Иске Оча авылыннан Игорь Гордеев: Кызлар минем сыерларымнан курка, ахры...
Иске Оча авылында яшәүче Гордеевлар хуҗалыгында 17 савым сыер бар.
Иске Оча авылында яшәүче Гордеевлар хуҗалыгында 17 савым сыер бар. Моннан тыш, 2 тана, 7 бозау, сарык, куян, төрле токымдагы үрдәк, тавык-чебешләрнең исәп-хисабы юк. Кыскасы, мини-зоопарк!
— Без элек бабайлар белән бергә яшәдек. Аның хуҗалыгы бик зур, сыер-бозаулар гына түгел, хәтта атлары да бар иде. Мин балачактан гел маллар янында булырга яраттым. Әниләр 2007 елда өй җиткереп башка чыккач, үземнең җыйган акчаларга кечкенә тана бозау алдырдым. Аны үстереп сыер иттек, тана бозауларны икенче елларга да калдыра идек. Шул рәвешле әкренләп сыерлар саны 17гә җитте. Безнең шәхси ярдәмче хуҗалык әтием Виктор исеменә теркәлгән, ә менә барлык малларны мин үзем тәрбиялим, савам, ашатам, асларын җыештырам. Вакытлары булганда, әти белән әни дә булыша, — ди Игорь Гордеев.
Игорьга әле 22 генә яшь. Ул мәктәпне тәмамлагач, Кукмара аграр көллиятендә автомеханик һөнәрен үзләштерә. Янил белән Иске Оча арасы ерак дип тормый, көн саен өенә кайтып йөри, укырга киткәнче иртән-иртүк алты сыер сава торган була.
— Малларны яратуым елдан-ел артты гына, — ди әңгәмәдәшем. — Өстәвенә әле мин төрле токымдагы кош-кортлар асрау белән дә кызыксынам. Мулард, индоүрдәк, кыргый йорт үрдәкләре, цесарка, күркә, йонлы тәпиле тавык һәм әтәчләргә кадәр бар. Зәңгәрсу йомырка сала торган тавык та алдым әле. Шулай ук каз бәбкәләре дә инкубаторныкы түгел, ә йортныкы. Кош-корт темасы ул — үзе бер аерым дөнья.
Гордеевлар 2020 елда шәхси ярдәмче хуҗалыклар өчен бирелә торган дәүләт ярдәменә 14 башка исәпләнгән мал торагы төзи.
— Сыерларның күбесе шунда тора. Ә инде өчесе башка урында, — ди Игорь. — Мин җәйге чорда — иртәнге сәгать дүрттә (барасы җир булганда сәгать өчтә), ә инде кышка таба сәгать биштә йокыдан торам. Иң беренче эш итеп малкайларым янына чыгып, аларның "хәл«ен беләм. Мини-фермадагы сыерларны — аппарат, ә инде кечкенә абзардагыларын кул белән савам. Барлык эшләр беткәннән соң, терлекләрнең кайсын көтүгә куам, арканлыйм, ә кайсын җәйге утарга чыгарам.
Хуҗалыктагы һәр сыерның кушаматы бар: «Марта», «Мая», «Даша», «Малютка», «Манька», «Милана», «Зорька», дисеңме... Шуны да әйтеп китим: Игорь аларның унҗидесен дә исемләп белә. Малкайлары да шуңа ияләшкән. Мин барында да: «Манька, бераз читкә китеп тор әле, астыңны чистартып аласы бар», — дигән иде, аклы-каралы сыер, аңлагандай, буш урынга чигенеп куйды. Әйе, иртәдән кичкә кадәр үзләре янында кайнашучы хуҗаны тыңламау һич мөмкин түгел!
— Малны бит әле асрау гына түгел, аның продукциясен дә каядыр урнаштырырга кирәк. Проблемалар туганы юкмы? — дим яңа танышыма.
— Яңа сауган сөтне базарга алып барсаң, яисә аерым клиентлар базасы булдырсаң, бәлки яхшырактыр да ул. Әмма минем аңа вакытым җитми. Шуның өчен быел җәй айларында көн саен 200 литрдан артык сөт савып, җыючыларга тапшырдым. Хәзер кышка таба кимер инде бераз. Чөнки ул чорда сыерларның күбесе буаз була, — ди ул. — Бу җәйдә сөт хакы бик нык төште, ә азыкныкы, киресенчә, күтәрелде. Сөт тапшырган акчалар башлыча терлекләргә печән алырга китте, чөнки бик кыйммәт иде. Киләчәктә бәлки бәяләр бераз стабильләшер дип өметләнәм.
Кыш чыгу өчен малларга 140 төргәк печән, 120 төргәккә якын салам кирәк. Ашлык, фуражларның исә тоннасын әйтеп тә тормыйм, бик күп.
Гордеевларның янбакчалары да шактый зур. Анда барлык төр яшелчә, җиләк-җимеш утыртканнар. «Бу кадәр мал-туарың булгач, аның тиресе дә кибән кадәр өелергә тиештер», — дип, як-ягыма каранып торуымны сизепме, әңгәмәдәшем сүзгә кушылды: «Трактор һәм аңа кирәк-яраклар үзебезнеке бар. Шуның ярдәмендә бөртеклеләр игелә торган 7 гектар пай җирен эшкәртәбез, көз көне барлык җыелган тирес тә басуга чыгып бетә».
Игорьның киләчәккә планнары зурдан: мини-ферманы зурайтырга, үгез бозаулар өчен аерым торак булдырырга (моңарчы ул яңа туган бозауларны берничә ай узуга саткан, — авт.) тели. Иң мөһиме — хыял һәм теләк. Ә безгә исә яшь егетнең өметләре сүрелмәвен генә телисе кала.
Сүз уңаеннан: Игорь Гордеев авыл мәдәният йорты мөдире булып эшли. Төрле чараларда катнашырга да, авыл халкының күңелен күрергә дә вакыт таба. Яшь, чибәр, уңган-булган егетнең әлегә йөрәге буш икән.
«Кызлар минем сыерларымнан курка бугай», — ди ул, шаярып. Ашыгырга кирәкми, Игорь, һәрнәрсәнең үз вакыты!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев