Югары Комар авылыннан балыкчы Анатолий Ишматов: Тормыштан зарланырга түгел, ә аны матур итеп үткәрү өчен тырышырга кирәк
Пенсиягә чыккач, ул беренче тапкыр кияве белән балыкка бара, чуртан тотып алып кайта. Шуннан балыкчылык белән ныклап кызыксынып китә, кирәк-яраклар, моторлы көймә сатып ала.
Кемдер балыкны тотарга, ә кайберәүләр аны ашарга гына ярата. Югары Комар авылыннан Анатолий Ишматов пенсиягә чыкканнан соң, балыкчылык белән кызыксына башлаган. Әлеге шөгыль өчен барлык кирәк-яракны булдырган. Халык телендә аның кебек кешеләр турында балыкчылык белән «авырый», диләр, ә яңа танышым исә бу чир түгел, ә мавыгу, ди. Ә нәрсә белән булса да кызыксынмый торган кешене ул «буш» кеше дип атый.
Авыл малай-кызлары кечкенә вакыттан ук елга-инеш буйларында уйнап үсә. Анатолий Владимирович та алардан әллә ни аерылмый.
— Кемдер техника арасында кайнашырга ярата, кемдер терлекчелек белән шөгыльләнә, ә миңа балыкчылык ошый. Без кечкенә чакта бөяләр бар иде, көчле яңгырлар булганда, алар китә, һәм шуннан чиләкләп вак балык тоткан истә. Шул чакларда ук инде үскәч зур балык тотачакмын дип хыяллана идем, — дип, балачак хатирәләрен яңарта ул. — Әмма үскән саен башка мәшәкатьләр басты. Мәктәптә сигез сыйныфны тәмамлаганнан соң, Киров өлкәсенең Савали авыл хуҗалыгы техникумына укырга киттем, агроном белгечлеге үзләштердем. Аннан армиягә алдылар. Ижевскидагы авыл хуҗалыгы институтында югары белемле булдым. Үзебезнең «Вил Кужым» колхозында хезмәт юлымны башлап җибәрдем. Шуннан соң төрле җирләрдә эшләргә туры килде, тормыш мәшәкатьләре бас­ты. Хатыным белән ике бала тәрбияләп үстердек. Тора-бара үз эшемне булдырасым килде, шулай итеп, балык тотарга вакыт калмады.
Ә пенсиягә чыккач, ул беренче тапкыр кияве белән балыкка бара, чуртан тотып алып кайта. Шуннан балыкчылык белән ныклап кызыксынып китә, кирәк-яраклар, моторлы көймә сатып ала. Һәр балыкның тоту әсбаплары аерым, шулай ук ел фасылына карап та төрле-төрле әйберләр булдырырга туры килә. Балыкчылык — менә шундый өстәмә чыгымнар таләп итә торган шөгыль, ди Анатолий Владимирович. Үзе, балыкка йөрергә дип, хәтта аерым машина сатып алган, ул иркен, анда йокларга, ял итәргә дә була икән.
— Халык телендә балык тотып узган вакыт үткән гомер исәбенә керми, дигән сүз бар. Әйтик, ун елның берсен балык тотып үткәргәнсең икән, аның өчен өстәмә яшәргә туры киләчәк, — дип елмая ул. — Балыкка без балык артыннан бармыйбыз, ә аның процессы, матур табигате, шундагы мохит ошый. Үзенә күрә туризмның бер төре бит инде бу.
Анатолий Ишматов өчен балыкка баруның билгеле бер вакыты юк, тели икән, төнге сәгать уникедә торып чыгып китәргә һәм төшке аш вакытына балык белән әйләнеп кайтырга мөмкин. Күбесенчә бу шөгыльгә атнаның ике көнен бүлеп бирә. Шул ук вакытта йорт-кура, бакча тирәсендәге эшләрне дә онытырга ярамый.
Ә балыкка ул кайларга гына бармый. Безнең районда Татар Толлысы, Плаксиха авыллары янына Нократ елгасына йөри, хәтта Кама елгасының төрле почмак­ларына кадәр барып җитә. Кукмара балыкчыларының ватсапта үз төркемнәре бар. Алар анда балыклы урыннар һәм башка киңәшләре белән уртаклаша. Без үзара бик дус, бер гаилә кебек, ди Анатолий Владимирович.
— Балыкны күбесенчә маймычка тотам. Бу бигрәк тә ерткыч балыкларга карый. Әйтик, корбан балыгына барасың икән, тары, арпа ярмасы һәм кукуруздан махсус ботка пешерергә кирәк. Әле аңа кибеттән төрле тәмләткечләр дә алып саласы. Шулай ук суалчанга эләгә торган балыклар да бар. 4 килограмм 800 грамм, 5 килограмм 900 граммлы балыклар эләккәне булды. Бу вакыттагы кичерешләрне аңлатып бетерерлек түгел. Әмма балык тотуның тәртибе, кагыйдәләре бар, аларны үтәмәсәң, балык күзәтчелеге тикшерергә һәм штраф салырга мөмкин. Мәсәлән, 40 сантиметрдан кечкенәрәк судак балыгын тотарга ярамый, әгәр шундый эләгә икән, аны җибәрәсе, — дип сөйли әңгәмәдәшем. — Балыкны тоту гына түгел, аны эшкәртергә һәм тәмле ризыклар да әзерли белергә кирәк. Мин бу эшләрне үзем башкарам. Махсус рецепт буенча консервлар ясыйм, ыслыйм, моның өчен махсус җайланмаларым бар. Балалар, килгән кунакларга, дус-ишләргә күчтәнәчкә бирәм. Бик уңайлы һәм тәмле бит, кемгәдер тансык ризык булырга мөмкин. Әйткәнемчә, су буена балыкка дип кенә бармыйм, кайда нинди агач, үлән үскәнен карап йөрим, мунча себеркесе, дару үләннәре җыям. Аларны киптереп, чәй һәм башка төнәтмәләр ясыйм. Соңгы тапкыр барганда Иван-чәй җыйдым. Үземнең рецепт буенча эшкәртеп, тәмле, файдалы чәй ясадым. Аны яшьлек эликсиры дип тә йөртәләр, тик дөрес итеп әзерләргә кирәк. Гомумән, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга тырышам, төрле физик күнегүләр ясыйм, скакалкада сикерәм, май аеннан алып сентябрьгә кадәр бассейнда йөзәм. Бу тормыштан зарланырга түгел, ә аны матур һәм күңелле итеп үткәрү өчен тырышырга кирәк.
Анатолий Ишматов безне дә телне йотарлык тәмле уха белән сыйлады, тагын килегез дип озатып калды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев