Югары Күзмис авылыннан Виктор Исикеев: Поезд килгәнен күрмәдем, сигналын да ишетмәдем
11.11.2011 елда булган вакыйгадан соң егет яңадан яшәргә өйрәнә.
Кукмара уртасыннан үтә торган тимер юл район үсешенә уңай йогынты ясаса да, кайберәүләр тормышына кайгы-хәсрәт китерә, алай гына да түгел, хәтта якты дөнья белән хушлашуларының да сәбәбе булып тора. Язмам герое — тумышы белән Югары Күзмис авылыннан булган Виктор Исикеевның да тормышы тимер юлда булган фаҗигагә кадәр һәм аннан соңга бүленгән.
Рәхәт тормыш озакка бармый
Виктор Исикеевлар гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә. Кечкенәдән аңа йөрәк өянәге дигән диагноз куела. Барысы яхшы булып тоелган сабыйлык дөньясының күген кинәт кара болыт каплый: Виктор бишенче сыйныфта укыганда, әти-әнисе аерылышырга карар кыла. Иренең хәмер эчеп, тәртипсез тормыш алып баруына түзә алмаган әни кеше, гаиләсен ташлап, үзенең туган шәһәренә — Можгага күченеп китә. Таркалырга җыенган гаиләне җыеп торган әби-бабай бу хәлләргә кадәр якты дөнья белән хушлашкан була. 11 яшьлек яшүсмер егет исерек әти белән яши башлый. Сигезенче сыйныфта укыган чагында Викторны әнисе Можгага үзе янына ала. Әни җылысын тоеп яшәү монда да озакка бармый: икенче иргә кияүгә чыккач, улы артык кашыкка әйләнә, тизрәк котылу чарасын күреп, ул аны интернатка тапшыра. Бу вакытта Викторга 14 яшь була. Күпмедер вакыттан соң егеткә кабат исерек әти тәрбиясенә күчәргә туры килә, тагын соңрак Кукмараның «Кояшкай» приютына килеп эләгә. Шушы чорда ГПТУ-39да укый, ташчы-мичче һөнәрен үзләштерә.
Унберенче елның унберенче ае, унберенче көне
2011 елның 11 ноябре гадәти көннәрдән берни белән дә аерылмый. Виктор Исикеевның ПМК-90да эшли торган вакыты була. Нур Баян якларында вакытлыча фатир алып торса да, ял саен Нократ Аланында яшәүче туганына бара. Бу көнне дә Бертуган Комаровлар тукталышына кичке 5ләр тирәсендәге электр поездына чыга.
— Тукталышка иртәрәк килдем, — ди Виктор. — Суык, җилле көн иде. Туңмас өчен хәрәкәтләнергә, арлы-бирле йөрергә тотындым. Кинәт аягым таеп китте, перроннан түбәнгә тәгәрәдем. Торып баскан мизгелдә электр поезды бәреп китте. Мин аның килгәнен күрмәдем, сигналын да ишетмәдем (соңыннан аның сигнал бирмәве дә билгеле була, — авт.). Тигез җир булса, поезд бәрдергән вакытта мине читкә атар иде, перрон булу сәбәпле, 20 метрлап сөйрәп барды. Тукталышта күзәтеп торучылар күп булса да, беркем дә ярдәм кулы сузмады. Электричка туктагач, андагы транспорт полициясе ярдәм итте. Ашыгыч ярдәм машинасы ярты сәгать үткәч кенә килде. Тагын биш минутка соңга калса, кояш яктысын башка күрмәгән булыр идең, диде табиблар.
Әңгәмәдәшемнең кулы чәрдәкләнгән, эчке органнарына зыян килгән, талагы (селезенка) өзелеп, эчке кан саву барлыкка килгән була. 7 көн комада — яшәү белән үлем арасында ята ул. Кукмара дәваханәсендә биш операция, Казанда тагын бишне, соңрак сул кулы бераз булса да хәрәкәтләнсен, эшкә ярасын, дигән максат белән янәдән бер түләүле операция ясыйлар. Ул елларда 100 мең сум торган операция ясату минем берничек тә көчемнән килмәс иде, дип искә ала әңгәмәдәшем. Әнисе урынына калган, приюттан соң үз баласы сыман якын күргән туганы (әтисенең абыйсының хатыны) акчалата ярдәм итә. Язмыш дигәнең язмам герое өчен тагын да аяусызрак сынавын әзерләгән булып чыга.
— Комадан соң кечкенә бала сыман яңадан яшәргә өйрәндем, — дип дәвам итә Виктор. — Башта беркемне дә танымадым. Кашык тотып ашарга, утырырга, йөрергә кабаттан өйрәнергә туры килде.
— Ә әти-әниегез сезнең шундый хәлгә калганыгызны белдеме? Килделәрме? — дип кызыксынам.
— Әни бер тапкыр килде, ләкин аңа башка килмәскә куштым, чөнки мине интернатка бирүен кичерә алмыйм. Әти килгән саен салмыш, тавыш чыгара, дулый торган булгач, табибларга аны да кертмәгез, дидем.
Викторның сүзләренчә, иң авыр вакытлар операцияләр арасында булган. «Үзеңне тере мәет кебек хис итәсең, селкенеп тә, торып, сөйләшеп тә булмый, — ди ул. — Үлем белән көрәшеп, түшәмгә карап, көнне төнгә ялгап ятасың да ятасың. Алга таба яшәргә көч тә, теләк тә калмый андый вакытта».
Яңадан яшәргә өйрәндем...
Туган апасы, дуслары ярдәме белән ел ярым тернәкләнү узганнан соң, Виктор аякка баса. Үлеп терелгән егеткә алга таба яшәү урыны кирәк була. Билгеле инде, Югары Күзмис авылына кире кайта алмый. Аны кабат Нократ Аланында торучы апасы үзенә сыендыра. Виктор бүгенге көндә дә шунда яши. Кызганычка каршы, Ирина Исикеева инде вафат булган. Фатирга аның улы хуҗа. Вакытлыча бу фатирда яшәп торса да, кайчан да булса урамда калырга мөмкин. Авылда әтисе яшәгән йорт та күптән көлгә әйләнгән.
Фаҗигагә кадәр егетнең очрашып йөргән кызы була. Дәваханәдә ятуы озакка сузылгач, әлеге кыз да юкка чыга. Алай гына да түгел, «Миңа инвалид кирәк түгел, үлгән булсаң яхшырак булыр иде», — дигән сүзләр ишеттерә. Аннан соң да тормыш юлында очраган хатын-кызлар, инвалид икәнен белгәч, серле генә юкка чыгалар, ди әңгәмәдәшем.
Алай да Виктор киләчәккә якты хыяллар белән яши, «Аргамак» инвалидлар оешмасы составында спорт ярышларында катнаша. Перьм, Казан, Киров һәм башка шәһәрләрдә булып, бочче, дартс, шашка, новус спорт уеннарында бүләкле урыннар алуга ирешә. Үзе сыман авыр хәлдә калучыларга рухи яктан ярдәм итәргә тырыша.
Моннан 11 ел элек булган фаҗига калдырган эзләр, яшь барган саен, гел үзләрен сиздереп тора, ди ул. Чөнки ике аякның озынлыгы тигез түгел, кабыргалар да дөрес формалашмаган, сул кулы чынаяк та күтәрә алмый.
Әңгәмәбез ахырында Виктордан кабат: «Әниегезне гафу итә алыр идегезме?» — дип сорадым. Миңа каршы ул: «Юк, гафу итә алмыйм. Мин хөкем итүче дә, Аллаһы Тәгалә дә түгел. Әгәр хаклы булмасам, мине тагын сынаулар көтәдер. Әни белән яшәгән вакытта да ана җылысы тоеп үсмәдем, аның миңа карата бөтенләй игътибары юк иде. Мине әби күбрәк тә яраткандыр дип уйлыйм», — диде ул.
Фотолар шәхси архивтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев