Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Илшат Вилданов: Юллар салу лабораториядән башлана

16 октябрь – Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне

Берәр тапкыр булса да юлга асфальт түшәгәннәрен карап торганыгыз бармы? Йөк машиналары вак таш бушата, аны җәяләр, каток ярдәмендә тыгызлыйлар да, бераздан шул урында өстәл шикелле тип-тигез, күзләрне камаштыра торган кап-кара төстәге кайнар асфальт юл барлыкка килә.

Читтән күзәткән кешегә, чыннан да, бернәрсәсе юк, бик җайлы эш сыман тоела ул. Күбебез юл төзелеше өчен кирәкле барлык чималның тиешле участокка килеп җиткәнче лабораториядә күпме тикшерү узганын, ничә кул аша үткәнен дә белми. “Татавтодор” җәмгыятенең “Кукмара” юл төзелеш-ремонт участогы начальнигы Илшат Вилданов та юкка гына: “Юл салучылар күп, әмма лаборатория һәм фән кулланып эшләүчеләр сирәк. Юл төзелеше иң элек лабораториядән башлана”, - димәгәндер. Бүген без әлеге бүлек хезмәткәрләре янында кунакта.

...Лабораториянең кайсы гына бүлмәсенә керсәң дә, чисталык, тәртип. Һич кенә дә асфальт, ком-таш кебек тузанлы материаллар белән эшли димәссең үзләрен! Кабинетларда урын алган заманча җиһазларда кызларның берсе кызу мичкә яндыру өчен асфальт үрнәген куя, составын, рецептка туры килү-кимәвен, порошок, вак таш, битум һәм өстәмәләрнең дөрес микъдарда салыну-салынмавын тикшерә, икенчесе битум янып беткәннән соң калган вак ташларны чистарта, юа, иләк аша үткәрә, өченчесе асфальтны аерым савытта формалаштыра, пресслый, төп күрсәткечләрне махсус дәфтәргә яза.

- Лабораториядә минем белән дүрт кеше эшли: ике техник лаборант, бер лаборатория инженеры бар. Безнең хезмәт инде дистә еллар дәвамында билгеле бер системага салынган. Шуның өчен кызларның һәрберсе үз эшен белеп, җиренә җиткереп башкара, - ди лаборатория начальнигы Фәннур Галиәхмәтов.

Фәннур Габделнур улы “Кукмара” юл төзелеш-ремонт участогында 2008 елдан эшли, биредә ул юл мастеры булып хезмәт куя. Быел исә аны лаборатория җитәкчесе итеп билгелиләр.

 - Безнең төп максат – юл төзелешендә файдаланылучы материалларның һәрберсен тикшереп, энә күзе аша үткәрү, - ди ул. – Иң элек сүзне грунттан (җир катламы) башлыйк. Билгеле булганча, җир өслеге бар урында да бертөрле түгел. Бер кишәрлектә ул көпшәк булырга, ә икенчесендә тыгызлыгы начар дип бәяләнергә мөмкин. Эшкә керешкәч, аңлашылмаучанлыклар, проблемалар килеп чыкмасын өчен, иң элек һәр участоктан лабораториягә грунт кайтарыла. Әгәр ул таләпләргә туры килми икән, нык һәм тыгыз булсын өчен, туфракка цемент, известь һәм башка катнашмалар кушыла, эш башкарылачак кишәрлекнең балчыгы стабильләштерелә. Юлчылар бары тик шуннан соң гына төзекләндерүгә рөхсәт ала.

 

Вак таш – башлыча тимер юл аша Урал ягындагы карьерлардан, ә менә битум Түбән Кама, Урал, Башкортостан якларыннан кайтарыла икән. Битум асфальтка кушылучы төп чималларның берсе булып торганлыктан, махсус савытларга (емкость) бушатканчы ул аеруча җентекле тикшерү үтә, лаборатор күрсәткечләре анализлана, диделәр.

- Бүгенге көндә базада 20дән артык төрдәге вак таш бар. Җирле карьерларда чыгарыла торган ташлар 400 маркалы дип йөртелә. Ә безгә 1400ле кайта. Бу инде – яхшы сыйфатлы, нык дигән сүз. “Татавтодор” бары тик сыналган җитештерүчеләр белән генә эшли. Шуның өчен бу елларда товарны бушатмыйча, кире борылган очракларның теркәлгәне юк, - ди Фәннур Галиәхмәтов. – Билгеле булганча, асфальт инде шактый еллар үзебезнең базадагы заводта чыгарыла. Элегрәк ул ике генә төрле: өске һәм аскы катлам өчен булса, хәзер аның да 15тән артык төре бар. Махсус рецепт нигезендә ГОСТ таләпләренә туры китереп, төрле катнашмалар кушып ясалган материалның сыйфаты бик яхшы.

“Кукмара” юл төзелеш-ремонт участогы Кукмара һәм Саба районнарына хезмәт күрсәтә. Шулай ук биредә комлы тоз катнашмасы да шактый зур күләмдә җитештерелә. Бозлавыклар башлангач, юлларга сибү өчен файдаланыла торган катнашманы октябрь аенда ук әзерләп куялар. Аның составындагы кушылмалар да лаборатор анализ уза. Бүгенге көндә Күкшел авылында зур объект эшләнә - су агу торбаcы ясала икән. Кулланылучы бетонны шулай ук биредә тикшергәннәр, пресс ярдәмендә аның маркасына туры килү-килмәве ачыкланган.

 

Лабораториядә хезмәт куючы кызлар белән дә аралаштык. Гүзәлия ханым Шакирова техник лаборант вазыйфасын 9 елга якын башкара икән.

- Мин иң элек лабораториядә препаратор булып эшләдем. Анализлау өчен материаллар алып керә, чисталык өчен дә җавап бирә идем. Шушы өлкәдә кайнагач, лаборант эшен дә үзләштерү кыен булмады. Безне даими рәвештә укыталар, лабораториядә – ел саен, ә оешма тарафыннан өч елга бер тапкыр аттестация үтәбез. Чөнки ГОСТ таләпләре гел үзгәреп тора, аларны вакытында үзләштереп барырга кирәк, - ди ул. – Тикшерүгә кертелгән асфальтның күләм һәм максималь тыгызлыгын билгеләп, махсус формула буенча һава бушлыклары күләмен дөрес итеп ачыклау мөһим. Ул билгеле бер проценттан артмаска тиеш. Еллар дәвамында таләпләрне өйрәнеп, үземнең биш бармагым шикелле төгәл белсәм дә, барыбер документка күз төшереп алам.

 

Ә менә техник лаборант Сөмбел Гаянованың бирегә урнашуына әле берничә ай гына узган.

- Кыска гына вакыт эчендә эшемне яратып өлгердем. Лаборант табиб шикелле, аның ялгышырга хакы юк. Чөнки безнең игътибарсызлык аркасында юл төзелешендә начар сыйфатлы материал кулланылып, күпме эшнең юкка чыгуы ихтимал, - ди Сөмбел. – Төп бурыч – һәр материалның дәүләт стандартлары таләпләрен белү. Иң элек бүлмәдәге температураны көйлисең, дымлылыкны тикшерәсең, аннары эшкә керешәсең. Асфальтның да, битум һәм башка катнашмаларның да һәрберсенең үз күрсәткече бар. Материалларны тикшергәч, аларны үлчәү битенә теркибез һәм инженерга тапшырабыз.

 

Инженер Зөлфия Галиевага аеруча зур җаваплылык йөкләнгән. Аның эш тәҗрибәсе ун елдан артык.

- Мин Казан химия-технология институтын тәмамладым. Кукмарага килгәч, үз белгечлегем буенча урнаштым, шөкер, бүгенге көндә инженер эшен алып барам, - ди ул. – Эш башлаганда яхшы лаборатория дә, заманча җиһазлар да юк иде. Хәзер шартлар күпкә яхшы. Кызлар тапшырган мәгълүматларны анализлыйм, соңыннан компьютер аша махсус программага кертәм. Төгәлсезлекләр килеп чыккан очракта җитәкче белән бергәләп хәл итәбез. Без эшне ел дәвамында алып барабыз, чөнки хәтта кыш көне дә базага чимал кайтып тора. Җәйге чорда, әлбәттә, эш күләме артыграк. Күпме вагон вак таш, ничә йөк машинасы ком, никадәр битум кайтасын прораблар лаборатория җитәкчесенә алдан җиткерә. Бер генә материал да тикшерү уздырылмаган килеш җитештерүгә китми. Без әле юлга асфальт түшәлгәч тә, шул участокка чыгып, аның бер кечкенә өлешен тишеп алып, лабораториягә алып кайтабыз. Калынлыгы нормадан ким түгелме, дөрес таптатылганмы – барысы да кабат тикшерелә. Хезмәтебез катлаулы, төгәллек, тирән белем сорый, әмма кызык һәм мавыктыргыч.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев