Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Юрист машинага кар яки боз төшеп зыян килсә нишләргә икәнен сөйләде

Зыян күрүче транспорт чарасын ремонтлау бәясен билгеләү өчен бәйсез экспертиза ясата.

Юрист, суд автоэксперты Дмитрий Славнов машинага кар яки боз төшеп зыян китерсә нишләргә кирәк икәнен сөйләде. Бу хакта «Татар-информ» МА яза.

«Инспекторлар чакырырга һәм машинага килгән зыянны теркәргә кирәк. Аннары экспертиза ясап, судка мөрәҗәгать итәсез. Машинага никадәр зур зыян килүгә карап, судка дәгъва юллыйсы булачак», — диде Славнов.

Автоюрист зыян күрүче өчен машинада видеорегистратор булу файдалы булырга мөмкин, дип өстәде. Бу очракта башка машинадан төшкән кар яки боз сезнең машинага зыян китерүен исбатлау җиңелрәк булачак.

«Зыян күрүче транспорт чарасын ремонтлау бәясен билгеләү өчен бәйсез экспертиза ясата. Әгәр видеорегистратор булса, транспорт чарасына зыян килүдә машинасын чистартмаган ваемсыз кеше гаепле булуын исбатлап булачак. РФ Гражданлык кодексының 1064нче маддәсе нигезендә, зыян китерүче бәйсез экспертиза нәтиҗәләренә карап, китергән зыянны тулысынча капларга тиеш», — диде Славнов.

Фото: ИА «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев