Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Югары Шәмәрдән авылында яшәүче, 1990 елдан көндәлек алып баручы Илдар Нуриев быел язның ничек килүен фаразлады

Кышның соңгы ае төгәлләнергә дә нибары 4 көн калды. Тиздән түбә кыекларыннан, бер-берсе белән куыша-куыша, тамчылар тәгәрәшер, гөрләвекләр хасил булыр, табигать тә татлы йокысыннан уяныр, кошлар җылы яктан кайтыр... Тик менә вакытны ашыктырып, табигатьнең үз кануннары хакында да онытмыйк. Әлегә җиһанда – ап-ак кыш. Шуның өчен һәр туган көнгә сөенеп, аклык-сафлыкка сокланып калырга ашыгыйк!

Быел яз берничә көнгә иртә килергә мөмкин дип фаразлый күп кенә халык синоптиклары. Югары Шәмәрдән авылында яшәүче, 1990 елдан көндәлек алып баручы, күп еллар күмәк хуҗалыкта эшләп лаеклы ялга чыккан Илдар абый Нуриев бу хакта ни дияр икән?

- Бүгенгедәй хәтердә: 1995 елда яз бик иртә килгән иде. Ул чагында Ядегәрдә – 17 апрельдә, ә бездә 20сендә чәчүгә чыктылар. Язгы кыр эшләре 8 майга төгәлләнде. 25 апрельдә алмагачлар чәчәк атты. Бу хакта көндәлеккә дә язып куйганмын. Нишләптер миңа быел да яз бер ун көнгә иртәләр сыман тоела. Сизәсездер: февраль аенда ук җиһанда яз исе килә бит, - ди ул. - Быел карның чагыштырмача күп булуы авыл хуҗалыгы өчен бик яхшы.​

Илдар абыйның бабасы Хәким дә көндәлек алып бара торган булган. Аның дәфтәрләрендә һава температурасыннан тыш, бакчачылык турында да мәгълүматлар урын алган. “Нинди яшелчәләр утыртылган, алардан күпме уңыш алынган, алмагачлар чәчәк атканмы, җимешләре мул булганмы – берсе дә игътибардан читтә калмый иде. Без аны бакча эшен яратканга Мичурин дип йөрттек. 1978 елда бик көчле салкыннар булды бит. Шул чагында бабайның алмагачлары өшеде. Без алар урынына әтием Габделбәр белән Арча питомнигыннан сигез төп үсенте алып кайтып утырттык, - дип искә ала әңгәмәдәшем. - Әтием белән әнием дә һава торышын теркәп баралар иде. Кызганыч, аларның дәфтәрләре генә сакланмады. Мөгаен, әлеге мавыгу миңа алардан күчкәндер”.

Халык синоптигы һава температурасын ике термометрдан карап билгели икән. Җайланмаларның берсе – урамда, икенчесе өйалдында тора. Чагыштыру өчен интернеттагысын да карап ала. Ике-өч градуска аерма була, ди.​

- Ике калын дәфтәрем бар. Берсенә - иртән, төштән соң һәм кич һава торышын, ә икенчесенә көн дәвамында ниләр эшләгәнемне язам. Пенсиядәге кешенең буш вакыты күп бит ул, йоклар алдыннан өстәл янына килеп утырам да сырлап куям, бер авырлыгы юк. Шөкер, кышын чаңгыда йөрим, көн саен алты чакрым ара узам. Табигатьне дә күзәтәм, саф һава да сулыйм. Чаңгыда йөрүнең сәламәтлеккә файдасы бик күп, - ди ул.​

Илдар абыйның көндәлекләре елныкы-елга аерып алып куелган. 2021 елда 23 февраль көнне 32 градус салкын булган. Узган ел кыш җылы килгән. Быел 7 гыйнварда термометр -29ны, ә 9 гыйнварда -32не күрсәткән. Февраль ахырларында да салкын көннәр булмый калмас әле, ди ул.​

Әлеге авылда яшәп, “Восток” җәмгыятендә тракторчы булып эшләүче Заһид абый Насыйбуллинның да иртәсе термометр күрсәткечен карау, җилнең юнәлешен билгеләүдән башлана икән.​

​ - Мин Заһидкә 1984 елда тормышка чыктым. Аңарчы көндәлеге бар иде инде аның. Ирем хәзер дә әлеге мавыгуын бик кызыксынып дәвам итә, - ди Фәридә ханым. – Иртән-иртүк терлекләр яныннан керүгә минем аңа булган иң беренче соравым да һава торышы белән бәйле. Термометр ничәне күрсәтә, аязмы-болытлымы, кыш көне булса, буран чыгарга җыенмыймы – боларны ул башта миңа сөйли, аннары көндәлегенә теркәп куя. Әгәр көн дәвамында үзгәрешләр булса, кичен тагын өсти. Язарга иренми ул, шуның өчен көндәлеген дә тәртипләп алып бара.​

Дәфтәрләрнең берсен дә ташламыйлар, арада дистә еллар дәвамында шкафта торып, битләре саргаеп беткәннәре дә бар икән.​

- Кайберләренең хәтта хәрефләре танымаслык хәлгә килгән инде. Шулай да мичкә ягарга ничектер кызганыч. Аннары без бит аларны берничә елныкын алып чыгаштырабыз да. Балалар, оныклар да көндәлекне ачып, кара әле, бу елны кыш бик салкын булган, теге елны җәй коры, эссе килгән икән дип кызыксынып карап утыралар, - ди Заһид абый. - Элек, чыннан да, кышка карап, җәйнең ничек киләсен алдан фаразлап булган, яз белән бәйле сынамышлар да күп вакыт туры килгән. Хәзер исә климат та, табигать шартлары да бик нык үзгәрде. Әйтик, гыйнварда салкын көннәр күп булды, димәк, июльдә эсселәр көтәргә кирәк дип уйларга да өлгермисең, күк капусы тишелгәндәй, ай буе яңгыр коярга мөмкин. Хәтта кышын җылы һава торышы сакланып, яңгыр явып, ике-өч көн эчендә карның эреп бетүе дә ихтимал. Шуның өчен бернәрсәне алдан төгәл әйтү мөмкин түгел. Һәммәсе Аллаһның кодрәтендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев