченә ала. Беренчесе — файдалы үлән чәйләре әзерләү, икенчесе — 3D-принтер ярдәмендә хәрбиләргә кирәкле пластик детальләр җитештерү. Грант акчасына җиләк-җимеш киптерү җайланмасы, өрек, шикәр комы, тукыма һәм тагын бер 3Д-принтер сатып алынган. Хәзер мәктәптә мондый өч принтер эшли.

— Җәй көне төп эшебез — үлән чәе өчен чимал әзерләү. Көннәр матур торганда дару үләннәрен җыеп, аларны, шулай ук җиләк-җимешләрне киптерергә кирәк. Бу эшкә балаларны да, ата-аналарны да җәлеп итәбез. Мондый уртак хезмәт балаларда шәфкатьлелек, ярдәмчеллек кебек сыйфатлар тәрбияли. Алар үзләре үк: «Кайчан үлән җыябыз?», «Кайчан чәй тутырабыз?» — дип сорап кына торалар. Иң мөһиме — бу хезмәтебез егетләребезгә файда китерсен, аларга көч-дәрт өстәсен һәм Җиңүне якынайтсын, — ди Рәсимә Хөсәенова.

3Д-принтер. Ризилә Корбанова фотосы.
3Д-принтер. Ризилә Корбанова фотосы.

Үләннәрне районыбызның экологик яктан чиста урыннарыннан җыялар. Күптән түгел генә волонтерлар Уразай авылы янындагы болыннардан мәтрүшкә, бөтнек һәм башка файдалы үләннәр алып кайткан. Алар хәзер киптерелә, аннары хуш исле чәйләргә әвереләчәк.

Зур Сәрдек гимназиясендә алып барылган бу эш — укучыларның кул хезмәте генә түгел, ә патриотик тәрбиянең дә ачык үрнәге. Һәр кап чәйдә, һәр әзерләнгән детальдә балаларның ихлас теләкләре, өлкәннәрнең хәстәрлеге һәм авыл халкының бердәмлеге чагыла. Әнә шундый уртак тырышлык кына Ватан сагында торучы егетләр өчен ышанычлы терәк булып хезмәт итә.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев