Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Иске Пенәгәр авылы мәчетенең имамы Зыятдин Нәҗметдинов: Дәрестә – аш, ашта дәрес темасын сөйләүдән үземне чак тыя идем

Без, хәзрәт белән очрашып, башкарган эшләре, киләчәккә планнары турында сөйләштек.

Кукмара халкына бик рәхмәтлемен, ди гомеренең 25 елын 4нче урта мәктәпкә багышлаган, бүгенге көндә район тарихын барлауда зур көч куючы, Иске Пенәгәр авылы мәчетенең имамы Зыятдин Нәҗметдинов. Күптән түгел аңа “Кукмара районы алдындагы казанышлары өчен” медале тапшырылды. Без, хәзрәт белән очрашып, башкарган эшләре, киләчәккә планнары турында сөйләштек.

- Кукмара районы җитәкчелеге тарафыннан хезмәтегез югары бәяләнгән, бу бүләк нинди тойгы-кичерешләр уятты?

- Кукмара җире миңа эш бирде. Шул эш ярдәмендә рухи яктан үсәргә, камилләшергә мөмкин булды. Кукмара халкы, балаларын кулыма ышанып тапшырып, археологик экспедицияләргә чыгарып җибәрде. Район башлыгы тарафыннан тапшырылган медаль – менә шул 25 еллык хезмәтнең җимеше, дип уйлыйм. Эшемне шулай югары бәяләгәннәре өчен зур рәхмәт.
 
- Кукмара белән тыгыз “хезмәттәшлек” кайчан башланды?

- Армия сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң, башта заводта, аннан фотограф булып эшләдем. КДУның тарих-филология факультетына укырга кереп, өченче курста белем алганда Кукмарада яңа гына ачылган 4нче мәктәпкә китапханәче булып урнаштым. Беренче елны 51 мәртәбә китап кайтты. Аларның барысын исәпкә алырга, теркәргә кирәк. Хәтта мәктәптә 51 сыйныфлы еллар булды. Һәр сыйныфка китапларны өләшергә, җыеп алырга кирәк, китапханәче эше бик авыр иде. Шулай ук рус сыйныфларында – татар теле, югары сыйныфларда тарих фәнен укыттым. Укучылар белән фото, “Туган якны өйрәнү” кебек түгәрәкләр оештырып җибәрдек. Яңа ачылган мәктәпнең бар тарихын, фотоотчетларын алып бардык. 2010 елны укытучыларга ноутбуклар бирделәр, анысына да өйрәндек. Әлбәттә, яңа технологияләр тагын да зуррак мөмкинлекләр ачты. Тора-бара аклы-каралы фотографияләрне төслеләр алмаштырды, цифрлы фотоаппаратлар кулланыла башлады. Мәктәп тормышы турында бик күп видеолар төшердек. Шәхси архивымда үземнең гаилә, 4нче мәктәп, авыл, мәчетнең үткәне һәм бүгенгесе чагылыш тапкан искиткеч күп материал тупланды.
 
- Тарихка тартылу кайдан килә, дип уйлыйсыз?

- Тарих белән мәктәп елларыннан ук кызыксынам. Иң беренче чиратта, монда  тарих укытучысы Миннехәй абый Гыйләҗевнең өлеше зур. Ул - авылдагы яңа мәктәпне төзеткәндә бик күп хезмәт куйган кеше. Әмма мәктәптә “бик яхшы” билгеләренә генә укысам да, югары уку йортына кергәндә конкурсны уза алмадым – 0,5 балл җитмәде. Документларымны алырга баргач, фотографиягә төшерү буенча уку мөмкинлеге барлыгын күреп алдым. Шулай итеп, беренче һөнәрем – фотограф. Шуннан бирле мин тормышның һәр мизгелен фотосурәткә төшерергә тырышам.
 
- Балалар белән экспедициягә барган вакытларыгызны да искә алыйк әле.

- 1989 елда Казанга барып, галим, тарихчы Равил Фәхретдинов белән очрашып сөйләштем. Ул миңа Болгарга барырга киңәш итте. Анда бер атна эшләп кайттым. Иске Казанда алып барыла торган эзләнүләрдә дә катнаштым. Ә икенче елны, түгәрәкләргә йөрүче  укучыларны алып, Болгарга киттем. Шуннан соң ел саен экспедицияләргә йөри башладык. Балалар кызыксынып киттеләр, башта сигез-ун укучы барса, соңыннан аларның саны егерме бишкә җитә иде. Анда укучылар белән бик продуктив эшләдек, бер минут вакыт та бушка узмады: хезмәт тәрбиясе дә булды, рухи азык та тупладык, дингә дә кереп киттек, беренче намазларны укый башладык. Балалар җаваплылык хисенә өйрәнде, чөнки анда баштан сыйпап торучы әти-әни юк иде, барлык мәсьәләләрне үзләренә хәл итәргә туры килде.
 
- Сез авыл мәчетендә имам да булып торасыз, бу җаваплы вазыйфага кайчан алындыгыз?

- 2006 елда мин Болгарга китәргә җыенган вакытта көчле җил мәчетебезнең аен төшерде, ә берничә көннән соң авылның имамы Камил хәзрәтебез вафат булды. Авыл халкы ике атна экспедициядән кайтканымны көтте. Бу вакытта инде мин дин белән шактый таныш, исемнәр кушарга, Коръән укырга чакыралар иде, Кукмара мәдрәсәсе белән дә тыгыз элемтәдә тордым. Гәрчә беркайда да дини гыйлем алганым булмады. Коръәнне укырга Янсыбы авылыннан Данил Насыйбуллин өйрәтте, Казанда гарәпләр оештырган курсларда булдым. Шулай итеп, ике атнадан соң мине 400 хуҗалыклы авылыбызның мәчетенә имам итеп билгеләделәр. Ә 2014 елдан мәктәптән киттем. 2006 елда төзекләндерелә башлаган мәчетне ныклап торгызу эшенә керештек, 180 еллыгын уздырдык. Аңа бик күп көч, хезмәт куйдык, мәртәбәле кунаклар кабул иттек. Мәчет үзе 1826 елгы, аны Балыклы бае Гомәр Бикколов салдырган була. Аллаһ боерса, 2026 елда аның 200 еллыгын билгеләп үтәчәкбез.

- Китапханәдә эшләгән вакытта авылда дини йолаларны да башкарырга ничек өлгерә идегез?

- Сигез ел мәктәп белән мәчет эшен бергә алып бардым. Коръән ашы яки башка берәр мөһим дини чарага барырга туры килгәндә, укытучыларны кисәтеп, китапханәне ачык килеш калдырып китә идем. Үз-үзеңә хезмәт күрсәтү дигән әйберне тәртипкә керттем. Мәктәптә  коллектив дус-бердәм булды, бер-беребезгә ышанып яшәдек. Вакыт бик тыгыз булу сәбәпле, җеназаны, Коръән ашларын кызу тотарга өйрәндем, 45 минуттан артмый. Ашта - дәрес, дәрестә аш темасын сөйли башлаудан үземне чак тыя идем. Мәчеттә азанны әле дә “хәзер звонок була”, дип әйткәлим. Бу вакыт тыгызлыгы мине тагын да шомартты, камилләштерде. Халык та бу тәртипләргә ияләнде. “Дәрес бетте, дога кылабыз”, - дип әйтүгә дә исләре китми.
 
- Бу ел башында Иске Пенәгәр мәчетендә “Пенәгәрдә мең дә бер кичә” исемле авыл тарихына багышланган китапны тәкъдим итү кичәсе булды. Бу зур эшкә ничек алындыгыз?

- Кукмарада авыллар тарихы турында китаплар басыла башлагач, минем дә күңелемә шундый уй килде. Тик безнең Пенәгәр авылы турында материал туплап булырмы, дигән шик бар иде. Тик шулай да 2018 елның көзендә авыл китапханәчесе Нурисә Баһавиева белән материаллар туплау эшенә керештек. Иң элек вакытлы матбугатта басылып чыккан мәкаләләрне тупладык, халыктан аудиоязмалар, фотоматериаллар җыйдык. Алмаз, Ильяс Заһидуллиннар, мәктәп укучылары аларны электрон формага китерергә булышты.  Фәрит Вәлиев архив материаллары белән эшләргә өйрәтте. Авылның метрикә кәгазьләрен тәрҗемә итүче булмагач, бу эшкә үзем алындым. Күп гаиләләрнең шәҗәрәләрен булдырдык. “Пенәгәрдә мең дә бер кичә” китабы бары өч томда булыр дип планлаштырыла, әлегә беренчесе дөнья күрде. Ул - 508 битле. Калган ике китап өчен дә материаллар тупланып бетте. Китапның исемен һәркем яратып укый торган “Мең дә бер кичә” әсәренә охшатып куйдык. Безнең басма да китап киштәләрендә тузан җыеп ятарлык булмасын дип, аны кызыклы итеп эшләргә тырыштык, сюжетын булдырдык.
 
- Сез күп укыйсыз, өегездә шактый зур шәхси китапханәгез бар. Шулай ук көндәлекләр дә алып барырга вакыт табасыз бит әле.

- Үземне белгәннән бирле китаптан башымны күтәрмәдем, күп укыдым. Өйдә китапларның бер өлеше генә, мәчетнең китапханәсе дә бик бай. Кайда барсам да, китаплар сатып алам. Китап рухи азык бирә, дип әйтү генә дөрес булмас, алган белемнәрем мине сабыр булырга, аңлап эшләргә, алдан уйлап фикер йөртергә өйрәтте. Шик туса, курыксак, бер дә алга китеш булмас иде, Аллаһы Тәгалә үзе ярдәм итә: юлын да күрсәтә, матди мөмкинлеген дә бирә.
 Мин 9-10 сыйныфлардан бирле көндәлек алып барам. Аны башкалар укый алмасын өчен, иске имляда яза идем.  Хәтта 4нче урта мәктәп тарихы турындагы көндәлек язмаларым китап булып дөнья күрде. Көндәлекләрем калын 8-9 дәфтәргә җыелгандыр. Тик күбесен юк иттем, чөнки анда килешмәүчәнлекләр, тискәре караш күп иде.
 
- Хәзерге вакытта нинди эшләр белән мәшгульсез? Кукмара белән бәйләнеш сакланамы?

- Бүгенге көндә дә Кукмара белән  тыгыз элемтәдә торам. Минем өчен Иске Пенәгәр Кукмараның бер бистәсе кебек.  Төрле авылларның метрикә кәгазьләрен тәрҗемә итеп, тарихын барларга ярдәм итәм. Дустым Фәрит Вәлиев белән берлектә Кукмара төбәгенең дин тарихын эшлибез. Авылларда булып, мәчетләр белән танышып, дингә хезмәт иткән абыстай-муллаларның биографияләрен өйрәнәбез. Материал туплау тәмамланып килә, әмма тагын да зур эш көтә. Бик күп архив материаллары, аудиоязмаларны тәртипкә салырга, язып алырга кирәк. Гомумән, кызыксынучанлыгым аркасында берничә төрле эшне берьюлы башкарырга өйрәндем. Хәзерге вакытта да дистәләгән эшләр бергә үрелеп бара. Башта мең төрле уйлар. Дин, шәригать кысаларында һәрберсен хәл итәргә кирәк. Мәчеттә, шәхси йортымда башкарасы эшләр һәрвакыт күз алдымда тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев