Хезмәт даны

Кукмара районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Юрист: кыргый хайваннарны фатирда тоткан өчен 100 мең сумга кадәр штраф каралган

Тыю кыргый хайваннарның кеше өчен потенциаль куркыныч булуы, шулай ук фатирларда һәм шәхси йортларда яшәү шартларының күпчелек төрләр өчен туры килмәве белән бәйле.

Йортта бүре, төлке, аю, тәвә кошы кебек тыелган кыргый хайваннарны асраган өчен россиялеләргә 100 мең сумга кадәр штраф яный ала. РИА Новости язганча, бу хакта Россия Юристлар ассоциациясе әгъзасы Наталья Глебова хәбәр итте, диелә ИА «Татар-информ»да.

Глебова билгеләп үткәнчә, тыюга 120дән артык төр хайван эләккән. Иң еш очрый торганнары — сервал, гади төлке, бүре, юлбарыс, леопард, селәүсен, аюларның барлык төрләре, кобра, озынлыгы дүрт метрдан артыграк булган эре питоннар, агулы үрмәкүчләр, филин һәм тәвә кошы.

Кагыйдәләрне бозган өчен административ җаваплылык (РФ КоАП 8.52 маддә) билгеләнгән. Гражданнар өчен штраф — 5-15 мең сум, вазыйфаи затлар өчен — 15-30 мең, ә юридик затлар өчен 50-100 мең сум каралган. Бу вакытта җәнлекне алырга тиешләр.

«Легес бюро» юристы Наталия Скрябина ачыклык керткәнчә, тыю кыргый хайваннарның кеше өчен потенциаль куркыныч булуы, шулай ук фатирларда һәм шәхси йортларда яшәү шартларының күпчелек төрләр өчен туры килмәве белән бәйле.

Моннан тыш, исемлеккә «Кызыл китап»ка кертелгән, тоткынлыкта тоту аларны юкка чыгарырга мөмкин булган хайваннар да кертелгән.

Скрябина еш кына фотосессияләр өчен кулланыла торган ябалакларны, шулай ук эре ерткычлар— пума (зур кыргый мәче) һәм пантераларны алалар дип өстәде.

Фото: «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев