Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Балыклы авылында гомер итүче тыл ветераны Равилә Мусина 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Мөхтәрәм яшьтә булуына карамастан, әбекәй әле дә көр күңелле, җор телле, хәтере дә яхшы, һәркемне танып, якын итеп эндәшә.

Балыклы авылында районыбызның һәм газетабызның яшьтәше, тыл ветераны Равилә Мусина гомер итә. Кичә ул үзенең 95 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте. Мөхтәрәм яшьтә булуына карамастан, әбекәй әле дә көр күңелле, җор телле, хәтере дә яхшы, һәркемне танып, якын итеп эндәшә.

Балыклы авылында гомер итүче тыл ветераны Равилә Мусина 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Юбилярны котларга район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Регина Мусина, «Урал» хуҗалыгы җитәкчесе Газинур Хәбибрахманов, Олыяз авыл җирлеге башлыгы Рамил Мәликов, туганнары, балалары, оныклары килде. Алар тыл ветаранына сәламәтлек, имин тормыш теләделәр.

Балыклы авылында гомер итүче тыл ветераны Равилә Мусина 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Юбилярга Россия Президентының котлау открыткасы, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаровның, район башлыгы Сергей Димитриевның Рәхмәт хатлары, истәлек бүләкләре тапшырылды. 

Балыклы авылында гомер итүче тыл ветераны Равилә Мусина 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

«Мине зурлаган өчен Аллаһы Тәгалә үзегезнең эшләрегезне уң итсен. Тормышыгызда бар да әйбәт булсын», — диде Равилә апа, һәркемгә изге теләкләрен җиткереп. 

Равилә Газиз кызы Балыклы авылында сигез балалы ишле гаиләдә икенчесе булып дөньяга килә. Кызганычка каршы, бүгенге көндә аларның күбесе вафат, Равилә апа иң кече сеңлесе Фәнзилә апа белән генә исән-сау калганнар. Аның балачагы авыр сугыш елларына туры килә. Ул заманның башка сабыйлары кебек язмам героена да бик иртә зураерга, өлкәннәр белән бер рәткә басып эшләргә туры килә. «Кечкенә генә булсам да җитез идем, булдырам дип кызуланып эшләгәнмен дә эшләгәнмен инде», — ди ветеран, яшь чакларын искә алып. Ул мәктәптә ике сыйныф кына укып кала, сугыш башланып, бөтен ир-атларны яу кырына алгач, 12 яшьлек кызны Мәмәшир авылында яшәүче әнисенең сеңлесе Сабира апаның 6 айлык баласын карашырга алып китәләр.

Балыклы авылында гомер итүче тыл ветераны Равилә Мусина 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

«Апа әтинең сугышка киткәнен күрмичә дә калган. Ул әле дә нишләп балаларны мин карарга тиеш булдым икән дип аптырый. Чөнки шул вакытта 13 яшьлек олы апабыз Рауза фермада ветеринарның ярдәмчесе булып торган, шуңа аны җибәрмәгәннәр, ә калган балалар кечкенә. Безнең әти Гражданнар сугышын кичкән, Бөек Ватан сугышыннан да исән-имин кайткан. „Яу кырына ике кешегә бер мылтык тоттырып кертеп җибәрделәр. Атарга патроннар бетте. Самолет белән килеп, тартма төшерделәр. Сөенә-сөенә йөгереп барып ачып җибәрсәк, эче тулы кадак“, — дип сөйли иде. Алар озак каршы тора алмаганнар, Дорогобуж янында әсирлеккә төшкәннәр. Әти командирның адъютанты булган. „Аркага аскан „вещмешок“ ярдәмендә исән калдык, пуля аны тишеп чыкты, командирга да, миңа да зыян тимәде“, — ди иде. Шуннан соң командиры әтигә сине бүләкләүгә бирдем, дигән, әмма әти әсирлектә булгач, ул тапшырылмады. Бары тик 1988 елда гына без аның Икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнергә тиеш булганын белдек», — дип сөйләде Равилә апаның иң кече сеңлесе Фәнзилә апа.

«Әни исә балалары белән ялгыз калган. Тормышлар авыр булды. Өшегән бәрәңге, басуда үскән нинди үлән бар — барысын да ашадык. Берсендә кырдан калган башаклар җыйдык, тик анысын да алып чыгып киттеләр. Әни фермадан рөхсәт белән генә ярты литр сөт алып кайта иде», — дип сүзгә кушыла Равилә апа. 

Язмам герое сугыш елларында авылдагы фермада сарыклар караган. Инештән мичкәләргә тутырып ат белән су, башка куеп, эскерттән салам, печән ташыган вакытлар... Берсен дә онытмаган 95 яшьлек әби. Барысы да кул хезмәте иде, тик яшь булгач, бер дә авыр булмагандыр инде, диде ул. 

Шулай ук чабаталы кызлар Лубян урманнарында агач кисә, Кукмараның кирпеч заводында да эшли. Бу авыр хезмәт тә аның күңелендә мәңгелеккә уелып кала.

«Балчыктан шалт та шолт итеп кирпеч суктык, аны вагоннарга төяп алып китәргә көтеп кенә торалар иде. Берсендә ком салган вакытта станокка чиләгем эләгеп, аның эчендә кулым кереп китте. Ярый әле моторны туктатып калдылар», — дип искә ала. 

Равилә апа яшь чагында вербовать ителеп, Кемеровога эшкә җибәрелә, анда төзелештә хезмәт куя. Күпкатлы йортлар төзедек, биналарның икенче катына төзелеш материаллары, кирпечләр ташый идек дип искә ала. 

«Апа Кемеровога киткәндә, миңа биш-алты яшь иде, шәлемне алганы өчен аңа озак кына үпкәләп тә йөрдем. Ә ул аннан бик матур танкетка алып кайтты. Без — галош киеп үскән авыл кызлары өчен бу бик зур бүләк иде, аңа бөтен кеше кызыкты. Шуны Олыяз Сабан туена киеп бардым. Кайтканда берсе артына басып өзде. И-и, елаган идем шул чакта. Аны әти тегеп бирде, ул бик оста куллы иде, хәтта тимердән комганнар ясаганын хәтерлим», — диде Фәнзилә апа. 

Равилә кияүгә үзләренең авылларындагы Камил исемле комбайнчы егеткә чыга. Аларны, чирәм җирләрен үзләштерергә дип, Казахстан якларына җибәрәләр. Ул ире белән комбайнчы ярдәмчесе булып эшли. Туган якларына кайткач, кабат колхозда комбайнга утыралар. Дүрт балага гомер бирәләр, кыз-уллары үсә төшкәч, комбайнда әниләрен алыштыралар. Тик Камил абый гына кыска гомерле була: 54 яшендә дөнья куя. 

Ике сыйныф кына белеме булса да, кайларда гына эшләми Равилә апа, хезмәттәшләре арасында хөрмәт казана, хезмәт ветераны исеменә лаек була. Бервакытта да, бер җирдә дә кеше белән талашмадым, ялган сөйләшмәдем, диде ул, тормышына шөкер итеп. Ветеран бүгенге көндә уллары Хәлим, Басыйр һәм аның тормыш иптәше Җәмилә апа белән тыныч картлык кичерә.

фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев